Skip to content
Opens in a new window

[1] Үзегезнең ир туганнарыгызга «Амми», ә кыз туганнарыгызга «Рухама» дип дәшегез.

[2] «Әнкәгезне шелтәләгез, чөнки ул Минем хатыным түгел, һәм Мин дә аның ире түгелмен. Йөзеннән үзенең азгынлыгын, күкрәгеннән фәхешлеген алып ташласын.

[3] Югыйсә Мин аны шәрә калганчы чишендерермен, дөньяга туган көнендәге сыман ялангач итәрмен, Мин аны чүл сыман, коргаксыган җир сыман итәрмен; сусыз интектереп үтерермен.

[4] Мин аның балаларын да кызганмам, чөнки алар зинадан туган балалардыр.

[5] Аларның анасы фәхешлек кылды, аларны тапкан ана үзен рисвай итте, ул: „Сөяркәләрем артыннан барам, алар миңа икмәк тә, су да, йон белән киндер дә, зәйтүн мае белән эчемлек тә бирәләр“, – диде.

[6] Менә шуның өчен Мин аның барыр юлын чәнечкеле куаклар белән томалыйм, каршысына киртә тотам, ул, шулай итеп, юл таба алмас;

[7] үзенең сөяркәләре артыннан китәр, тик куып җитә алмас. Аларны эзләп тапмагач: „Үз ирем янына кире кайтыйм әле, аның янында миңа әйбәтрәк иде“, – дияр.

[8] Ул шуны белмәде ки, иген белән шәрабны, зәйтүн маен аңа Мин биргән идем, Багал сыны ясар өчен, ул тотып бетергән бихисап алтын-көмешне дә Мин биргән идем.

[9] Әнә шуның өчен өлгерәчәк игенемне, шәрабымны, аның шәрә тәнен капларга тәгаенләнгән йон-киндеремне аңардан тартып алырмын.

[10] Хәзер Мин аны сөяркәләре күз алдында шәрә калганчы чишендерермен, беркем дә аны Минем кулдан йолып ала алмас.

[11] Мин аның күңел ачуларын, барлык тантаналарын, яңа ай һәм шимбә көннәрен – барча бәйрәмнәрен юкка чыгарырмын.

[12] Мин аның: „Боларны миңа сөяркәләрем бүләк итте“, – дип сөйләгән йөзем бакчаларын, инҗир агачларын, ташландык хәлгә китереп, чытырманлыкка әйләндерермен, һәм аларны кыргый җәнлекләр ашап бетерер.

[13] Багал сыннарына багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәткән көннәре өчен Мин аны җәзага тартырмын. Колагына алкалар, муенына муенсалар тагып, сөяркәләре артыннан йөрде ул, Мине исә бөтенләй онытты, – дип белдерә Раббы. –

[14] Инде дә Мин аны, кызыктырып, чүлгә алып китәрмен, шунда йөрәгенә ягымлы сүзләр сөйләрмен.

[15] Йөзем бакчаларын үзенә кайтарып бирермен һәм Ахор үзәнен аның өчен өмет капкасы итәрмен. Ул анда, Мисырдан чыккан көнендәге кебек, яшь чагындагы кебек, ягымлы сүзләремә җавап бирер.

[16] Ул көнне, – дип белдерә Раббы, – син Миңа „ирем“ дип дәшәрсең, бүтән инде „багалым“ дип әйтмәссең.

[17] Мин дә Багал сыннарының исемнәрен аңардан әйттермәм, аларның исемнәрен ул һичкайчан телгә алмас бүтән.

[18] Ул көнне Мин халкым хакына кыргый җәнлекләр, күктәге кошлар, җирдән сөйрәлүче хайваннар белән килешү төзермен. Халкым иминлектә яшәсен дип, ук-җәяне, кылычны, барлык сугыш коралларын бу җирдә бетерермен, юк итәрмен.

[19] Мин сине мәңгелеккә Үземә ярәшермен, сине хаклык-гаделлек, рәхим-шәфкать вә мәрхәмәт илә Үземә ярәшермен.

[20] Мин сине Үземә тугрылыкта ярәшермен, һәм син үзеңнең Раббыңны танып белерсең.

[21] Ул көнне Мин җавап бирермен, – дип белдерә Раббы, – Мин күкләргә җавап биреп дәшәрмен, һәм күк тә җир йөзенә җавап бирер;

[22] җир исә иген, шәраб, зәйтүн мае белән җавап кайтарыр; болар һәммәсе Изрегылга җавап булып ирешер.

[23] Мин халыкны Үзем өчен җиргә чәчәрмен, „шәфкать күрсәтелмәгән“гә шәфкать күрсәтермен һәм „Минем халкым түгел“ дип аталганнарга: „Минем халкым“, – дип дәшәрмен, ә ул Миңа: „Син – минем Аллам!“ – дияр».

Һошея пәйгамбәр — Chapters