Skip to content
Opens in a new window

[1] Давыт, үзенең меңбашлары, йөзбашлары һәм барлык гаскәр башлыклары белән киңәшләшкәннән соң,

[2] бөтен Исраил җәмәгатенә: – Әгәр сезнең ризалыгыгыз булса һәм Раббы Аллабыз моңа ихтыяр кылса, Исраилдәге барлык кардәшләребезгә, шулай ук калаларда һәм алар тирәсендәге авылларда яшәүче руханиларга вә левиләргә хәбәр итик: һәммәсе бирегә җыелсыннар.

[3] Аллабызның сандыгын үзебезгә алып кайтыйк, чөнки Шаул патшалык иткән көннәрдә без аны кирәксенмәдек, – диде.

[4] Җыелган бар халык Давыт белән килеште, чөнки бу эш барсына да гадел тоелды.

[5] Шул рәвешле Давыт, Аллаһы сандыгын Кыръят-Ягаримнән алып кайтыр өчен, Мисырдагы Шихор елгасыннан башлап Лебо-Хаматка кадәр яшәгән бөтен исраилиләрне үз янына чакырып алып,

[6] алар бергәләп, керубимнәр арасында утырган Раббы Алла исемен йөрткән сандыкны Яһүдә Багаласыннан (Кыръят-Ягаримнән) алып кайтырга дип, чыгып та киттеләр.

[7] Аллаһы сандыгын алар Абинадабның йортыннан чыгарып яңа арба өстенә урнаштырдылар, арбаны Абинадабның Узза һәм Ахъя исемле угыллары тартып барды.

[8] Ә Давыт һәм шундагы барча исраилиләр, бөтен күңелен биреп бии-җырлый, гөслә вә лира чиертеп, шөлдерле барабан кагып, тәлинкәләр чеңләтеп, быргы кычкыртып, Аллаһы алдында күңел ачты.

[9] Кидон атлы адәмнең ындыры турысыннан узганда, үгезләр сөрлегеп китте дә Узза, кулын сузып, сандыкны тотып калмакчы булды.

[10] Шулчак Раббының Уззага ачуы чыкты, һәм Ул сандыкка кулын сузган Уззаның гомерен өзде – Узза шунда ук Аллаһы каршында җан бирде.

[11] Бу хәл Давытны зур хәсрәткә салды, һәм шушы төбәккә ул Перес-Узза дип исем кушты; ошбу урынны әле дә шулай атап йөртәләр.

[12] Ул көнне Давыт Аллаһыдан курка калды һәм: – Аллаһы сандыгын ничек итеп үземә алып кайтыйм?! – дип, сандыкны үзенең Давыт шәһәренә кертмичә гәтле Обид-Эдом йортына илтеп урнаштырды.

[14] Аллаһы сандыгы өч ай буена гәтле Обид-Эдом йортында кала бирде, һәм Раббы Обид-Эдомның йортына вә аның бар мөлкәтенә Үзенең мөбарәк фатихасын күндерде.

Елъязма (беренче китап) — Chapters