[1] Көннәрдән беркөнне Аммон патшасы Нахаш, яуга кузгалып, Гилыгадтагы Явеш шәһәрен камап алды. Явеш халкы Нахашка мондый тәкъдим ясады: – Безнең белән солых төзесәң, сиңа хезмәт итәр идек.
[2] Аммони Нахаш исә аларга: – Һәркайсыгызның уң күзен чокып алып, бөтен Исраилне мәсхәрәгә калдырган тәкъдирдә генә, мин сезнең белән солых төзергә ризамын, – дип җавап кайтарды.
[3] Явеш өлкәннәре аңа: – Безгә җиде көн вакыт бир – Исраилнең һәр төбәгенә илчеләр җибәрик. Безгә ярдәм кулы сузучы булмаса, без синең якка чыгарбыз, – диде.
[4] Илчеләр, Шаул яшәгән Гибгага килеп, әлеге сүзләрне халыкка җиткерделәр. Моны ишеткәч, халык сөрәнләп кычкырырга, еларга тотынды.
[5] Шулчакны үгезләрен куалап басудан кайтып килүче Шаул күренде. – Халыкка ни булган? Ник елый алар? – дип сорады ул. Явештән илчеләр алып килгән хәбәрне Шаулга җиткерделәр.
[6] Әлеге сүзләрне ишетүгә, Шаулга Аллаһы Рухы иңде, һәм ул, яман да нык ачуы кузгалган хәлдә ике үгезен кисәкләргә тураклап ташлап, шуларны илчеләр аша Исраил җиренең бөтен төбәкләренә таратырга кушты һәм: – Шаул белән Шемуилгә ияреп ярдәмгә кузгалмаган һәр кешенең үгезен шушындый язмыш көтә, – дип әйтергә әмер бирде. Халыкка Раббыдан курку иңеп, бөтенесе бердәй яуга кузгалды.
[8] Шаул Безык каласына җыелган кешеләрне барлап чыкты: Исраилдән өч йөз мең, Яһүдәдән утыз мең ир-егет килгән иде.
[9] Явеш илчеләренә алар: – Гилыгад Явешендәге халыкка хәбәр итегез: иртәгә, кояш кыздыра башлаганчы, котылу килер, – дип әйтергә куштылар. Илчеләр, әлеге сүзләрне Явеш халкына җиткереп, аларны бик куандырдылар.
[10] Шуннан Явеш халкы Нахашка: – Иртәгә сезнең якка чыгабыз, безнең белән теләгәнегезне эшләрсез, – дип хәбәр итте.
[11] Иртәгесен Шаул үзенең сугышчыларын өч төркемгә бүлде, һәм, таң атканчы, алар Аммон гаскәрләре эченә үтеп керделәр, кояш кыздыра башлаганчы, дошманны кырып та салдылар. Араларында исән калганнары кайсы кая таралышып бетте.
[12] Шунда халык, Шемуилгә мөрәҗәгать итеп: – «Шаулгамы соң безнең белән идарә итәргә?!» – дип әйткән кешеләр кая? Тотып китерегез шуларны, без аларның җаннарын алабыз! – дип шаулашырга тотынды.
[13] Әмма Шаул: – Бүген берәүнең дә җаны кыелырга тиеш түгел, чөнки бүген Раббы Исраилне коткарды! – дип каршы төште.
[14] – Әйдәгез, Гилгәлгә барып, Шаулны кабат патшалыкка багышлыйк! – дип тәкъдим итте Шемуил.
[15] Шуннан соң барча халык, Гилгәлгә юнәлеп, шунда, Раббы каршында, Шаулны патша дип игълан итте һәм, Раббыга багышлап, татулык корбаны китерде. Шаул белән бергә бөтен Исраил халкы рәхәтләнеп күңел ачты.