Skip to content
Opens in a new window

[1] Ул чакны пелештиләр, Исраил белән сугышыр өчен, гаскәр туплый иде инде. Әкиш: – Сиңа мәгълүм булсын: син үзең дә, кешеләрең дә минем белән бергә яуга барырсыз, – дип, Давытны кисәтеп куйды.

[2] – Хезмәтчеңнең ни-нәрсәгә сәләтле булуын син үз күзләрең белән күрерсең, – дип җавап бирде аңа Давыт. – Ул чакны мин сине үземнең гомерлек җансакчым итеп билгеләрмен, – диде аңа каршы Әкиш.

[3] Шемуил дөнья куйгач, бөтен Исраил халкы кайгыдан ачы күз яшьләре түкте; аны туган шәһәре Рамаһта гүргә иңдерделәр. Шаул куып таратканнан соң, ул вакытларда илдә бер генә әрвах чакыручы да, күрәзәче дә калмаган иде инде.

[4] Пелештиләр, сугышка әзерләнеп бетеп, Шунемга таба кузгалдылар һәм шул тирәгә килеп урнаштылар. Шаул да бөтен Исраил халкын күтәреп Гильбогага килеп тукталды.

[5] Пелештиләр станындагы гаскәрләрне күрүгә коты алынудан Шаулның йөрәге өзелеп төшкәндәй булды.

[6] Раббыдан ялынып-ялварып сораса да, Раббы аңа ни төшендә, ни урим аша, ни пәйгамбәрләр аркылы җавап бирмәде.

[7] Шуннан Шаул үзенең хезмәтчеләренә: – Әрвах чакыручы берәр хатын табып бирегез миңа! – дип боерды. – Алда мине ни-нәрсәләр көткәнен шуңардан барып сорарга телим. Хезмәтчеләре аңа: – Биредә, Эн-Дорда, шундый хатын бар, – дип җавап бирделәр.

[8] Шуннан Шаул, танымасыннар дип, өстендәге киемнәрен алыштырды да ике кешесен ияртеп төнлә теге хатын янына килде һәм: – Фал ач әле миңа, үзем сораган кешенең рухын чакыр, – дип, аңардан үтенеп сорады.

[9] Ләкин хатын аңа: – Син бит Шаулның нишләгәнен беләсең: илдәге бөтен әрвах чакыручы вә күрәзәчеләрне кудыртты ул. Җаныма тозак корып, минем үлемемне телисеңме әллә?! – диде.

[10] Тик Шаул аңа, Раббы белән ант итеп: – Раббы Үзе шаһиттыр: бу эш өчен син бернинди бәла-каза күрмәссең! – диде.

[11] Шуннан әлеге хатын: – Кемне чакырыйм мин сиңа? – дип сорады. – Шемуилне чакыр, – диде Шаул.

[12] Күрәзәче хатын, Шемуилне күреп, каты итеп кычкырып җибәрде; аннары Шаулга мөрәҗәгать итеп: – Ни өчен алдадың син мине? Син бит – Шаул! – диде.

[13] – Курыкма, – дип җаваплады аңа патша, – сөйлә, ни күрәсең? – Җир катламыннан чыгып килүче бер әрвахның рухын күрәм, – диде.

[14] – Кыяфәте ниндиерәк аның? – дип сорады Шаул. – Җир катламыннан өлкән яшьтәге, өске киемнән бер ир заты чыгып килә, – диде хатын. Шулчак Шаул, аның Шемуил икәнен аңлап, билен бөгеп иелде дә йөзе белән җиргә орынды.

[15] – Нигә борчыйсың мине? Нәрсәгә дип чакырдың мине? – дип сорады Шемуил Шаулдан. – Зур бәлагә тарыдым мин, – дип җавап бирде аңа Шаул. – Пелештиләр миңа каршы сугыш ачты, ә Аллаһы исә миннән ваз кичте, пәйгамбәрләр аша да, төштә дә җавап бирми. Нәрсә эшләргә икәнен өйрәтсәң иде, шуңа сине чакыртырга булдым.

[16] – Раббы синнән йөз чөереп синең дошманыңа әйләнгәч, нигә дип син миннән сорыйсың? – диде аңа Шемуил.

[17] – Раббының минем аша сиңа әйткән сүзләрен тормышка ашыруы бу. Синең кулдан патшалыкны тартып алып, Ул аны синең якыныңа – Давытка тапшырачак.

[18] Син Раббы тавышына колак салмадың һәм Аның амалыкыйларга карата булган чиксез зур ачуын тормышка ашырмадың, шуның өчен хәзер Раббы сүзләреңне игътибарсыз калдыра.

[19] Раббы Исраилне һәм аның белән бергә сине дә пелештиләр кулына тапшырачак: иртәгә син үзең дә, синең угылларың да минем янда булачаксыз; Раббы Исраил гаскәрен дә пелештиләр кулына тапшырачак.

[20] Шулчакны Шаул капыл җиргә ауды, чөнки Шемуил сүзләреннән аның тәмам коты алынган иде. Көндез дә, төнлә дә авызына ризык капмаганга, ул бөтенләй хәлсезләнеп калган иде.

[21] Күрәзәче хатын, Шаул янына килеп, аның дөрестән дә бик нык куркуга калганын күрде һәм болай диде: – Менә мин, синең колың, тормышымны куркыныч астына куеп сүзеңне тыңладым һәм әмереңне үтәдем.

[22] Инде хәзер син дә колыңның сүзләрен тыңлап бак: мин хәзер сиңа ашарыңа бер телем ипи бирәм – тамагыңны туйдыр, юлга чыгар алдыннан бераз хәл керсен.

[23] Шаул: – Юк, ашыйсым килми, – дип, аның тәкъдимен кире какты. Әмма хезмәтчеләре һәм күрәзәче хатын аны үгетли торгач, ул, ниһаять, аларның сүзләренә колак салып, җирдән күтәрелде дә ятак өстенә килеп утырды.

[24] Әлеге хатынның симертелгән бозавы бар иде, ул тиз генә шуны суйдырды, камыр изеп, төчегә икмәк пешерде.

[25] Әзер булгач, әлеге ризыкларны Шаул белән аның хезмәтчеләре алдына китереп утыртты. Тегеләр ашадылар-эчтеләр һәм, урыннарыннан торып, шул ук төнне китеп тә бардылар.

Патшалар (беренче китап) — Chapters