[1] Сур патшасы Хирам үзенең илчеләрен, шулай ук сарайны төзү өчен эрбет агачы, ташчыларын һәм балта осталарын Давыт янына җибәрде.
[2] Давыт шуны аңлады ки, Раббы аны Үзенең халкы – исраилиләр хакына Исраил патшасы итеп билгеләгән һәм патшалыгының дәрәҗәсен югары күтәргән булырга тиеш.
[3] Давыт Иерусалимдә дә үзенә хатыннар алды. Аның тагын да угыл-кызлары туды.
[4] Иерусалимдә дөньяга килгән балаларының исемнәре мондыйдыр: Шаммуа һәм Шобаб, Натан һәм Сөләйман,
[5] Ибхар һәм Элишуа, Элпелет һәм
[6] Нога, Непег һәм Япиа,
[7] Элишама, Быгыльяда һәм Элифелет.
[8] Давытка май сөртеп Исраил патшасы итеп куюларын белгәч, пелештиләр Давытны эзләргә тотындылар. Бу хакта ишетеп, Давыт аларга каршы юнәлде.
[9] Пелештиләр, килеп, Рефаим үзәнендә талап-басып йөри башлаган иделәр инде.
[10] Шулчак Давыт: – Пелештиләргә каршы чыгаргамы миңа? Аларны минем кулга тапшырырсыңмы? – дип, Аллаһыга мөрәҗәгать итте. – Бар, каршы чык, Мин аларны синең кулга тапшырачакмын, – диде Давытка Раббы.
[11] Давыт Багал-Перасим тарафына кузгалды һәм пелештиләрне шунда тар-мар китерде. – Су ташкыны буаны җимергән кебек, Аллаһы да минем кулым белән дошманнарымны таратып-туздырып ташлады, – диде Давыт. Шуңа күрә әлеге урынга соңыннан Багал-Перасим дип исем куштылар.
[12] Пелештиләр үзләренең пот-сыннарын шунда ташлап калдырдылар, һәм Давыт үзенең кешеләренә аларны яндырырга әмер бирде.
[13] Күпмедер вакыттан соң пелештиләр кабат үзәндә талап-басып йөри башладылар.
[14] Давыт тагын сорау белән Аллаһыга мөрәҗәгать итте, һәм Ул аңа: – Дошманның каршысына барма, әйләнеп, бәлзәм агачлыгы ягыннан артларыннан бәр.
[15] Бәлзәм агачларының очлары адәмнәр атлавына охшатып шаулый башлагач, һөҗүмгә күч; димәк, Пелешет гаскәрләрен тар-мар итәргә синең алдан Аллаһы Үзе бара дигән сүз бу, – диде.
[16] Аллаһы ничек кушса, Давыт шулай эшләде, һәм исраилиләр, Гибгоннан Газерга җиткәнче, Пелешет гаскәрен юл буе кырып бардылар.
[17] Давытның даны бөтен илләргә таралды, һәм Раббының кодрәте белән барча халыклар аңардан курка торган булды.