[1] Рубин – Исраилнең беренче баласы иде, әмма атасының ятагын мәсхәрә иткән өчен, Исраилнең беренче угыл хокукы Йосыфка тапшырылды. Нәсел шәҗәрәсендә Рубин баш угыл буларак теркәлмәгән.
[2] Үзенең ир туганнары арасында Яһүдә иң көчлесе иде, һәм аның гаиләсеннән юлбашчы чыкты, әмма беренче бала хокукы Йосыфка күчте.
[3] Исраилнең беренче баласы Рубин угыллары: Ханох, Паллу, Хесрон һәм Кәрми.
[4] Йоилнең нәсел шәҗәрәсе: Йоил, Шәмәгыйя, Гог, Шимгый,
[5] Михә, Реһая, Багал,
[6] Беһерә. Әлеге Беһерәне Ашшур патшасы Тилгат-Пилнеһесер әсирлеккә алды. Беһерә – Рубин ыругының җитәкчесе иде.
[7] Нәсел шәҗәрәсендә кабилә-кабилә булып теркәлгәнчә, аның ир туганнары: иң өлкәне – Егыил, аннары Зәкәрия
[8] һәм Бела. Йоил токымыннан Бела – Азазның углы, Шеманың оныгы. Алар Арогырда, Нәбу һәм Багал-Мегон шәһәрләрендә яши;
[9] Гилыгад төбәгендә терлекләре артып китеп, алар көнчыгышка таба – Фырат елгасына чиктәш чүл читенә кадәр җирләрне били башлыйлар.
[10] Шаул патшалык иткән заманнарда һаҗәриләргә каршы сугышта җиңеп чыгып, алар Гилыгад җиренең көнчыгыш тарафындагы биләмә-чатырларны яулап алалар.
[11] Гәд ыругы исә аларның каршында, Сәлкә шәһәренә кадәр җәелгән Башан җирләрендә көн күрде.
[12] Башанда түрә булып Йоил утырды, аңардан кала икенче түрә булып Шафам, аннары Янай һәм Шафат тора иде.
[13] Аларның кардәшләре (һәркем үз нәсел-гаиләсе белән) җидәү иде: Микәил, Мешуллам, Шеба, Йорай, Якән, Зиа һәм Гыйбер.
[14] Алар һәммәсе Абихаил угыллары булып, Абихаил үзе – Хуринең, Хури – Яруахның, Яруах – Гилыгадның, Гилыгад – Микәилнең, Микәил – Яшишайның, Яшишай – Яхдуның, Яхду исә Бузның углы иде.
[15] Ә Гүни углы Абдиелдән туган Ахи үз нәселенең башлыгы иде.
[16] Гәдләр Гилыгадта, Башанда һәм аның тирәсендәге авылларда, Шаронда барча көтүлекләрне биләп көн күрде;
[17] аларның исемнәре, Яһүдә патшасы Иотам, Исраил патшасы Яробам идарә иткән заманда, нәсел шәҗәрәләренә теркәлгән була.
[18] Рубиннәрдә һәм гәдләрдә, шулай ук Көнчыгыш менашшеларда кылыч вә калкан тотардай, ук атардай, сугыш һөнәрен белгән кырык дүрт мең җиде йөз алтмыш гаскәри бар иде.
[19] Һаҗәриләргә, Итур, Нафиш һәм Нодаб гаскәрләренә каршы сугышка чыккач, алар,
[20] Аллаһыдан ярдәм алып, дошманнарын җиңеп чыктылар, чөнки, орыш барган мәлдә, Аллаһы аларның ялынып-ялваруларын ишетте һәм Үзенә булган ышану хакына җавапсыз калмады.
[21] Алар дошманның илле мең дөя, ике йөз илле мең сарык, ике мең данә ишәктән гыйбарәт булган көтү-көтү малларын үз кулына төшереп, шулай ук йөз мең кешесен әсир иттеләр;
[22] дошманның күбесе исә яу кырында ятып калды, чөнки әлеге сугыш белән Аллаһы Үзе идарә итте. Биләп алган шушы җирләрдә гәдләр сөргенгә куылганчы гомер кичерделәр.
[23] Менашше ыругына караган кабиләләрнең бер яртысы Башаннан алып Багал-Хәрмун, Сенир һәм Хәрмун тавына кадәр булган җирләрдә көн күрде; аларның саны исәпсез-хисапсыз иде.
[24] Аларның гаилә башлыклары шулардыр: Эфер, Иши, Элиел, Азриел, Иремия, Һодавия һәм Яхдиел. Батыр гаскәриләр булып саналган әлеге ир-егетләр үз гаиләләренең мәшһүр җитәкчеләре иде.
[25] Әмма алар үзләренең ата-бабалары табынган Аллаһыга тугры булмадылар, Аллаһы аларның күз алдында һәлак иткән халыкларның потларына табына башладылар.
[26] Шуңа күрә Исраил Алласы ихтыяры буенча Ашшур патшасы Пул, ягъни Ашшур патшасы Тилгат-Пилнеһесер, Рубин белән Гәд ыругларын һәм Көнчыгыш менашшеларны әсирлеккә төшереп, аларны Халак, Хабур, Һара җирләренә, шулай ук Гөзән елгасы буена сөрде. Әлеге ыруглар хәзерге көндә дә шул җирләрдә гомер итеп яталар.