Skip to content
Opens in a new window

[1] Исраилне дәвалаганда, Эфраимнең гаделсезлеге һәм Самареянең явызлыгы ачыкланды: алар хәйлә-мәкер илә эш итәләр, караклары йортларны баса, юлбасарлары урам буйлап талап йөри.

[2] Аларның явыз эшләрен истә тотканымны алар белми-сизенми дә; алар гөнаһка баткан – гөнаһлары Минем күз алдымдадыр.

[3] Явыз эшләре, ялганнары белән алар патша вә түрәләрнең күңелен сөендерәләр.

[4] Алар һәммәсе дә зиначылар; камыр кабарганчы, икмәкченең утын өстәми дә янып торган миче сыман һаман дөрләп торалар.

[5] Патша бәйрәмендә алар патшага һәм түрәләренә хәмер эчертәләр һәм көлкегә калдыралар.

[6] Аларның йөрәгендә, янып торган мичтәге сыман, мәкер-хәйлә кайный; явыз ниятләре төн буе пыскый да иртән кабынып китә.

[7] Алар барысы, мичтәй кызып, үз хакимнәренең гомерләрен кисәләр; аларның патшалары бер-бер артлы бәреп төшерелә, тик, ярдәм сорап, һичкем Миңа ялварып дәшми.

[8] Эфраим чит халыклар белән кушыла-кавыша, чиле-пешле икмәккә әйләнеп бара ул.

[9] Чит-ятлар аны егәреннән яздыралар – үзе моны сизми дә, башына чал төште – үзе моны абайламый да.

[10] Исраилнең горурлыгы Исраилнең үзенә каршы шаһитлык итә. Шуңа да карамастан үзләренең Раббы Алласына әйләнеп кайтмый алар, Аның йөз нурын эзләми дә.

[11] Эфраим аңгыра-мәнсез бер күгәрчен сыман булды: әле Мисырга мөрәҗәгать итә, әле Ашшурга юнәлә.

[12] Очкан чагында, Мин аңа ятьмәмне ыргытырмын, күк кошлары тоткандай аулармын. Эфраим җәмгыятенә алдан әйткәнчә, мин аны җәзага тартырмын.

[13] Миннән читләшкән өчен кайгы аңа! Миңа каршы күтәрелгән өчен, һәлакәткә дучар булсын! Мин аны йолып алырга омтылам, ул исә Миңа яла яга.

[14] Ихлас йөрәктән Миңа сыгынмыйча, түшәгендә зарланып-ахылдап кына ята. Икмәк вә яңа шәраб сораганда, үзенә җәрәхәт сала, Миңа каршы хәйлә-мәкер кора.

[15] Мин аңа акыл бирергә тырыштым, көчен ныгыттым, ул исә Миңа каршы явызлык кыла бирде.

[16] Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итми, ышанычсыз җәя кебек ул. Хәкарәтле сүзләре өчен Эфраим түрәләре кылычтан һәлак булыр – мисырлылар мәсхәрәсенә калыр.

Һошея пәйгамбәр — Chapters