Skip to content
Opens in a new window

[1] Әй руханилар, тыңлагыз! Әй Исраил йорты, игътибар ит! Әй патша йорты, бу сүзләргә колак сал! Сезгә хөкем оештырылачак, чөнки сез Миспа каласында – тозак, Тавор тавында – ятьмә,

[2] Шиттимдә тирән чокыр булдыгыз. Шуңа күрә Мин сезгә тиешле җәзаны бирермен.

[3] Мин Эфраимне яхшы беләм, Исраил Минем өчен сер түгел: Эфраим фәхешлек итә, Исраил нәҗесләнде.

[4] Кылган эшләре аларга үз Алласына кире кайтырга бирми, чөнки фәхешлек аларның күңелләренә кереп оялаган, алар Раббыны танып белмиләр.

[5] Исраилнең горурлыгы аның үзенә каршы шаһитлык итә; Исраилне, Эфраимне гөнаһлары абындыра, алар белән бергә Яһүдә дә абына.

[6] Үзләренең сарык вә үгезләрен ияртеп, алар Раббыны эзләрләр, ләкин тапмаслар, чөнки Ул аларны ташлап китте.

[7] Уйнаштан бала табып, алар Раббыларына хыянәт итәләр. Яңа айга кергәнче үк, алар мал-мөлкәтләре белән бергә һәлакәткә дучар булыр.

[8] Гибгада мөгез быргы, Рамаһта быргы кычкыртыгыз, Бәйт-Авенда оран салыгыз: „Әй Беньямин, артыңнан дошман килә!“

[9] Җәза көнендә Эфраим чүлгә әйләнәчәк – Исраил ыруглары арасында Мин игълан иткән анык хөкем бу!

[10] Яһүдә башлыклары ызан ташларын күчереп куючылар кебек булды, алар өстенә Мин, ташкын сулар яудыргандай, ярсуымны яудырырмын.

[11] Буш-яраксыз потларга иярергә ният кылган Эфраим, хөкемгә тартылып, җәзасын алды.

[12] Эфраим өчен Мин – көя, Яһүдә йорты өчен корт сыман.

[13] Эфраим үзенең чирен, Яһүдә үзенең җәрәхәтен күреп алгач, Эфраим Ашшур янына китте – хәбәрчеләрен бөек патша янына юллады, тик Ашшур сезне терелтә дә, җәрәхәтләрегезне дәвалый да алмас.

[14] Эфраим өчен – арыслан, Яһүдә йорты өчен яшь арыслан булып, Мин аларны ботарлап ташлармын һәм китеп барырмын; аларны өстерәп алып киткән чагымда, һичкем коткара алмас үзләрен.

[15] Шуннан Мин Үз урыныма кайтырмын, һәм алар үз гаепләрен таныганчы, кайгы-хәсрәткә чумып, ихлас күңелдән йөз нурымны эзли башлаганчы, шунда кала бирермен».

Һошея пәйгамбәр — Chapters