[1] Яһүдә җирендә берсе артыннан берсе Уззия, Иотам, Әхәз вә Хизәкыйя исемле патшалар, Исраилдә исә Яһоаш углы Яробам патша хакимлек иткән заманда Беэри углы Һошеягә Раббыдан вәхи иреште.
[2] Һошеягә сүзен башлап, Раббы аңа: – Бар, үзеңә бер уйнашчы хатын һәм аның зинадан туган балаларын да ал, – диде.
[3] Шулай итеп, Һошея үзенә хатынлыкка Диблаим кызы Гамәрне алды, һәм ул, авырга калып, аңа бер ир бала тапты.
[4] Аннары Раббы Һошеягә: – Балага Изрегыл дип исем куш, чөнки тиздән Мин Изрегылда түгелгән кан өчен Еһү йортын җәзага тартачакмын һәм Исраил йортының патшалык итүенә чик куячакмын.
[5] Ул көнне Мин Изрегыл үзәнендә Исраилнең җәясен сындырачакмын, – диде.
[6] Гамәр, тагын авырга калып, кыз бала тапты. Раббы Һошеягә: – Балага Ло-Рухама дип исем куш; чөнки Мин, Исраилне рәхим-шәфкатемнән аерып, аны инде кичермәячәкмен.
[7] Яһүдә йортын исә рәхмәтемнән ташламам: аны җәя-кылыч, сугыш яисә ат-җайдаклар илә түгел, бәлки Раббы Алла кулы белән коткарырмын, – диде.
[8] Ло-Рухаманы күкрәктән аерганнан соң, хатын, янә авырга калып, ир бала тапты.
[9] Раббы Һошеягә: – Аңа Ло-Амми дип исем куш, – диде, – чөнки сез Минем халкым түгел, Мин дә сезнең Аллагыз түгелмен.
[10] Әмма шулай да исраилиләрнең саны диңгез комыдай үлчәп тә, исәпләп тә бетергесез булачак. Һәм аларга: «Сез Минем халкым түгел», – дип әйтелгән урында: «Сез – тере Аллаһының балалары», – диячәкләр.
[11] Яһүдә вә Исраил угыллары, берләшеп, үзләренә бер юлбашчы сайлап куярлар һәм бу җирдән чыгып китәрләр. Әйе, Изрегылның алдагы көне бөектер!