[1] Кыйш углы Шаулдан яшеренеп Сыйкләгтә яткан чакта, Давытка сугышларда ярдәм итәр өчен, түбәндәге батыр кешеләр килде.
[2] Җәяләр белән коралланган, уң вә сул кулы белән дә дошманнарына таш һәм ук ата белүче бу сугышчылар Беньямин ыругыннан Шаулның туганнары иде.
[3] Гибгалы Шемага угыллары: Ахигызыр (башлыклары) һәм Йоаш; Азмавет угыллары Язиел һәм Пелет; Берәкә; Анатоттан Еһү.
[4] Утыз башлыктан берсе һәм аларның җитәкчесе булган гибгонлы Ишмая; Иремия; Яхәзиел; Йоханан; гедералы Йозабад;
[5] Элгузай; Яримут; Бегалья; Шемария; харуфлы Шефатия;
[6] Корах нәселеннән Элкана, Ишшия, Азарел, Йогызыр һәм Яшабгам;
[7] гедорлы Ерухам угыллары Йогыла һәм Зәбәдия.
[8] Давытның чүлдәге ныгытмасына гәдләрдән дә калкан һәм сөңге белән коралланган, сугышка әзер, батыр ир-егетләр килде. Аларның йөзләре арысланныкы кебектер, үзләре тау кәҗәседәй җитездер.
[9] Башлыклары Эзер булып, икенчесе – Убадия, өченчесе – Элиаб,
[10] дүртенчесе – Мишманна, бишенчесе – Иремия,
[11] алтынчысы – Аттай, җиденчесе – Элиел,
[12] сигезенчесе – Йоханан, тугызынчысы – Элзабад,
[13] унынчысы – Иремия, унберенчесе – Махбаннай.
[14] Әлеге гәдләр гаскәр башлыклары. Аларның иң кечесе – йөзбашы, ә иң зурысы меңбашы иде.
[15] Үрдүн үзенең ярларыннан ташып чыккан беренче айда алар, елганы кичеп, үзәндә яшәүче халыкны көнчыгыш һәм көнбатыш тарафына куып тараттылар.
[16] Беньямин һәм Яһүдә ыругыннан башка кешеләр дә Давытның ныгытмасына килделәр.
[17] Аларны каршы алып, Давыт: – Әгәр минем янга изге ният белән, ярдәм итәр өчен килсәгез, мин сезнең белән туганлашырмын, әмма инде бер хаксызга мине дошманнарым кулына тапшырырга килгәнсез икән, ата-бабаларыбызның Алласы Үзе күреп сезгә хөкемен чыгарсын, – диде.
[18] Гаскәрбашы Амасайны шунда Аллаһы Рухы камап алып, Амасай: «И Давыт, без синекедер! И Ишай углы, без синең белән! Иминлек сиңа, иминлек! Синең яраннарың да имин булсын! Чөнки синең Аллаң синең яклыдыр!» – диде. Давыт, аларны кабул кылып, гаскәр башлыклары итеп билгеләде.
[19] Давыт, пелештиләргә кушылып, Шаулга каршы сугышка кузгалгач, Менашше ыругыннан кайберәүләр аңа иярде. Әмма Давыт һәм аның кешеләре чынлыкта пелештиләргә булышмады, чөнки Пелешет яубашлары бер-берсе белән киңәшләштеләр дә, Давыт үзенең әфәндесе Шаул ягына чыгар һәм шулай итеп башыбызны бәлагә салыр, дип аны кире кайтарып җибәрделәр.
[20] Давыт Сыйкләгкә кайтып киткәндә, аның белән бергә менашшелардан Аднах, Йозабад, Едигаил, Микәил, Йозабад, Элиһу, Силлетәй дә китте; болар менашшеларның меңбашлары иде.
[21] Дошман баскынчыларына каршы бәрелешләрдә Давытка алар да ярдәм иттеләр, чөнки һәммәсе батыр йөрәкле яубашлары иде.
[22] Шул рәвешле, Давытка ярдәмгә көннең-көнендә халык килә торды, һәм берзаман аның гаскәре Аллаһы явы сыман ишәеп китте.
[23] Раббы сүзе буенча, Шаул урынына тәхеткә Давытны утыртыр өчен, Давыт янына Хебрунга килгән кораллы гаскәриләрнең саны шушыдыр:
[24] калкан вә сөңге белән коралланган, сугышка әзер Яһүдә угылларыннан – алты мең сигез йөз кеше;
[25] батыр йөрәкле Шимун угылларыннан – җиде мең бер йөз гаскәри;
[26] левиләрдән – дүрт мең алты йөз кеше,
[27] шул исәптән Һарун кабиләсенең башлыгы Еһояда һәм аның өч мең җиде йөз сугышчысы,
[28] батыр йөрәкле егет Садыйк һәм аның гаиләсеннән егерме ике яубашы;
[29] Шаулның кардәшләре булган Беньямин ыругыннан – өч мең кеше (моңарчы аларның байтагы Шаул яклы иде);
[30] Эфраим ыругыннан – үз кабилә-нәселендә дан тоткан егерме мең дә сигез йөз батыр ир-егет;
[31] Көнбатыш менашшелардан – Давытны патша итеп куяр өчен исемнәре атап билгеләнгән унсигез мең кеше;
[32] Исәсхәр ыругыннан – ике йөз җитәкче һәм аларның кул астындагы кардәшләре (әлеге җитәкчеләр заман үзенчәлекләрен һәм Исраилнең нәрсә эшләргә тиешлеген белүче кешеләр иде);
[33] Зәбулун ыругыннан – һәр төр сугыш коралы белән коралланган, бөтенесе бер булып Давытка ярдәмгә кузгалган, сугышка әзер илле мең гаскәри;
[34] Нәптали ыругыннан – мең гаскәрбашы һәм калкан, сөңге белән коралланган утыз җиде мең кеше;
[35] Дан ыругыннан – сугышка әзер егерме сигез мең алты йөз кеше;
[36] Ашер ыругыннан – сугышка әзер кырык мең гаскәри;
[37] Үрдүн аръягында яшәүче Рубин, Гәд ыругыннан, Көнчыгыш менашшелардан – төрле сугыш коралы белән коралланган йөз егерме мең кеше.
[38] Шулай итеп, әлеге сугышчылар, Давытны бөтен Исраил өстеннән патша итеп куярга чын йөрәктән өметләнеп, саф-саф тезелеп Хебрунга килделәр. Калган барча исраилиләр дә патшалыкны Давытка тапшыру теләгендә иде.
[39] Килгән сугышчылар Давыт янында өч көнгә торып калды; аларның ашар-эчәренә туганнары һәммә нәрсәне хәстәрләп куйган иде.
[40] Исәсхәр, Зәбулун һәм Нәптали җирендә яшәүче ерак күршеләре дә, ишәк, дөя, качыр, үгезләргә төяп, байтак кына он, инҗир, йөзем, шәраб, май, эре һәм вак терлек алып килде – Исраилнең шатлыгы чиксез иде.