Skip to content
Opens in a new window

[1] Исәсхәрнең дүрт углы бар иде: Тола, Пуаһ, Яшуб, Шимрон.

[2] Толаның угыллары: Уззи, Репая, Яриел, Яхмай, Ибсам, Шемуил; болар гаилә башлыкларыдыр. Давыт заманында Тола нәселеннән гаскәриләр саны егерме ике мең алты йөзгә җитте.

[3] Уззинең углы: Израхия. Израхиянең угыллары: Микәил, Убадия, Йоил, Ишшия. Аларның бишесе дә гаилә башлыкларыдыр.

[4] Хатыннары һәм балалары күп булганга, аларның, нәселнамәдән күренгәнчә, сугышка әзер утыз алты мең гаскәриләре бар иде.

[5] Нәсел исемлегеннән күренгәнчә, Исәсхәр кабиләләрендә барлыгы сиксән җиде мең сугышчы бар иде.

[6] Беньяминнең өч углы бар иде: Бела, Бәхер, Едигаил.

[7] Беланың биш угыл туды: Эсбон, Уззи, Уззиел, Яримут һәм Ири. Болар бишесе дә гаилә башлыклары вә батыр сугышчылар иде. Нәсел шәҗәрәләреннән күренгәнчә, аларның егерме ике мең дә утыз дүрт сугышчысы була.

[8] Бәхернең угыллары: Земира, Йогаш, Элигызыр, Элиогынай, Омри, Еремот, Абия, Анатот, Алемет; болар барысы да Бәхер угылларыдыр.

[9] Аларның нәсел шәҗәрәсендә гаилә башлыклары исеменнән тыш шулай ук егерме мең дә ике йөз сугышчы булуы теркәлгән.

[10] Едигаилнең углы: Билһан. Билһанның угыллары: Игуш, Беньямин, Эһуд, Кенагана, Зетан, Таршиш, Ахишахар.

[11] Едигаилнең шушы нәсел варислары һәммәсе үз гаиләсенең башлыгы булып, аларда сугышка әзер унҗиде мең дә ике йөз гаскәри бар иде.

[12] Шуппим һәм Хуппим – Ирнең угыллары; Хушим исә Ахер углы иде.

[13] Нәпталинең Билһадан туган угыллары: Яхсиел, Гүни, Есер һәм Шаллум.

[14] Менашшеның угыллары: арами кәнизәгеннән туган Асриел һәм Гилыгадның атасы Мәкир.

[15] Хуппим һәм Шуппимгә хатыннарны Мәкир үзе табып биргән иде. Мәкирнең кыз кардәше Мәгакәһ исемле иде. Менашшеның икенче углы – Селупхад. Селупхадның кызлары гына туды.

[16] Мәкир хатыны Мәгакәһ ике угыл – Переш һәм Шерешне тудырды. Шерешнең исә Улам һәм Рәкым атлы угыллары булды.

[17] Уламның углы Бедан атлы иде. Менашше углы Мәкирдән дөньяга килгән Гилыгадның угыллары әнә шушылардыр.

[18] Гилыгадның кыз туганы Һәммүлекет – Ишһуд, Абигызер һәм Махланы тапты.

[19] Шемидәнең угыллары: Ахян, Шәкем, Ликхи һәм Анигам.

[20] Эфраимнең угыллары: Шутелах, Эзер һәм Элгад. Шутелахтан соң нәсел җебенең дәвамы: Беред, Тахат, Элгада, Тахат, Забад, Шутелах. Эзер белән Элгад, Гәттә яшәүчеләрнең терлекләрен көтүлектән урлаган чакта тотылып, шулар кулыннан әҗәлән тапты.

[22] Аларны югалткан кайгыдан аталары Эфраим ничәмә көннәр буена яшь түкте; ир туганнары аны юатырга килделәр.

[23] Күпмедер вакыт узгач, Эфраим хатыны янына кереп ятты, һәм хатыны, авырга узып, ир бала тапты. Эфраим аңа Берига дип исем кушты, чөнки йортына бәла килгән иде.

[24] Аның Шеһера атлы кызы да туды; шул кыз Түбән һәм Югары Бәйт-Хорун, Уззен-Шеһера калаларын корды.

[25] Эфраимнең Рефах исемле углы булды. Шул Рефахтан соң нәсел җебенең дәвамы: Решеф, Телах, Тахан, Ладан, Аммиһуд, Элишама, Нун, Ешуа.

[28] Аларның биләгән җирләре һәм яшәгән урыннары: Бәйт-Эл, көнчыгышта – Нагаран, көнбатышта – Газер, Шәкемнән алып Әйя каласына кадәр. Әлеге шәһәрләр тирәсендәге авыллар да аларның җирләре санала иде.

[29] Менашше ыругы Бәйт-Шан, Тәгънәк, Мегиддо, Дор һәм әлеге шәһәрләр тирәсендәге авылларга хуҗа иде. Шушы калаларда Исраил углы Йосыф нәселе яшәде.

[30] Ашерның угыллары: Имна, Ишва, Ишви, Берига. Аларның кыз туганы Серах атлы иде.

[31] Бериганың угыллары: Хебер һәм Малкиел. Малкиел – Бирзаитнең,

[32] ә Хебер – Яфлетның, Шомерның, Хотамның һәм аларның кыз туганы Шуганың атасы иде.

[33] Яфлетның угыллары: Пасак, Бимһал һәм Ашват; Яфлетның угыллары әнә шулар.

[34] Шомерның угыллары: Ахи, Роһга, Хубба һәм Арам.

[35] Шомерның ир кардәше Һелемнең угыллары: Сопа, Имна, Шелеш һәм Амал.

[36] Сопаның угыллары: Суах, Харнефер, Шугал, Бери, Имра,

[37] Бесер, Һод, Шамма, Шилша, Итран һәм Беһерә.

[38] Етерның угыллары: Ифунни, Писпа һәм Ара.

[39] Улланың угыллары: Арах, Ханниел һәм Рисия.

[40] Болар һәммәсе – Ашер нәселенең гаилә башлыклары, батыр сугышчылар вә мәшһүр юлбашчылар. Нәсел исемлегендә теркәлгәнчә, аларда сугышка яраклы егерме алты мең гаскәри бар иде.

Елъязма (беренче китап) — Chapters