Skip to content
Opens in a new window

[1] Давыт патша шулай үз сараенда яши бирде. Көннәрнең берендә Натан пәйгамбәргә Давыт: – Менә, мин эрбет агачыннан салынган сарайда яшим, ә Раббының Килешү сандыгы чатырда тора, – диде.

[2] – Күңелеңдә булганны эшлә алайса, чөнки Аллаһы синең яндадыр, – диде аңа Натан.

[3] Әмма шул төнне Натанга Раббы сүзе иреште:

[4] – Бар, колым Давытка, Раббы менә болай дип әйтә, диген: «Минем өчен йорт салырга тиешле кеше син түгелсең.

[5] Исраил халкын Мисырдан алып чыккан көннән башлап бүгенгә кадәр йорт эчендә яшәгәнем юк Минем. Бер җирдән икенче җиргә күчкәндә, урыным һаман чатырда булды.

[6] Исраил халкы белән бергә кайда гына йөрсәм дә, Үз халкымны кайгырту өчен билгеләгән Исраил хөкемчеләренең берәрсеннән: „Ник Миңа эрбет агачыннан йорт салып бирмисез?“ – дип сорадыммы?!»

[7] Димәк ки, колым Давытка Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин сине, сарык көтеп йөргән җиреңнән алып, Үземнең Исраил халкына хаким итеп куйдым.

[8] Син кай тарафка юнәлсәң дә, Мин синең белән булдым, каршыңда торган бөтен дошманнарыңны кырып бардым. Синең исемеңне Мин җир йөзендә яшәүче бөек затлар рәтенә куярмын!

[9] Үземнең Исраил халкына Мин Үзем сайлаган урынны бирермен, аны шунда урнаштырырмын, һәм ул тыныч яшәр – аны инде беркем дә борчымас; әүвәлге сыман, Үземнең Исраил халкы өстеннән хөкемчеләр билгели башлаган чордагы кебек, явыз ниятле адәмнәр Минем халкымны инде кысрыклый алмас. Мин синең бөтен дошманнарыңны буйсындырырмын. Мин сиңа шуны белдерәм: Раббы синең гаилә-йортыңны корыр.

[11] Соңгы сәгатең сугып, ата-бабаларың янында тынычлык тапканнан соң, синең орлыгыңнан туган баланы патша итеп куярмын һәм аның патшалыгын ныгытырмын.

[12] Ул Миңа багышлап йорт салдырыр, һәм Мин аның патшалыгын мәңгегә урнаштырырмын.

[13] Мин – аның атасы, ә ул Минем углым булыр. Элекке патшадан йөз чөергән кебек, углыңны Мин беркайчан да Үземнең мәрхәмәтемнән ташламам.

[14] Мин аны Үземнең йортым вә патшалыгым өстеннән мәңгегә куярмын, аның тәхете мәңгелек булыр!»

[15] Шулай итеп, Натан әлеге вәхине сүзгә-сүз Давытка сөйләп бирде.

[16] Шуннан Давыт, Раббы каршына килеп, дога кылды: – И-и Раббы Аллам, Син шулай күтәрерлек кем әле мин ул кадәр?! – диде. – Минем гаиләм ни өчен Сиңа шулай мөһим?

[17] Моның өстенә, и Аллам, Син әле колың гаиләсенең киләчәге хакында да алдан хәбәр биреп куйдың; мине олуг бер адәм күреп мөгамәлә кыласың, и Раббы Аллам.

[18] Мине шулай олылаган өчен, нәрсә әйтә алам мин Сиңа?! Син бит Үзеңнең колыңны беләсең!

[19] И-и Раббым, бу бөек эшләрне Син колың хакына, йөрәгең кушканга эшләп, Үзеңнең мәһабәтлегеңне күрсәттең.

[20] И Раббым! Үз колагыбыз белән ишеткәнчә, Синең белән тиңләшердәй зат юктыр, Синнән башка алла юктыр!

[21] Җир йөзендә исраилиләр кебек тагын нинди халык бар?! Коллыктан йолып алып, Син фәкать аларны гына Үзеңнеке иттең. Исемеңне дан-шөһрәткә күмәр өчен, Син бөек вә дәһшәтле эшләр кылдың – Үз халкыңны Мисыр иленнән коткардың, аның күз алдыннан чит кавемнәрне куып җибәрдең.

[22] Үз халкың Исраилне Син мәңгегә Үзеңнеке иттең, һәм Син, Раббы, аның Алласына әйләндең.

[23] Ә хәзер, Раббым, Үзеңнең колың һәм аның гаилә-йорты турындагы сүзләреңне мәңгегә ныгытып куй һәм әйткәннәреңне тормышка ашыр.

[24] Синең исемеңне гомер бакый олылап искә алсыннар, «Исраил Алласы, Күкләр Хуҗасы Раббы – Исраил Алласыдыр!» – дип әйтсеннәр. Колың Давытның гаилә-йорты Синең каршыңда нык торсын!

[25] Син, Аллам, Үзеңнең колыңа, гаилә-йортыңны корырмын, дип әйтеп куйган идең. Шуңа күрә мин Сиңа шушы догаларымны юлларга җөрьәт иттем.

[26] И-и Раббым, Син – Аллаһыдыр! Үзеңнең колыңа Син әнә шундый игелекләр вәгъдә иттең!

[27] Колыңның гаилә-йорты күз алдыңда мәңге торсын өчен, Син аны фатихаларга ихтыяр кылдың. И-и Раббым, Синнән фатиха алучы мәңге фатихалыдыр!

Елъязма (беренче китап) — Chapters