Skip to content
Opens in a new window

[1] Әй Исраил угыллары, Раббы сүзенә колак салыгыз; бу җирдә яшәүчеләрне Раббы хөкемгә тарта, чөнки биредә тугрылык та, мәрхәмәт тә, Аллаһыны танып белү дә юк.

[2] Антлар биреп тә, алдау, үтереш, угрылык, зиначылык хәттин ашты, бертуктаусыз адәм каны түгелә.

[3] Шуңа күрә җир күз яше коя, биредә яшәүчеләр җәфа чигә, кыргый җәнлекләр, күктәге кошлар, хәтта диңгездәге балыклар да һәлак була.

[4] «Беркем дә икенче берәүне хөкем итмәсен, гаеп ташламасын; ә Минем дәгъвам исә сезгә, руханилар:

[5] сез көндезен абынасыз, төнлә пәйгамбәрләр дә сезнең сыман сөрлегә. Әнкәгез Исраилне юк итәчәкмен –

[6] Мине танып белмәгәнгә, халкым юк ителер! Мине танудан баш тартканга, Мин дә сездән баш тартам, руханиларым, Аллагызның канунын онытканга, Мин дә сезнең балаларыгызны онытырмын.

[7] Руханилар саны ишәйгән саен, Миңа каршы кылган гөнаһлары арта гына барды. Шуңа күрә Мин аларның яхшатларын яманатка әйләндерермен.

[8] Алар Минем халкымның гөнаһлары белән туена, аларның җаны бозык гамәлләр кылырга ашкынып тора.

[9] Рухани белән ни булса, халык белән дә шул булыр, кылган гамәлләренә карап, әҗерен бирермен.

[10] Алар ашарлар, әмма тамаклары туймас, зина кылырлар, ләкин балалары булмас. Чөнки алар Мине, Раббыны, кире кагып фәхешлек итәләр. Минем халкымның йөрәген шәраб вә эчемлекләр әсир итте.

[12] Минем халкым агач поттан киңәш сорый, һәм агач таяк аларга җавап бирә; фәхешлек рухы аларны юлдан яздырды, алар, уйнашлык итеп, үз Алласыннан ерагайды.

[13] Алар түбәҗирдә корбан китерәләр, калку урындагы имән, тупыл вә теребинт агачлары төбендә хуш исле сумала-майлар көйрәтәләр, чөнки ул агачларның күләгәсендә рәхәттер. Әнә шуңа да сезнең кызларыгыз уйнашлык итә, ә киленнәрегез зина кыла.

[14] Уйнашлык иткән кызларыгызны, зина кылган киленнәрегезне җәзага тартмам, чөнки ирләрегез дә фахишәләр белән аулакка баралар һәм мәҗүсиләр гыйбадәтханәсендә фахишәләр белән бергә корбан китерәләр. Аңын-акылын җуйган халык һәлак булыр!

[15] И Исраил, инде үзең зина кылсаң да, Яһүдә гөнаһка батмасын иде. Гилгәлгә бармагыз, Бәйт-Авен шәһәренә юнәлмәгез һәм „Раббы Үзе шаһиттыр!“ дип ант итмәгез.

[16] Исраил, тискәре бозау кебек, киребеткән булып чыкты; хәзер инде Раббы Исраилне иркен утлауларда бәрән көткәндәй көтә алыр микән?!

[17] Эфраим үз потларына ябышып ята – шулай үз юлыннан бара бирсен ул!

[18] Алар эчеп исерәләр дә фәхешлеккә биреләләр, аларның түрәләре оят эшләргә һәвәс.

[19] Җил аларны үз канатларында бөтереп алып китәр, һәм үзләре китергән корбаннар өчен алар хур булырлар.

Һошея пәйгамбәр — Chapters