[1] Көннәрдән беркөнне Шемуил, Шаулга мөрәҗәгать итеп, болай диде: – Үз халкы Исраил өстеннән патша итеп билгеләр өчен сиңа май сөртергә мине Раббы җибәрде; хәзер син Раббы тавышына колак сал.
[2] Күкләр Хуҗасы Раббы шуны белдерә: «Исраилиләр Мисырдан чыкканда, аларның юлына аркылы төшеп халкыма явызлык кылган өчен, амалыкыйларны Мин җәзага тартам.
[3] Хәзер син бар да амалыкыйлар җирен тар-мар китер, андагы бар нәрсәне тәмам кырып бетер, берсен-бер аяма: ир-атын вә хатын-кызын да, бала-чагасын вә күкрәк сабыен да, шулай ук үгез вә сарыкларын, дөя вә ишәкләрен дә үтереп ташла!»
[4] Шаул үзенең ир-егетләрен барлап чыкты; Телаимдә ике йөз мең җәяүле сугышчы һәм Яһүд ыругыннан ун мең гаскәри барлыгы ачыкланды.
[5] Аннары Шаул амалыкыйларның биләмәсендәге бер шәһәр читенә килеп туктады да үзәнлектә яшеренеп көтеп торырга булды. – Барыгыз, – диде ул кыниләргә, – амалыкыйлардан аерылып, биредән китегез! Алар белән бергә сезнең җаныгызны да кыясым килми, чөнки Исраил халкы Мисырдан чыгып барганда, сез аларга мәрхәмәт күрсәттегез. Кыниләр шуннан соң амалыкыйлардан аерылып чыкты.
[7] Һәм Шаул амалыкыйларны Хавиләдән алып Мисыр чигендәге Шурга чаклы тар-мар китерде,
[8] амалыкыйлар патшасы Агагны әсирлеккә төшерде, халыкның барысын кырып бетерде.
[9] Әмма Шаул һәм аның халкы Агаг патшаны аяп калды. Алар иң шәп һәм яхшырак күренгән сарык-үгезләрне, бәрәннәрне, шулай ук затлырак барлык мал-мөлкәтне юк итәргә кызганды, әһәмияте булмаган җыен чүп-чарны, иске-москыны исә кырып бетерде.
[10] Шуннан Раббы Шемуилгә болай дип белдерде:
[11] – Шаулны патша итеп куйганыма үкенәм, чөнки ул Миннән читкә тайпылды, кушканнарымны үтәмәде. Шемуил, зур борчуга калып, төнозын Раббыга дога кылып ялварып чыкты.
[12] Иртәгесен, таң белән торып, Шаулны күрергә китте. Әмма Шемуилгә: – Шаул, Кәрмил шәһәренә барып, үзенә һәйкәл куйдырды һәм, кире әйләнеп кайтканнан соң, Гилгәлгә төште, – дип хәбәр иттеләр.
[13] Янына Шемуил килгәч, Шаул аңа: – Раббы сине мөбарәк кылсын! Раббы кушканны үтәдем мин, – диде.
[14] – Алайса, ни өчен минем колагымда сарыклар бәэлдәве һәм үгезләр мөгрәве яңгырый? – дип сорады аңардан Шемуил.
[15] – Амалыкыйлардан алып кайттык, чөнки халык иң яхшы сарык вә үгезләрне Раббыга, синең Аллаңа, корбан китерер өчен калдырды, ә бүтәннәрен кырып бетердек, – дип җаваплады Шаул.
[16] – Сабыр ит, узган төнне Раббының миңа нәрсәләр әйткәнен сөйләргә бир, – диде Шемуил. – Ярар, сөйлә, – дип ризалашты Шаул.
[17] Һәм Шемуил болай диде: – Үзеңне кечкенә бер кеше дип санасаң да, Исраилдәге барлык ыруглар өстеннән түрә итеп билгеләнмәдеңме әллә?! Исраил патшасы итеп билгеләп, Раббы сиңа май сөртте.
