[1] Левинең угыллары Гершон, Коһат һәм Мерари атлы иде.
[2] Коһаттан Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел туды.
[3] Амрам угылларының исеме Һарун һәм Муса, ә кызы – Мәрьям иде. Һаруннан Надаб, Абиһу, Элгазар һәм Итамар дөньяга килде.
[4] Элгазардан соң нәсел җебенең дәвамы: Пинхәс, Абишуа,
[5] Вуккый, Уззи,
[6] Зерахия, Мәрают,
[7] Амария, Әхитүб,
[8] Садыйк, Ахимагас;
[9] Азария, Йоханан,
[10] Азария (шушы Азария Иерусалимдә Сөләйман төзеткән Изге йортта рухани вазифасын башкарды),
[11] Амария, Әхитүб,
[12] Садыйк, Шаллум,
[13] Хилкыйя, Азария,
[14] Сераяһ, Яһосадак.
[15] Әлеге Яһосадак яһүдиләр һәм Иерусалим халкы белән бергә Раббы ихтыяры буенча Нәбухаднессар тарафыннан сөргенгә җибәрелде.
[16] Димәк, Левинең угыллары Гершон, Коһат һәм Мерари атлы иде.
[17] Гершоннан – Либни һәм Шимгый,
[18] Коһаттан – Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел,
[19] ә Мераридән Махли һәм Муши дөньяга килде. Ата-бабалары буенча левиләрнең кабиләләре шундыйдыр.
[20] Гершоннан соң нәсел җебенең дәвамы: Либни, Яхат, Зимма,
[21] Йоах, Идду, Зерах, Еһатерай.
[22] Коһаттан соң нәсел җебенең дәвамы: Амминадаб, Корах, Ассир,
[23] Элкана, Эбъясаф, Ассир,
[24] Тахат, Уриел, Уззия, Шаул.
[25] Элкананың угыллары: Амасай һәм Ахимот.
[26] Ахимоттан соң нәсел җебенең дәвамы: Элкана, Сопай, Нахат,
[27] Элиаб, Ерухам, Элкана.
[28] Шемуилнең беренче углы – Йоил, икенчесе – Абия.
[29] Мераридән соң нәсел җебенең дәвамы: Махли, Либни, Шимгый, Уззаһ,
[30] Шимга, Хаггия, Асая.
[31] Аллаһы сандыгын Раббы йортына урнаштырганнан соң, йорт эчендә җырчы вазифасын башкарыр өчен, Давыт түбәндәге кешеләрне билгеләде.
[32] Әлеге вазифаны алар кабул ителгән кагыйдә буенча Изге чатыр, ягъни Очрашу чатыры каршында башкардылар, һәм бу хәл Сөләйман Иерусалим каласында Раббы йортын салдырганчыга кадәр дәвам итте.
[33] Әлеге хезмәтне үз угыллары белән шулар башкарды: Коһат нәселеннән – җырчы Һеман; ул Йоилнең углы булып, Йоил үзе Шемуилнең,
[34] Шемуил – Элкананың, Элкана – Ерухамның, Ерухам – Элиелнең, Элиел – Тоахның,
[35] Тоах – Суфның, Суф – Элкананың, Элкана – Махатның, Махат – Амасайның,
[36] Амасай – Элкананың, Элкана – Йоилнең, Йоил – Азариянең, Азария – Сефаниянең,
[37] Сефания – Тахатның, Тахат – Ассирнең, Ассир – Эбъясафның, Эбъясаф – Корахның,
[38] Корах – Исһарның, Исһар – Коһатның, Коһат – Левинең, ә Леви исә Исраилнең углы иде.
[39] Асафның урыны кардәше Һеманнан уң якта иде. Асаф Бәрәхиянең углы булып, Бәрәхия үзе Шимганың,
[40] Шимга – Микәилнең, Микәил – Багасеянең, Багасея – Малкиянең,
[41] Малкия – Этнинең, Этни – Зерахның, Зерах – Адаяның,
[42] Адая – Этанның, Этан – Зимманың, Зимма – Шимгыйның,
[43] Шимгый – Яхатның, Яхат – Гершонның, ә Гершон исә Левинең углы иде.
[44] Мерари нәселеннән булган Этанның урыны Һеманнан сул якта иде. Этан Кыйшиның углы булып, Кыйши үзе – Әбдинең, Әбди – Мәллүкнең,
[45] Мәллүк – Хәшәбиянең, Хәшәбия – Амасиянең, Амасия – Хилкыйянең,
[46] Хилкыйя – Амсинең, Амси – Банинең, Бани – Самарның,
[47] Самар – Махлинең, Махли – Мушинең, Муши – Мераринең, Мерари исә Леви углы иде.
