Skip to content
Opens in a new window

[1] Атабыз Адәмнең нәсел шәҗәрәсе: Адәм, Шет, Энош, Кынан, Маһалалел, Еред, Ханох, Мәтушелах, Ләмех, Нух.

[4] Нухның угыллары: Шем, Хам, Яфет.

[5] Яфетның угыллары: Гомәр, Магог, Мадай, Яван, Түбәл, Мешех һәм Тирас.

[6] Гомәрнең угыллары: Ашкеназ, Рифат һәм Түгәрмә.

[7] Яванның нәсел варислары: Элиша, Таршиш һәм киттиләр белән доданиләр.

[8] Хамның угыллары: Күш, Мисраим, Пут һәм Кәнган.

[9] Күшнең угыллары: Себа, Хавилә, Сабта, Рагма һәм Сабтеха. Рагманың угыллары: Шеба һәм Дедан.

[10] Күшнең шулай ук Нәмруд исемле бер углы да булды; җир йөзендә ул батырлыгы белән дан алды.

[11] Мисраим – луди, ганәми, ләһаби, нәфтухи,

[12] патруси, кәслухи (пелештиләр шулардан чыккан) һәм кәфтуриләрнең нәселбашы булды.

[13] Кәнганның беренче углы Сидун булды, аннары – Хит. Шулай ук ул явүси, амори, гиргәши, хивви, аркый, сини, әрвади, семари һәм хаматиләрнең нәсел атасы булды.

[17] Шемның угыллары: Элам, Ашшур, Әрпәхшәд, Луд, Арам. Арамның угыллары: Утс, Хул, Гетер һәм Мешех.

[18] Әрпәхшәдтән – Шелах, ә Шелахтан Гыйбер туды.

[19] Гыйберның ике углы булды. Берсенең исеме Пелег, чөнки Пелег яшәгән заманда җир йөзе бүленеп беткән иде. Пелегның кардәше Йоктан исемле иде.

[20] Йоктаннан Алмодад, Шелеф, Хатсармавет, Ярах,

[21] Һадорам, Узал, Дыйкла,

[22] Эвал, Абимаил, Шеба,

[23] Офир, Хавилә һәм Йовав туды; болар һәммәсе Йоктан угылларыдыр.

[24] Шемның нәсел шәҗәрәсе: Шем, Әрпәхшәд, Шелах,

[25] Гыйбер, Пелег, Регу,

[26] Серуг, Нахор, Терах һәм

[27] Ибрам, ягъни Ибраһим.

[28] Ибраһимның угыллары: Исхак һәм Исмәгыйль.

[29] Аларның нәсел шәҗәрәсе мондый: Исмәгыйльнең беренче углы – Нәбают, аның артыннан Кыдар, Адбеил, Мибсам,

[30] Мишма, Думаһ, Мәссә, Хадад, Тейма,

[31] Итур, Нафиш һәм Кыдыма дөньяга килде; болар һәммәсе Исмәгыйль угылларыдыр.

[32] Ибраһимның Кытура атлы кәнизәге булып, аңардан Зимран, Йокшан, Медан, Мидьян, Ишбак һәм Шуах туды. Йокшанның Шеба һәм Дедан,

[33] ә Мидьянның Эйфа, Эфер, Ханох, Абида һәм Элдага атлы угыллары булды. Болар барысы да Кытураның угыл-оныкларыдыр.

[34] Ибраһим тудырган Исхакның Эсау һәм Исраил атлы угыллары бар иде.

[35] Эсаудан Элифаз, Регуил, Игуш, Ягълам һәм Корах туды.

[36] Элифазның угыллары: Теман, Омар, Сефо, Гәтәм, Кыназ һәм (Тимнадан) Амалык.

[37] Регуилнең угыллары: Нахат, Зерах, Шамма һәм Мизза.

[38] Сәгыйрьнең угыллары: Лотан, Шобал, Сибгон, Анаһ, Дишон, Эсер һәм Дишан.

[39] Лотанның угыллары: Хори һәм Һомам. Тимна – Лотанның кыз кардәше иде.

[40] Шобалның угыллары: Алян, Манахат, Эвал, Шефи һәм Онам. Сибгонның угыллары: Аяһ һәм Анаһ.

[41] Анаһның углы: Дишон. Дишонның угыллары: Хамран, Эшбан, Итран һәм Керан.

[42] Эсерның угыллары: Билһан, Загаван һәм Ягакан. Дишанның угыллары: Утс һәм Аран.

[43] Исраил патшалары хакимлегенә кадәр Эдом җирләрендә хөкем сөргән патшалар. Бигур углы Бела Эдомда патша булып торды. Аның баш шәһәре Динһаба дип атала иде.

[44] Бела үлгәч, Босра шәһәреннән Зерах углы Йовав патша булды.

[45] Йовав үлгәч, Теман иленнән Хушам патша булды.

[46] Хушам үлгәч, Бедад углы Һадад патша булды (Мәаб кырларында мидьяниләрне ул тар-мар итте). Шәһәренең исеме Авит иде.

[47] Һадад үлгәч, Масрыкадан Самла патша булды.

[48] Самла үлгәч, елга буендагы Рехоботтан Шаул патша булды.

[49] Шаул үлгәч, Ахбор углы Багал-Ханан патша булды.

[50] Багал-Ханан үлгәч, Һадад патша булды. Шәһәренең исеме Пагу иде. Һададның хатыны – Матредның кызы, Ме-Заһабның кыз оныгы – Меһетабел исемле иде.

[51] Һадад дөнья куйгач, Эдомда бер-бер артлы Тимна, Алва, Ятет,

[52] Оһолибама, Элаһ, Пинон,

[53] Кыназ, Теман, Мибсар,

[54] Мәгдиел һәм Ирам атлы ыругбашлар идарә итте. Эдом ыругбашлары шушылардыр.

Елъязма (беренче китап) — Chapters