Skip to content
Opens in a new window

[1] Давыт, Рамаһ янындагы Найоттан качып, Йонатан янына килде һәм аңардан: – Нинди яман эш кылдым мин һәм гаебем нидә? Атаң мине үтерергә җыенырлык нинди гөнаһым бар аның каршында? – дип сорады.

[2] – Юк, үлмисең син! – диде аңа Йонатан. – Атам, миңа хәбәр итмичә, олы эшкә дә, кечесенә дә тотынмый. Бу юлы да үзенең ниятен нигә миннән яшереп торыр икән?! Юк, андый хәл булмас!

[3] Әмма Давыт, ант итеп, болай диде: – Синең миңа карата булган илтифатың атаңа бик яхшы мәгълүм, шуңа күрә ул: «Йонатан, белеп, борчылып тормасын», – дип уйлыйдыр. Раббы да, син дә – шаһит: минем белән үлем арасында бары бер адым!

[4] Йонатан шунда Давытка: – Синең өчен мин җаның теләгәннең һәммәсен эшләрмен, – дип вәгъдә бирде.

[5] Давыт аңа болай диде: – Иртәгә Яңа ай бәйрәме, шул сәбәпле мин иртәгә патша белән бер өстәл янында утырып ашарга тиешмен; ләкин син мине җибәрсәң, мин берсекөнгә кичкә кадәр кырда яшеренеп торыр идем.

[6] Әгәр атаң минем юклыкны абайласа, син аңа: «Давыт үз шәһәренә – Бәйт-Лехемгә кайтып килергә миннән рөхсәт сораган иде, чөнки йорт-гаиләләренең ел да корбан китерә торган вакыты җитте», – дип әйт.

[7] Әгәр ул моңа каршы: «Ярый, яхшы», – дисә, синең колыңа куркыныч янамый дигән сүз; ә инде аның ачуы чыкса, белеп тор: ул миңа каршы золым кылырга җыена.

[8] Син исә – минем белән дус булырга Раббы каршында вәгъдәләшкән кеше, шуңа күрә колыңа тугры калып мәрхәмәт күрсәт: нинди дә булса гаебем бар икән, нигә мине атаң каршына алып барып торырга, үзең генә үтер!

[9] – Синең белән андый хәлнең булуы мөмкин түгел, – диде Йонатан. – Әгәр мин атамның күңелендә сиңа карата явыз ният барлыгын төгәл белсәм, әллә сиңа бу хакта хәбәр итмәм дип уйлыйсыңмы?!

[10] – Әгәр атаң сиңа кырыс җавап бирә калса, кем кисәтер мине? – дип сорады Давыт Йонатаннан.

[11] – Әйдә кырга чыгыйк әле, – диде Йонатан, һәм алар икесе бергә кырга чыгып киттеләр.

[12] – Исраилнең Раббы Алласы Үзе шаһит! – диде Йонатан. – Иртәгә шушы вакытларда яисә берсекөнгә мин атамның уй-ниятләрен белешермен. Әгәр аның мөнәсәбәте сиңа карата яхшы булса, сиңа шундук хәбәр итәрмен.

[13] Әмма атам сиңа каршы нинди дә булса явызлык эшләргә җыенып, бу хакта мин сиңа хәбәр итмәсәм һәм исән-имин качып китәргә юл куймасам, Раббы мине каты җәзага тартсын! Кайчандыр атамның юлдашы булган кебек, Раббы синең юлдашың булсын!

[14] Ләкин син дә, әгәр әле мин исән булсам, тугрылыгыңны саклап, Раббыдай мәрхәмәтеңне күрсәт. Ә инде алай-болай гомерем киселсә, Раббы хәтта җир йөзеннән синең бөтен дошманнарыңны кырып бетерсә дә, минем гаиләмне мәңгегә мәрхәмәтеңнән ташлама.

[16] Шул рәвешле, Йонатан: «Давытның дошманнарын Раббы Үзе җавапка тартсын!», – дип, Давыт нәселе белән килешү төзеде.

[17] Давытны үзен яраткан кебек яратканга күрә, Йонатан аңа булган мәхәббәте хакына Давытны кабат ант иттерде.

[18] – Иртәгә Яңа ай бәйрәмендә синең юклыгыңны күрерләр, чөнки синең урының буш булачак, – диде Йонатан.

[19] – Шуңа күрә берсекөнгә, элек яшеренгән урыныңа төшеп, Азел ташы янына утыр.

[20] Мин, төзәгән булып, өч угымны шул тарафка атармын

[21] һәм: «Бар, укларны тап», – дип, берәр малайны эзләргә җибәрермен. Әгәр мин аңа: «Әнә, уклар синең артыңда, үрелеп ал», – дисәм, минем янга чыгарсың; димәк, сиңа куркыныч янамый. Раббы Үзе шаһиттыр: сиңа берни булмаячак!