[18] Раббы сиңа: «Бар, гөнаһ ияләре амалыкыйларны тоташтан юк ит, соңгы кешеләрен кырып бетергәнчегә кадәр аларга каршы сугыш!» – дип, Үзенең әмерен биреп, сине юлга озатты.
[19] Нишләп соң син, Раббы әйткәннәргә колак салмыйча, табыш артыннан ташландың, Раббы каршында явызлык кылдың?
[20] – Раббының сүзләренә колак салдым мин, Раббы җибәргән урынга киттем, – диде Шаул Шемуилгә, – амалыкыйларның барысын кырып бетердем, бары тик бер кешене – патшалары Агагны гына әсир итеп алып кайттым.
[21] Халык исә кулга төшерелгән, юк ителергә тиеш булган әлеге сарык вә үгезләрнең иң яхшыларын Гилгәлдә Раббыга – синең Аллаңа корбан китерергә дип алып кайтты.
[22] Әмма Шемуил аңа болай диде: – Раббы кушканны тыңлауга караганда тулаем яндыру корбаны вә башка төр корбаннар Раббы күңеленә якынракмы әллә?! Раббы кушканны тыңлау корбаннардан күпкә кыйммәтрәк, буйсыну да куй маеннан күпкә яхшырак!
[23] Чөнки үҗәтлек, сихер кебек үк, зур гөнаһтыр, карышу да потка табынудай яман нәрсәдер. Син Раббының сүзләрен санга сукмагач, Раббы да сине патша буларак танырга теләми.
[24] – Гөнаһым зур минем! Чөнки Раббының боерыгын үтәмәдем, син әйткәннәрне дә күңелемә беркетмәдем; сугышчыларымнан куркып, алар әйткән сүзгә күндем. Хәзер исә минем шушы гөнаһымны кичер: минем белән кире кайт – Раббыга гыйбадәт кылыр идем, – диде Шаул Шемуилгә.
[26] Шемуил, аңа каршы килеп: – Кайтмыйм мин синең белән, чөнки син Раббының кушканнарын игътибарсыз калдырдың, һәм шуның өчен Раббы сине Исраил патшасы булудан мәхрүм итә, – диде дә китәргә дип борылды, әмма Шаул, аны туктатмакчы булып, өс киеменнән эләктереп алды, һәм Шемуилнең киеме ертылып чыкты.
[28] Шунда Шемуил аңа болай дип әйтте: – Раббы бүген Исраил патшалыгын, синнән тартып алып, синнән яхшырак булган якыныңа тапшырды. Исраилнең тугрылыклы Алласы ялган сүз сөйләмәс һәм тәүбә дә китермәс, тәүбә итәр өчен адәм баласы түгел Ул.
[30] – Әйе, гөнаһлы мин, ләкин минем белән кайт та халкымның өлкәннәре һәм бөтен Исраил каршында миңа хөрмәт күрсәт, шул чагында мин Раббыга – синең Аллаңа гыйбадәт кылырмын, – диде Шаул.
[31] Шемуил аның белән бергә әйләнеп кайтты, һәм Шаул Раббыга гыйбадәт кылды.
[32] Аннары Шемуил: – Амалыкыйлар патшасы Агагны минем яныма китерегез, – диде. Агаг, дер калтырап, аның каршына килеп басты һәм күңеленнән: «Үлем ачысын татымамдыр, шәт», – дип уйлап куйды.
[33] Әмма Шемуил аңа: – Синең кылычың күпме ананы баласыннан мәхрүм итте; шул хатын-кызлар кебек үк, синең анаң да углын җуйсын, – диде дә Агагны Гилгәлдә Раббы каршында кылычы белән чабып үтерде.
[34] Аннары Шемуил Рамаһка кайтып китте, Шаул исә үз өенә – Гибгага юнәлде.
[35] Шуннан ары Шемуил үз әҗәленә кадәр Шаулны бүтән күрмәде, әмма ул аның өчен һаман зур кайгыда яшәде. Ә Раббы Шаулны Исраил патшасы итеп куйганы өчен бик үкенде.