[1] Пелештиләр, бөтен гаскәрләрен җыйнап, Афык янына килеп тупландылар, исраилиләр исә Изрегылдагы чишмә буенда урнаштылар.
[2] Пелешет идарәчеләре йөзәрләп, меңәрләп бүленгән сугышчылар белән алдан барды, Давыт исә үзенең яраннары һәм Әкиш белән алар артыннан атлады.
[3] Пелешет яубашлары: – Бу гыйбриләр нишләп йөри монда? – дип, гаҗәпләнеп сорадылар. – Танымыйсызмыни? Исраил патшасы Шаулның Давыт исемле хезмәтчесе ич, – дип җавап бирде аларга Әкиш. – Инде бер елдан артык ул минем янда, минем катыма килеп егылганнан бирле, аңардан бернинди начарлык та күргәнем юк.
[4] Әмма аның бу сүзләренә Пелешет яубашларының ачуы кабарды, һәм алар Әкишкә: – Ул кешене кайтарып җибәр! Син аңа бүлеп биргән үз җирендә утырсын һәм безнең белән яуга бармасын: сугышта ул безнең дошманга әйләнмәгәе, ирләребезнең башына җитеп, элекке хуҗасының күңелен күрергә тырышмагае! – дип каршы төштеләр. – «Шаул меңне үтерде, Давыт исә – ун меңне», – дип, бии-бии исраилиләр дан җырлаган Давыт шул түгелме соң?!
[6] Шуннан Әкиш, Давытны чакырып алып: – Раббы Үзе шаһиттыр: син намуслы кешесең! Минем катыма аяк басканнан алып бүгенге көнгә кадәр синең яктан бернинди начарлык күрмәдем; минем белән бергә гаскәремдә хезмәт итүеңә шат булыр идем, ләкин идарәчеләр сине өнәп бетерми.
[7] Шулай булгач, син хәзер хәере белән кире әйләнеп кайт, Пелешет идарәчеләренең ачуын чыгарма, – диде.
[8] Әмма Давыт аңа җавап итеп: – Ни гаебем бар минем? Синең катыңа аяк баскан көннән алып шушы мизгелгә кадәр хезмәтчеңнең нинди килешмәгән ягын таптың? Ни өчен мин патша әфәндемнең дошманнары белән сугышырга чыга алмыйм?
[9] – Минем өчен син Аллаһы фәрештәсе белән тиңләшердәй яхшы кешесең, – дип җавап бирде аңа Әкиш, – әмма Пелешет яубашлары: «Аның безнең белән сугышка баруы мөмкин булмаган эш!» – дип, миңа каршы килделәр.
[10] Димәк ки, иртәгә иртән син үзең һәм синең белән бергә килгән әфәндең Шаулның коллары яктыра башлауга биредән китәрсез.
[11] Иртәгесен Давыт һәм аның иярченнәре, таң белән торып, Пелешет җиренә юл алдылар. Пелештиләр исә Изрегыл тарафына кузгалдылар.