[22] Инде дә мин малайга: «Әнә, уклар каршыңда ята», – дисәм, син үз юлың белән китәргә тиеш булырсың; димәк, Раббының ихтыяры шундый.

[23] Безнең арадагы килешү хакында исеңнән чыгарма – Раббы моңа мәңгелек шаһиттыр!

[24] Шуннан Давыт кырга китеп яшеренде. Ул арада яңа айга керделәр, һәм патша бәйрәм табынына утырды.

[25] Патша, гадәттәгечә, дивар буендагы үз урынына – Йонатан каршысына килеп урнашты; Шаулның янәшәсенә Әбнер утырды, Давытның урыны исә буш калды.

[26] Ул көнне Шаул һични әйтмәде, Давыт, бер-бер хәлгә юлыгып, пакьләнү йоласын үтәргә өлгермәгәндер, дип уйлады.

[27] Яңа ай бәйрәменең икенче көне җитте, ә Давытның урыны буш килеш кала бирде. Моны күреп, углы Йонатанга Шаул: – Ни өчен Ишай углы кичә дә, бүген дә аш мәҗлесенә килмәде? – дип сөаль бирде.

[28] Йонатан Шаулга болай дип җавап кайтарды: – Давыт Бәйт-Лехемгә кайтып килергә рөхсәт сорады.

[29] Ул миңа: «Китәргә рөхсәт ит, чөнки безнең шәһәрдә минем йорт-гаиләм корбан китерергә җыена, абыем өйгә кайтырга кушты. Әгәр мин синең күңелеңдә илтифат казанганмын икән, туганнарым белән күрешеп килергә җибәр», – диде. Шул сәбәпле патша чакырган аш мәҗлесенә Давыт килә алмады.

[30] Углы Йонатанга Шаулның бик каты ачуы чыкты. Ул аңа: – Син – юньсез һәм үзсүзле әңкәңнең углы! – диде. – Әңкәңне һәм үзеңне мәсхәрәгә калдырып, Ишай углы белән дуслашуыңны мин белмидер дип уйлыйсыңмы?!

[31] Ишай углы җир йөзендә яшәгән чакта, синең исән каласың да, патшалыгың да буласы юк! Ә хәзер, берәрсен җибәреп, Давытны минем катыма алып кер, чөнки аның үлеме котылгысыз!

[32] Шуннан Йонатан үзенең атасы Шаулдан: – Нәрсә өчен син аның җанын кыярга җыенасың? Нинди начарлык кылды ул сиңа? – дип сорады.

[33] Әмма Шаул, Йонатанны үтермәкче булып, аңа төбәп сөңгесен атты. Шунда Йонатан үз атасының Давытны үтерергә катгый карар кылганын аңлады.

[34] Йонатан, ачуы кайнаган хәлдә, өстәл яныннан китеп барды. Яңа ай бәйрәменең икенче көнендә ул тамагына ризык капмады, чөнки атасының Давытка булган мөнәсәбәте аны хәсрәткә салды.

[35] Икенче көнне иртән Йонатан, бер кечкенә малайны ияртеп, Давыт белән алдан килешенгән вакытка кырга чыкты һәм малайга: – Бар, йөгер, мин аткан укларны эзлә, – диде. Малай йөгереп китте, ә ул укларын малайдан ераграк төшәрдәй итеп очыра башлады.

[37] Малай ук төшкән урынга якынлаша башлагач, Йонатан аның артыннан: – Әнә, кара, ук алдыңда ята! – дип кычкырды.

[38] Аннары малай артыннан Йонатан тагын кычкырды: – Тизрәк йөгер, тукталма! – диде. Малай, укларын җыеп, хуҗасы янына килде.

[39] Ул берни белми калды; эшнең асылы бары Йонатан белән Давытка гына мәгълүм иде.

[40] Аннары Йонатан үзенең коралын малайга тоттырды да: – Бар, шәһәргә алып кайт, – диде.

[41] Малай киткәч, Давыт калкулык артыннан чыкты һәм Йонатан каршына килеп өч тапкыр җиргә кадәр башын иде. Аннары алар, бер-берсен үбеп, елап җибәрделәр, Давыт бик озак тынычлана алмады.

[42] Йонатан Давытка әйтте: – Юлың имин булсын! Без дуслар булырга бер-беребезгә Раббы исеме белән антлы вәгъдә бирдек: «Синең белән минем арада, безнең нәселләр арасында Раббы мәңге Үзе шаһит булачак!» – дидек.

[43] Давыт урыныннан кузгалып китеп барды, Йонатан исә шәһәргә әйләнеп кайтты.

Патшалар (беренче китап) — Chapters