Skip to content
Opens in a new window

[1] Давыт шәһәрендә Давыт үзенә йортлар салды, Аллаһы сандыгы өчен урын әзерләде – чатыр корды.

[2] – Аллаһы сандыгын левиләрдән башка берәү дә күтәреп йөртергә тиеш түгел, – диде Давыт, – чөнки Аллаһы сандыгын алып барыр өчен һәм дә Аңа мәңге хезмәт күрсәтер өчен, Раббы левиләрне сайлады.

[3] Раббы сандыгын алдан хәзерләнгән урынына илтеп урнаштырыр өчен, Давыт бөтен Исраил халкын Иерусалимгә җыйды.

[4] Давыт Һарун угыллары белән левиләрне чакыртты.

[5] Коһат угылларыннан шулар иде: башлыклары Уриел һәм аның йөз егерме кардәше;

[6] Мерари угылларыннан: башлыклары Асая һәм аның ике йөз егерме кардәше;

[7] Гершон угылларыннан: башлыклары Йоил һәм аның йөз утыз кардәше;

[8] Элисапан угылларыннан: башлыклары Шәмәгыйя һәм аның ике йөз кардәше;

[9] Хебрун угылларыннан: башлыклары Элиел һәм аның сиксән кардәше;

[10] Уззиел угылларыннан: башлыклары Амминадаб һәм аның йөз унике кардәше.

[11] Аннары Давыт руханилардан Садыйк белән Абъятарны, левиләрдән Уриелне, Асаяны, Йоилне, Шәмәгыйяне, Элиелне һәм Амминадабны чакырып:

[12] – Сез – левиләрнең гаилә башлыклары. Исраил Раббы Алласының сандыгын мин әзерләгән урынга алып кайтып куяр өчен, үзегез һәм кардәшләрегез пакьләнеп-чистарыныгыз.

[13] Теге юлы сандыкны сез, левиләр, алып бармаганга, Раббы Аллабызның безгә ачуы чыкты: чөнки бу эшнең ничек эшләнергә тиешлеген Аңардан сорамаган идек, – диде.

[14] Шуннан руханилар һәм левиләр Исраил Раббы Алласының сандыгын алып кайтыр өчен пакьләнделәр дә,

[15] Раббы сүзе буенча Муса әмер итеп калдырганча, сандык колгаларын җилкәләренә куеп, Аллаһы сандыгын күтәреп алып киттеләр.

[16] Давыт, левиләрнең башлыкларын чакырып алып, арфа, гөслә һәм тәлинкә кебек уен коралларында уйнап шатлыклы җырлар башкарыр өчен, аларга үзләренең кардәшләреннән җырчылар билгеләргә боерды.

[17] Левиләр Йоил углы Һеманны, аның кардәше Бәрәхия углы Асафны, аларның кардәшләре булган Мерари угылларыннан Кушая углы Этанны билгеләделәр;

[18] аларга ярдәмгә башка кардәшләре дә тәгаенләнде, болар: Зәкәрия, Бен, Ягазиел, Шемирамот, Ехиел, Унни, Элиаб, Бенаяһ, Магасея, Мәттития, Элипеле, Мыйкныя һәм капка сакчылары Обид-Эдом белән Егыил.

[19] Җырчылар Һеман, Асаф һәм Этан бакыр тәлинкәләрдә;

[20] Зәкәрия, Азиел, Шемирамот, Ехиел, Унни, Элиаб, Магасея һәм Бенаяһ «Аламот» көенә арфада;

[21] Мәттития, Элипеле, Мыйкныя, Обид-Эдом, Егыил һәм Азазья исә җырчылар җитәкчелегендә шемини көенә гөсләдә уйнарга тиеш иделәр.

[22] Леви ыругы башлыкларының берсе, Кенанья, җырга оста булганлыктан, җыр өчен җаваплы иде.

[23] Бәрәхия белән Элкана сандык янында сакчылар булды.

[24] Руханилар Шебания, Йошафат, Нетанел, Амасай, Зәкәрия, Бенаяһ һәм Элигызыр Аллаһы сандыгы алдында быргыда уйнарга тиеш иделәр. Обид-Эдом һәм Яхия шулай ук сандык янында сакчылардан булды.

[25] Шул рәвешле, Давыт, Исраил өлкәннәре һәм меңбашлары Раббының Килешү сандыгын Обид-Эдом йортыннан алып кайтырга дип киттеләр. Һәммәсе бик шат иде.

[26] Раббының Килешү сандыгын күтәреп баручы левиләргә Аллаһы Үзе ярдәм иткәнгә күрә, корбанга җиде үгез вә җиде сарык тәкәсе чалынды.

[27] Давыт та, сандыкны күтәреп баручы левиләр, җыр башкаручылар, җырчылар җитәкчесе Кенанья дә нәфис җитен киемнән иде. Давыт өстендә әле руханиларның җитен киеме – эфод та бар иде.

[28] Бөтен Исраил халкы әнә шулай шатлыклы авазлар белән, тәкә мөгезе, быргы һәм тәлинкә тавышлары астында, лира вә гөсләдә уйный-уйный Раббының Килешү сандыгын алып кайтты.

[29] Раббының Килешү сандыгын Давыт шәһәренә алып кергән чакта, Шаул кызы Микәл тәрәзәдән карап тора иде. Раббы каршында сикерә-сикерә күңел ачучы Давыт патшаны күргәч, аның йөрәгенә Давытка карата җирәнү хисе кереп оялады.

Елъязма (беренче китап) — Chapters