[48] Гыйбадәтханәдәге – Аллаһы йортындагы – башка төр хезмәт левиләрнең калганнарына йөкләнде.
[49] Әмма, Аллаһы колы Муса кушканча, Исраил халкының гөнаһларын йолу өчен, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхе, корбан яндыру мәзбәхе янында, шулай ук Иң изге бүлмәдә бар хезмәтне башкару исә Һарунга һәм аның нәсел варисларына йөкләнде.
[50] Һарунның нәсел шәҗәрәсе: Һарун, Элгазар, Пинхәс, Абишуа,
[51] Вуккый, Уззи, Зерахия,
[52] Мәрают, Амария, Әхитүб,
[53] Садыйк, Ахимагас.
[54] Алар көн күргән урыннар шушыдыр: Коһат токымыннан булган Һарун угылларына, жирәбә төшкәнчә,
[55] Яһүдә җирендәге Хебрун каласы һәм аның әйләнә-тирәсендәге көтүлекләр чыкты;
[56] әмма шәһәр янындагы басулар белән авыллар Ифунни углы Кәлебкә бирелде.
[57] Шулай итеп, Һарун нәсел-ыругына Хебрун (сыену шәһәре), Яттир, көтүлек җирләре белән бергә Либна, Эштемога,
[58] Хилез, Дебир,
[59] Ашан, Бәйт-Шемеш шәһәрләре бүлеп бирелде.
[60] Беньямин ыругыннан аларга көтүлек җирләре белән бергә Геба, Алемет, Анатот калалары бүлеп бирелде. Алар кабиләсенә барлыгы унөч шәһәр тапшырылды.
[61] Коһат токымыннан булган башка буыннар өлешенә, жирәбә буенча, Көнбатыш менашшелар биләгән ун кала бүлеп бирелде.
[62] Гершон нәселенә караган кабиләләр өлешенә унөч шәһәр чыкты. Әлеге шәһәрләр моңарчы Исәсхәр, Ашер, Нәптали ыругына, шулай ук Башан җирендәге Көнчыгыш менашшеларга карый иде.
[63] Мерари нәселендәге кабиләләр өлешенә исә жирәбәгә унике шәһәр чыкты. Әлеге калаларны алар Рубин, Гәд һәм Зәбулун ыругыннан алдылар.
[64] Шул рәвешле, исраилиләр әлеге шәһәрләрне вә көтүлек җирләрен левиләргә бирделәр.
[65] Жирәбәгә чыкканча, Яһүдә, Шимун, Беньямин ыругы угыллары телгә алынган шушы калаларны аларга бүлеп бирделәр.
[66] Коһат токымының кайбер кабиләләренә Эфраим ыругына караган шәһәрләр бирелде:
[67] таулы Эфраим төбәгендә урнашкан сыену шәһәре Шәкем, шулай ук Газер,
[68] Йокмыгам, Бәйт-Хорун,
[69] Аялун һәм Гәт-Риммун, барысы да көтүлек җирләре белән бергә.
[70] Коһат кабиләләренең калганнарына исә Көнбатыш менашшеларга караган Анер вә Билгам шәһәрләре һәм аларның көтүлек җирләре бүленеп бирелде.
[71] Гершонның нәсел варисларына Көнчыгыш менашшелардан Башандагы Гөлән, Аштарот һәм аларның көтүлекләре бирелде.
[72] Аларга шулай ук Исәсхәр ыругыннан – Кыдыш, Даберат, Рамот, Анем калалары һәм аларның көтүлек җирләре;
[74] Ашер ыругыннан – Машал, Абдун, Хукок, Рәхуб һәм андагы көтүлекләр;
[76] Нәптали ыругыннан Гәлиләядәге Кыдыш, Хаммон, Кыръятаим һәм андагы көтүлек җирләре бирелде.
[77] Мерариләргә – левиләрнең калганнарына – түбәндәге калалар бирелде: Зәбулун ыругыннан – Риммуну, Тавор һәм андагы көтүлекләр;
[78] Үрдүн елгасыннан көнчыгышта, Әрихә каршында урнашкан Рубин ыругыннан – чүлдәге Бесер, Яһас, Кыдемот, Мефагат һәм аларның көтүлек җирләре;
[80] Гәд ыругыннан – Гилыгадтагы Рамот, Маханаим, Хишбун, Ягызер һәм аларның көтүлекләре.