[1] Раббы сандыгы җиде ай дәвамында Пелешет өлкәсендә кала бирде.
[2] Көннәрдән беркөнне пелештиләр, каһин вә күрәзәчеләрне чакыртып, аларга: – Раббы сандыгы белән ни кылыйк? Киңәшегезне бирегез, ничек итеп аны кире үз урынына кайтарыйк? – дигән гозер белән мөрәҗәгать итте.
[3] Тегеләр: – Әгәр сез Исраил илаһының сандыгын кире үз иленә озатырга җыенасыз икән, аны болай буш кына җибәрмәгез, гаебегезне йолыр өчен, Аңа бүләкләр җибәрегез; шул чагында сез сихәтләнерсез һәм Аның кулы ни өчен сезгә авырлык китергәнне белерсез, – дип җавап кайтарды.
[4] Пелешет халкы: – Гаебебезне йолыр өчен, без Аңа нинди бүләк җибәрергә тиешбез? – дип сорады. Каһин вә күрәзәчеләр аларга: – Пелешет хуҗалары санынча алтыннан биш шеш һәм биш тычкан сурәте койдырып алыгыз, чөнки сезнең үзегезгә дә, хуҗаларыгызга да бер төрле каза килде, – дип җавап бирде. – Шулай итеп, басу-кырларыгызны корытучы тычканның һәм үзегезнең шеш сурәтен койдырып алып, Исраил илаһына хөрмәт күрсәтегез. Шуннан соң Ул сезне, сезнең илаһларыгызны вә җирегезне, бәлки, аяр да.
[6] Нигә сезгә Мисыр халкы вә фиргавен сыман үҗәт булырга?! Алар әнә, Исраил Раббысы Үзенең кодрәтен күрсәткәч, Исраил халкына Мисырдан китәргә рөхсәт бирмәдеме әллә?!
[7] Димәк ки, яңа арба ясатыгыз да әле генә беренче бозавыннан котылган, камыт күрмәгән ике сыерны җигегез, бозауларын исә аерып алып калыгыз.
[8] Аннары Раббы сандыгын арбага урнаштырыгыз да, янәшәсенә илаһларына бүләккә дигән алтын әйберләр салынган тартманы куеп, арбаны үз уңаена җибәрегез һәм күзәтеп торыгыз: әгәр сыерлар туп-туры Бәйт-Шемешкә таба, Исраил җиренә китсәләр, әлеге ифрат зур бәла-казаны безгә аларның илаһлары җибәргән булып чыга. Әгәр инде сыерлар анда бармаса, димәк, безне Исраил илаһының кулы җәзаламый, әлеге газаплар очраклы хәл булып чыга.
[10] Пелешет халкы нәкъ шулай эшләде: бер генә тапкыр бозаулаган ике сыер табып, аларны арбага җиктеләр дә бозауларын, аерып, өйдә калдырдылар.
[11] Аннары Раббы сандыгын һәм алтыннан коелган тычкан вә шеш сурәте салынган тартманы арбага урнаштырдылар.
[12] Сыерлар туп-туры Бәйт-Шемешкә илтә торган юлдан киттеләр. Алар уңга да, сулга да борылмыйча, мөгри-мөгри юл буйлап туп-туры бара бирделәр. Пелешет хуҗалары исә, Бәйт-Шемеш чигенә җиткәнче арба артыннан ияреп бардылар.
[13] Бәйт-Шемеш халкының үзәндә бодай урып яткан чагы иде. Раббы сандыгын күреп, алар бик сөенделәр.
[14] Арба Бәйт-Шемештә яшәүче Ешуа атлы адәмнең басуына килеп җитте дә зур бер таш янында туктап калды. Бәйт-Шемеш халкы, арбаны утынга чапкалап, сыерларны тулаем яндыру корбаны буларак Раббыга багышлады.
[15] Левиләр Раббы сандыгын һәм аның янындагы алтын сыннар салынган тартманы шул зур таш өстенә куйдылар. Ул көнне Бәйт-Шемеш халкы Раббы хөрмәтенә тулаем яндыру корбаннары һәм башка төр корбаннар китерде.
[16] Пелешетның биш хуҗасы боларның һәммәсен күреп-күзәтеп торды; аннары алар шул ук көнне Экронга әйләнеп кайтты.
[17] Пелешет халкы, үз гаебен йолыр өчен, Раббыга бүләк итеп китергән теге алтын шеш сурәтләренең берсе – Ашдод, берсе – Газа, берсе – Ашкылун, берсе – Гәт, берсе Экрон шәһәре өчен иде.
[18] Ә алтыннан коелган тычкан сыннары Пелешетның биш хуҗасы биләмәсендәге ныгытылган шәһәрләр һәм алар янындагы авыллар санынча иде. Шул хуҗаларның биләмәләре исә Раббы сандыгы куелган, бүгенге көндә дә Бәйт-Шемештәге Ешуа атлы адәмнең басуында яткан теге зур ташка хәтле җәелгән иде.
[19] Раббы сандыгы эченә күз салган өчен, Аллаһы шунда Бәйт-Шемешнең җитмеш кешесен үтерде. Шул сәбәпле халык кычкырып еларга тотынды, чөнки Раббының җәзасы аяусыз иде.
[20] Шушы вакыйгадан соң Бәйт-Шемеш халкы: – Әлеге Изге Аллаһының, Раббының хозурында кем тора алыр икән?! Ул бездән соң кем янына барыр? – дип, Кыръят-Ягаримгә үзенең илчеләрен җибәрде. Илчеләр, алар янына килеп: – Пелешет халкы Раббы сандыгын кире кайтарды. Килеп, үзегезгә алып китегез аны, – диде.