[1] – Раббы Алланың йорты һәм Исраил халкының корбан яндыру мәзбәхе биредә булачак, – диде Давыт.
[2] Аннары ул, Исраил җиренә читтән килеп төпләнгән ят кавем кешеләрен бер җиргә тупларга боерып, аларга Аллаһы йортын төзер өчен таш шомарту эшен йөкләде.
[3] Капка-ишекләргә кадак-күгән вә беркеткечләр кояр өчен, байтак кына тимер, шулай ук үлчәп бетерә алмас күләмдә бакыр вә исәп-хисапсыз эрбет агачы әзерләде, чөнки сидунлылар белән сурлылар Давытка бик күп эрбет агачы китергән иделәр.
[5] – Углым Сөләйман әлегә яшь һәм тәҗрибәсездер, – диде Давыт, – ә Раббы өчен салыначак йорт искиткеч мәһабәт, даны бөтен дөньяга таралырлык мәшһүр булырга тиеш. Шулай булгач, мин аның өчен бөтен кирәк-яракны әзерли торырга тиешмен. Шул рәвешле, соңгы сәгате сукканчыга кадәр Давыт шактый күп әйбер әзерләп калдырды.
[6] Аннары, углы Сөләйманны чакырып алып, Исраилнең Раббы Алласына багышлап йорт салырга кушты:
[7] – Углым! – диде Давыт Сөләйманга, – мин Раббы Аллама багышлап йорт салырга ниятләгән идем,
[8] әмма Раббы миңа: «Син үз гомереңдә байтак кан койдың һәм зур сугышлар алып бардың, шул сәбәпле син Миңа багышланган йортны сала алмыйсың, чөнки Минем күз алдымда җиргә байтак адәм каны койдың.
[9] Әмма синең углың туачак, ул исә тынычлык тарафдары булачак; Мин аңа әйләнә-тирәсендәге барлык дошманнарыннан тынычлык бирермен, шуңа күрә аның исеме дә Сөләйман булыр. Ул патшалык иткән чорда, Мин Исраилгә тынычлык вә иминлек иңдерермен.
[10] Миңа багышланган йортны ул төзер, һәм ул Минем углым булыр, Мин исә аңа ата булырмын. Исраил өстеннән аның патшалыгын Мин мәңгегә урнаштырырмын!»
[11] Шулай, угълым, Раббы синең юлдашың булсын. Эшләрең уңышлы барсын, синең хакта Ул әйткәнчә, Раббы Аллаңа багышланган йортны сиңа төгәлләп чыгарга язсын.
[12] Раббы сине Исраил патшасы итеп куйгач, Раббы Аллаң канунын үтәр өчен, Ул сиңа үткен зиһен вә гакыл иңдерсен иде.
[13] Раббының Муса аша Исраил халкына биргән кагыйдә вә карар-кануннарын төгәл үтәсәң, эшең һәрчак уң булыр. Нык һәм батыр бул, курку белмә һәм күңел төшенкелегенә бирелмә.
[14] Мин, зур тырышлык куеп, Раббы йорты өчен йөз мең талант алтын вә мең тапкыр мең талант көмеш, шулай ук исәпсез-хисапсыз күләмдә бакыр белән тимер, агач вә таш та хәзерләдем. Шуңа өстәп син дә хәзерләрсең.
[15] Синдә таш кисүчеләр, таш шомартучылар, балта осталары, шулай ук алтын, көмеш, бакыр вә тимер эшенә оста һөнәр ияләре күптер. Башлап җибәреп, эшкә тотын; Раббы синең юлдашың булсын.
[17] Давыт бөтен Исраил юлбашчыларына углы Сөләйманга ярдәм күрсәтергә боерып:
[18] – Сезгә бөтен яктан тыныч тормыш биргән Раббы Аллагыз юлдашыгыз түгелме әллә? Шушы җирдә яшәүче барлык халыкларны Ул минем кулга тапшырды һәм, шул рәвешле, әлеге җирләр Раббыга һәм Аның халкына буйсына.
[19] Димәк ки, бөтен йөрәгегез һәм күңелегез белән Раббы Аллагызның йөз нурын эзләгез. Раббының Килешү сандыгын һәм Аллаһының изге савытларын Раббыга багышланасы йортка күчерер өчен, Раббы Алланың мөкатдәс урынын төзи башлагыз, – диде.