[1] Исраил халкы Давыт янына Хебрунга җыелып килеп: – Без синең белән бер җан, бер тәндер, – диде. –
[2] Әүвәле, Шаул патшалык иткән вакытларда, безне әйдәп сугышларга син алып бардың һәм Исраилне, яу кырыннан алып чыгып, кабат өенә син алып кайттың. Раббы Аллаң сиңа: «Син минем халкым Исраилнең көтүчесе булырсың һәм Исраил өстеннән идарә итәрсең», – диде.
[3] Исраилнең барча өлкәннәре патша янына Хебрунга килгәч, Давыт Раббы каршында алар белән килешү төзеде; һәм өлкәннәр, Шемуил аша Раббы вәгъдә иткәнчә, Давытны, зәйтүн мае сөртеп, Исраил патшасы итеп билгеләделәр.
[4] Бервакыт Давыт бөтен Исраил халкы белән Иерусалимгә каршы яуга кузгалды. Ул вакытта әле бу шәһәр Явүс дип аталып, анда шул җирнең халкы явүсиләр яши иде.
[5] Явүсиләр Давытка: – Син бирегә керә алмассың, – диделәр. Ләкин Давыт Сион кирмәнен яулап алды, һәм әлеге ныгытма Давыт шәһәренә әйләнде.
[6] Давыт: – Явүсиләргә каршы беренче булып һөҗүмгә ташланган кеше гаскәр башлыгы итеп билгеләнәчәк, – дигән иде; беренчеләрдән булып һөҗүмгә Сәрүя углы Йоав күтәрелде, һәм, шул рәвешле, гаскәрбашы итеп билгеләнде.
[7] Шуннан Давыт әлеге ныгытмада яши башлады, шуңа күрә ул Давыт шәһәре дигән исем алды;
[8] аннары Давыт, Милло кирмәненнән башлап, кала тирәли төзелгән диварга кадәр бөтен шәһәрне төзекләндереп чыкты. Шәһәрнең калган өлешен Йоав яңартып бетерде.
[9] Давыт зур уңышларга ирешеп, аның көч-гайрәте һаман арта барды, чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы һәрчак Давыт янында булды.
[10] Раббының Исраил хакындагы сүзе буенча, Давытны тәхеткә утыртыр өчен, бөтен Исраил халкы белән беррәттән Давытка нык ярдәм иткән гаскәр башлыклары түбәндәгеләр иде.
[11] Менә Давыт гаскәрендәге батыр сугышчыларның исемнәре: гаскәрбашы Хәкмүни углы Яшабгам. Ул, өч йөз кешегә каршы сөңгесен күтәреп, аларны бер алышуда тар-мар иткән баһадирдыр.
[12] Аңардан соң Өч каһарманның берсе – Ахуах нәселеннән Доду углы Элгазар.
[13] Пелештиләр, сугышырга әзерләнеп, Пас-Даммимдә тупланган вакытта, әлеге Элгазар Давыт янында булды: арпа басуында алышкан вакытта Исраил халкы пелештиләрдән кача башлагач,
[14] Давыт, Элгазар белән басу уртасына чыгып, басуны да саклап кала, пелештиләрне дә тар-мар китерә, һәм ул көнне Раббы Исраилгә бөек җиңү бүләк итә.
[15] Бервакыт шулай пелештиләр Рефаим үзәненә килеп тупландылар. Ул чакны Утыз башлык арасыннан өчесе Давыт катына, Адуллам мәгарәсе каршындагы кыя янына килде.
[16] Давыт – ныгытма эчендә, ә пелешти сугышчылары Бәйт-Лехемдә иде.
[17] Шунда Давыт бик нык сусап: – Бәйт-Лехем капкасы янындагы коедан берәрсе эчәремә су алып килсә иде, – диде.
[18] Әлеге өч батыр, пелештиләр станы аша сугышып үтеп, Бәйт-Лехем капкасы янындагы коедан Давытка су алып килеп бирде. Әмма Давыт әлеге судан баш тартты, ул аны Раббыга бүләк итеп җиргә койды.
[19] – Бу суны эчүдән мине Аллам сакласын! Шушы ирләрнең канын эчәммени мин?! Тормышларын куркыныч астына куеп алып килде алар миңа бу суны, – диде ул һәм суны эчәргә теләмәде. Менә ни-нәрсәләр эшләде әлеге өч батыр!
[20] Йоавның кардәше Әвишәй Өч каһарманның башлыгы иде. Бервакыт ул, өч йөз кешегә каршы сөңгесен күтәреп, аларны кырып бетерде һәм әлеге Өч каһарман сыман дан яулады.
[21] Әвишәй, шул Өч каһарманнан мәртәбәлерәк булып, аларның башлыгына әйләнде, гәрчә аларның берсе булмаса да.
[22] Кабсеһел каласыннан Еһояда углы Бенаяһ зур батырлыклар кылган гаярь сугышчы иде. Ул мәабиләрнең иң көчле ике сугышчысын үтерде. Икенче бервакытны кышкы карлы көндә, чокырга төшеп, бер арысланны үтерде.
[23] Аннары ул буе биш терсәк булган бер мисырлының җанын кыйды: туку күшәседәй сөңгесен тоткан мисырлы каршына Бенаяһ таяк тотып китте һәм, тегенең сөңгесен тартып алып, мисырлының үз коралы белән аның үзен үтерде.
[24] Еһояда углы Бенаяһ әнә шундый батырлыклар эшләде. Ул да, алдагы Өч каһарман сыман, зур дан-шөһрәт казанган кеше иде.
[25] Утыз башлык арасында иң мәртәбәлесе булып, ул теге Өч каһарманның берсе түгел иде. Давыт аны үзенең җансакчылар башлыгы итеп куйды.
[26] Каһарманнар арасында түбәндәгеләр бар иде: Йоавның кардәше Асаһел; Бәйт-Лехемнән Доду углы Элханан;
[27] һарорлы Шаммот; пелонлы Хелес;
[28] тыкуалы Иккыш углы Гыйра; анатотлы Абигызер;
[29] хушалы Сиббекәй; Ахуах нәселеннән Гыйлай;
[30] нетофалы Маһрай; нетофалы Багъна углы Хелед;
[31] Беньямин җирендәге Гибгадан Рибай углы Итай; пиргатонлы Бенаяһ;
[32] Гәгаш үзәненнән Хурай; арбаһи Абиел;
[33] бахуримлы Азмавет; шагалбимле Эльяхба;
[34] гизонлы Һашемның угыллары; һарарлы Шаге углы Йонатан;
[35] һарарлы Сәкәр углы Ахиам; Ур углы Элифал;
[36] мекералы Хепер; пелонлы Ахия;
[37] кәрмилле Хесро; Эзбай углы Нагарай;
[38] Натанның кардәше Йоил; Һагри углы Мибхар;
[39] аммони Селык; Сәрүя углы Йоавның корал йөртүчесе беһеротлы Нахрай;
[40] итри Гыйра; итри Гәреб;
[41] хитти Урия; Ахлай углы Забад;
[42] Шизә углы Адинә – Рубин ыругыннан нәсел башлыгы (аның утыз сугышчысы бар иде);
[43] Мәгакәһ углы Ханан; митанлы Йошафат;
[44] аштыралы Уззия; арогырлы Хотам угыллары Шама һәм Егыил;
[45] Шимри углы Едигаил һәм аның ир кардәше тисле Йоха;
[46] махавалы Элиел; Элнагам угыллары Ярибай һәм Йошавия; мәаби Итма;
[47] Элиел; Обид; месобалы Ягасиел.