Skip to content
Opens in a new window

[1] Исраилнең угыллары: Рубин, Шимун, Леви, Яһүдә, Исәсхәр, Зәбулун,

[2] Дан, Йосыф, Беньямин, Нәптали, Гәд һәм Ашер.

[3] Яһүдәнең угыллары Эр, Онан һәм Шела атлы иде. Алар өчесе кәнгани Шуа кызыннан туды. Яһүдәнең беренче углы Эр Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, шунлыктан Раббы аның гомерен кисте.

[4] Яһүдәнең килене Тамар Яһүдәдән Перес һәм Зерахны тапты. Яһүдәнең җәмгысы биш углы булды.

[5] Перестан Хесрон һәм Хамул туды.

[6] Зерахның угыллары Зимри, Этан, Һеман, Кәлкөл һәм Дара атлы иде – барысы бишәүдер.

[7] Кәрминең углы Акәр исемле булды. Әлеге Акәр, юк ителергә тиешле нәрсәләргә нәфесен сузып, Исраилне бәлагә салган кеше иде.

[8] Этаннан Азария туды.

[9] Хесроннан Ярахмел, Рам һәм Кәлүбәй дөньяга килде.

[10] Рамнан соң нәсел җебенең дәвамы: Амминадаб, Яһүдә угылларының юлбашчысы Нахшон,

[11] Салмон, Богаз,

[12] Обид, Ишай.

[13] Ишайның беренче углы Элиаб атлы булып, икенчесе – Абинадаб, өченчесе – Шимга,

[14] дүртенчесе – Нетанел, бишенчесе – Раддай,

[15] алтынчысы – Осем, җиденчесе Давыт атлы иде.

[16] Аларның кыз туганнарының берсе – Сәрүя, берсе Абигәйль исемен йөртте. Сәрүянең өч углы туды: Әвишәй, Йоав һәм Асаһел.

[17] Абигәйль исә Амасаны тапты; Амасаның атасы исмәгыйли Етер иде.

[18] Хесрон углы Кәлебнең үз хатыны Азубадан кызы Яригот туды. Яриготның угыллары: Ешер, Шобаб һәм Ардон.

[19] Азуба дөнья куйганнан соң, Кәлеб үзенә хатынлыкка Эфратаны алды, һәм ул аңа бер угыл – Хүрне табып бирде.

[20] Хүрдән – Ури, ә Уридән Бесалел туды.

[21] Соңрак алтмышын узган Хесрон, Мәкир кызы янына килеп, аңа өйләнде, һәм әлеге хатын аңа бер угыл – Сигүвне табып бирде. Әлеге Мәкир – Гилыгадның атасыдыр.

[22] Сигүвтән Яһир туды. Яһирның Гилыгад җирендә егерме өч шәһәре бар иде.

[23] Әмма Гәшүр белән Арам Яһирның авылларын, Кынат каласын һәм аның әйләнә-тирәсендәге алтмыш шәһәрне яулап алдылар. Алар барысы да Гилыгад атасы Мәкирнең нәсел варислары иде.

[24] Хесрон Кәлеб-Эфрата каласында дөнья куйганнан соң, хатыны Абия бер угыл – Ашхурны тапты. Әлеге Ашхур – Тыкуаның атасыдыр.

[25] Хесронның беренче баласы Ярахмелнең угыллары шулардыр: беренчесе Рам, аның артыннан Буна, Орен, Осем һәм Ахия.

[26] Ярахмелнең Атара атлы икенче хатыны да булып, ул – Онамның анасы иде.

[27] Ярахмелнең баш баласы Рамнан Магас, Ямин һәм Экыр дөньяга килде.

[28] Онамның исә Шаммай һәм Яда атлы угыллары булды. Шаммайдан Надаб һәм Абишүр дөньяга килде.

[29] Абишүрнең хатыны Абиһаил аңа ике угыл – Ахбан һәм Молидны табып бирде.

[30] Надабның угыллары Селед һәм Аппаим атлы иделәр. Селедның балалары булмады, ул үзеннән соң угыл калдырмыйча үлеп китте.

[31] Аппаимнән исә Иши, Ишидән – Шешан, ә Шешаннан Ахлай дөньяга килде.

[32] Шаммайның ир туганы Яданың Етер һәм Йонатан атлы угыллары булды. Етер нәсел калдырмыйча үлеп китте.

[33] Йонатанның исә ике углы – Пелет һәм Заза дөньяга килде. Болар барысы да Ярахмел угылларыдыр.

[34] Шешанның угыллары булмады, аңардан кызлар гына туды. Шешанның Ярха исемле мисырлы колы бар иде,

[35] һәм Шешан үзенең кызын шул колы Ярхага хатынлыкка бирде; аларның угыллары Аттай исемле булды.

[36] Әлеге Аттайдан соң нәсел җебенең дәвамы: Натан, Забад,

[37] Эфлал, Обид,

[38] Еһү, Азария,

[39] Хелес, Элгаса,

[40] Сисмай, Шаллум,

[41] Якамия, Элишама.

[42] Ярахмелнең ир туганы Кәлеб угыллары: беренчесе – Меша, икенчесе – Мареша. Мешадан – Зиф, ә Марешадан Хебрун туды.

[43] Хебрунның Корах, Таппуах, Рәкым һәм Шема атлы угыллары булды.

[44] Шемадан – Рахам, ә Рахамнан – Йоркугам дөньяга килде. Рәкым – Шаммайның,

[45] ә Шаммай – Магонның атасыдыр. Әлеге Магон исә Бәйт-Сурның атасы иде.

[46] Кәлебнең Эйфа атлы кәнизәге өч угыл – Харан, Моса һәм Гәзезне тапты. Хараннан Гәзез туды.

[47] (Яһдайның Регем, Иотам, Гешан, Пелет, Эйфа һәм Шагап атлы угыллары булды.)

[48] Кәлебнең Мәгакәһ атлы кәнизәге Шебер һәм Тирхананы тапты;

[49] Мәгакәһ шулай ук Шагап белән Шеваның да анасы иде. Шагаптан – Мадманна, ә Шевадан Мәкбенә һәм Гибга дөньяга килде. Кәлебнең кызы исә Ахса исемле булды.

[50] Кәлебнең нәсел шәҗәрәсе шундыйдыр. Эфратаның беренче углы Хүрнең Шобал, Салма, Хареф атлы балалары булды. Әлеге Шобал – Кыръят-Ягаримнең, Салма – Бәйт-Лехемнең, Хареф исә Бәйт-Гадерның атасы иде.

[52] Кыръят-Ягарим атасы Шобалның нәсел варислары: Һаруһе угыллары, менухотиләрнең яртысы,

[53] Кыръят-Ягаримнең кабиләләре: итри, пути, шумати һәм мишрагиләр; Сорга һәм Эштаол шәһәрләрендә яшәүчеләр алардан барлыкка килде.

[54] Салманың нәсел варислары: Бәйт-Лехемдә, Нетофада, Атрот-Бәйт-Йоавта, Соргада яшәүчеләр, Манахат халкының яртысы,

[55] шулай ук Ягбестә яшәүче һәм кәтип эшен башкаручы кабиләләр: тиргатиләр, шимгатиләр һәм сүхәтиләр; болар барысы да Рехаб йортының атасы Хамматтан барлыкка килгән кыниләр иде.

Елъязма (беренче китап) — Chapters