[1] Пелештиләр белән исраилиләр арасында сугыш барган чакта, берзаман Исраил ирләре пелештиләрдән кача башлады, һәм, Гильбога таулыгында тар-мар ителеп, күбесе шунда ятып калды.
[2] Пелештиләр, Шаул белән аның угылларын куып җитеп, Шаулның угыллары Йонатан, Абинадаб һәм Малки-Шуаны үтерделәр.
[3] Шуннан соң Шаулның үзенә каршы аяусыз көрәш башланды; укчылар, җәяләрдән атып, аны җәрәхәтләделәр.
[4] Шунда Шаул үзенең корал йөртүчесенә: – Шул сөннәтсезләр килеп, мине мәсхәрә иткәнче, кылычыңны чыгар да кадап үтер мине, – диде. Әмма аның корал йөртүчесе, куркып, бу эштән баш тартты. Шуннан Шаул кылычын чыгарды да бөтен гәүдәсе белән кылычы өстенә ауды.
[5] Шаулның җан биргәнен күргәч, корал йөртүчесе шулай ук үз кылычы өстенә ауды һәм һәлак булды.
[6] Шул рәвешле, Шаул үзе, аның өч углы һәм аның белән бергә бөтен гаиләсе кырылып бетте.
[7] Изрегыл үзәнендә яшәүче барча исраилиләр, Исраил гаскәренең кача башлавын һәм Шаул белән аның угылларының җан биргәнен күреп, яшәгән шәһәрләрен ташлап киттеләр. Пелештиләр исә шул шәһәрләргә килеп яши башладылар.
[8] Икенче көнне пелештиләр яу кырында ятып калган Исраил сугышчыларын таларга дип килделәр һәм Гильбога тавында әҗәлләрен тапкан Шаул белән аның өч углын күрделәр.
[9] Алар Шаулны таладылар, аннары, башын кисеп һәм коралларын салдырып алып, бу турыда халыкка һәм үзләренең пот-сыннары каршында игълан итәр өчен, Пелешет җиренең бөтен тарафына илчеләрен җибәрделәр.
[10] Шаулның коралларын үзләренең потлары куелган гыйбадәтханәгә урнаштырып, башын Дагон йортында элеп куйдылар.
[11] Гилыгад Явешендә яшәүчеләр пелештиләрнең Шаул белән ни-нәрсә кылганын ишеттеләр,
[12] һәм шәһәрнең курку белмәс чая ир-егетләре, юлга кузгалып, Шаул белән угылларының мәетләрен Явешкә алып кайттылар. Аннары аларның сөякләрен Явештәге имән төбенә күмеп, җиде көн буена ураза тоттылар.
[13] Раббыга тугры булмаган Шаулның гомере әнә шулай киселде. Ул, Раббы сүзенә колак салмыйча, үлеләрнең рухларын чакыручыга мөрәҗәгать итте, Раббының Үзеннән исә киңәш сорамады.
[14] Шуның өчен Раббы аның җанын кыйды һәм патшалыкны Ишай углы Давытка тапшырды.