[1] Давытның Хебрунда туган угыллары: беренчесе – изрегыллы Ахиногамнан туган Амнун; икенчесе – кәрмилле Абигәйль тапкан Даниил;
[2] өченчесе – Гәшүр патшасы Талмай кызы Мәгакәһ тудырган Абшалум; дүртенчесе – Хаггиттән туган Адония;
[3] бишенчесе – Абитал тудырган Шефатия; алтынчысы – хатыны Эгла тапкан Итрыгам.
[4] Әлеге угылларының алтысы да Хебрунда дөньяга килде; Давыт анда җиде ел да алты ай дәвамында патшалык итте; Иерусалимдә исә ул утыз өч ел буена патша булып торды.
[5] Иерусалимдә Аммиел кызы Батшебадан аның дүрт углы туды: Шимга, Шобаб, Натан һәм Сөләйман.
[6] Болардан кала Давытның тагын тугыз углы дөньяга килде: Ибхар, Элишама, Элифелет, Нога, Непег, Япиа, Элишама, Эльяда һәм Элипелет. Аларның Тамар исемле сеңелләре дә бар иде. Әлеге угыллардан тыш Давытның әле кәнизәкләреннән туган угыллары да булды.
[10] Сөләйманның нәсел шәҗәрәсе: Сөләйман, Рехабгам, Абия, Аса, Еһошафат,
[11] Яһорам, Ахазея, Йоаш,
[12] Амасия, Азария, Иотам,
[13] Әхәз, Хизәкыйя, Менашше,
[14] Амон, Йошия.
[15] Йошиянең угыллары: беренчесе – Йоханан, икенчесе – Яһоякыйм, өченчесе – Сәдыкыйя, дүртенчесе – Шаллум.
[16] Яһоякыймның угыллары Якөнья һәм Сәдыкыйя.
[17] Читкә сөрелгән Якөньянең угыллары: Шеһалтиел,
[18] Малкирам, Пәдая, Шенасар, Якамия, Һошама һәм Нәдабья.
[19] Пәдая угыллары: Зеруббабел һәм Шимгый. Зеруббабелның угыллары: Мешуллам һәм Ханания; аларның шулай ук Шеломит исемле сеңелләре дә булды.
[20] Болардан тыш Зеруббабелның тагын биш углы дөньяга килде: Хашуба, Оһел, Бәрәхия, Хасадия һәм Юшаб-Хесед.
[21] Хананиянең нәсел варислары: Пелатия, Ишагыйя, Репая һәм аның угыллары; Арнан һәм аның угыллары; Убадия һәм аның угыллары; Шәканья һәм аның угыллары.
[22] Шәканьянең бер углы Шәмәгыйя атлы иде. Шәмәгыйянең угыллары: Хаттуш, Игәл, Бариах, Ныгарья һәм Шафат, барысы – алтау.
[23] Ныгарьянең өч углы болардыр: Элиогынай, Хизкыйя һәм Азрикам.
[24] Элиогынайның җиде углы булды: Һодавия, Эльяшиб, Пелая, Аккуб, Йоханан, Делая һәм Анани.