[1] Шуннан Давыт, Зип чүленнән китеп, Эн-Гедидагы тау-ташлар арасында яшәде.
[2] Пелештиләрне куып җибәреп өенә кайткан Шаулга Давытның Эн-Геди чүлендә яшеренеп ятуын килеп әйттеләр, һәм Шаул, бөтен Исраил җиреннән өч мең гайрәтле ир-егет сайлап алып, тау кәҗәләре генә яши торган таш кыялар арасына Давыт белән аның иярченнәрен эзләргә китте.
[4] Юл буенда сарыклар өчен корылган утар янына җиткәч, Шаул, йомышын йомышларга дип, шундагы мәгарә эченә керде. Давыт исә үзенең яраннары белән нәкъ шул мәгарә түрендә яшеренеп ята иде.
[5] Юлдашлары шунда Давытка: – Раббы сиңа: «Дошманыңны Мин синең кулыңа тапшырырмын, һәм син аңа үзең теләгән җәзаны бирерсең», – дигән иде. Менә, бу көн җитте, – диде. Давыт әкрен генә урыныннан кузгалды да сиздермичә Шаулның өс киеменең бер кырыен кисеп алды.
[6] Әмма шуннан соң, Шаул киеменең бер кырыен кисеп алган өчен, аның йөрәге сыкранды.
[7] – Патшалыкка Раббы Үзе ихтыяр кылган әфәндемә кул күтәрергә язмасын иде, ул бит Раббы тарафыннан билгеләнгән патша, – диде ул янәшәсендәге кешеләренә.
[8] Шушы сүзләр белән Давыт үзенең иярченнәрен тыеп калды, Шаулга һөҗүм итәргә бирмәде. Шаул исә, мәгарәдән чыгып, юлга таба атлады.
[9] Аңа ияреп, Давыт та мәгарәдән торып чыкты һәм Шаул артыннан: – Патша әфәндем! – дип кычкырды. Шаул әйләнеп карагач, Давыт, аңа башын иеп, йөзе белән җиргә орынды.
[10] – «Давыт сиңа золым кылырга җыена» дигән кешеләрнең сүзенә нигә колак саласың син? – диде Давыт. –
[11] Бүген син үз күзләрең белән күреп торасың лабаса: мәгарә эчендә чакта Раббы синең язмышыңны минем кулга тапшырган иде, янәшәмдәге кешеләр синең гомереңне өзәргә киңәш иткәннәр иде, ләкин мин сине кызгандым, аларга: «Әфәндемә кул күтәрәсем юк, чөнки ул – Раббы тарафыннан билгеләнгән патша», – дип җавапладым.
[12] Атам минем! Кулымдагы чүпрәк кисәгенә карап бак әле: мин аны синең өс киемеңнән кисеп алдым, ә синең үзеңә кул күтәрергә базмадым. Белеп тор һәм аңла: күңелемдә сиңа карата бер тамчы явызлык та, мәкер дә юк, сиңа карата гөнаһ эш тә кылмадым, ә син минем җанымны кыярга йөрисең.
[13] Безнең ике араны Раббы Үзе хәл итсен! Миңа кылган явызлык өчен, Раббы сиңа җәзасын Үзе бирсен! Мин исә сиңа кул күтәрмәячәкмен!
[14] Борынгы мәкальдә «Яман гамәлләрне яман бәндәләр кыла» дип әйтелә, мин исә сиңа кул күтәрмәячәкмен.
[15] Кемгә каршы чыктың син, Исраил патшасы? Кемне аулыйсың син? Үле эт артыннан, сыңар борча артыннан чабасың түгелме?!
[16] Раббы безгә Үзе хөкемче булсын һәм безнең ике араны Үзе хәл итсен! Эш-гамәлләремне карап-тикшереп чыкканнан соң, Ул мине синең эзәрлекләвеңнән коткарыр.
[17] Давыт шушы сүзләрне сөйләп бетерүгә, Шаул аңа: – Син сөйлисеңме боларны, Давыт углым? – дип, кычкырып елап җибәрде. – Әйе, дөреслек синең якта, ә мин яхшылыгыңа яманлык белән кайтардым, – дип дәвам итте ул. –
[19] Миңа карата мәрхәмәт кылып, син бүген моны расладың, чөнки Раббы мине синең кулга тапшырды, әмма син мине үтермәдең.
[20] Кем инде, дошманына тап булган хәлдә, аны исән-имин үз юлыннан җибәрә?! Миңа карата кылган бүгенге гамәлең өчен, Раббы сиңа яхшылык белән кайтарсын!
[21] Хәзер инде мин ышанып әйтә алам: син, һичшиксез, патша булырсың һәм Исраил патшалыгын кулыңда нык тотарсың.
[22] Ә хәзер син миннән соң нәселемнең тамырын корытмаска, атам гаиләсендә минем исемне юкка чыгармаска Раббы белән ант ит!
[23] Давыт Шаулга антлы вәгъдәсен бирде, һәм Шаул өенә әйләнеп кайтты. Давыт исә үзенең яраннары белән тау-ташлар арасына күтәрелде.