Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы миңа әйтте: – Бар, ире сөйгән хәлдә башкалар белән зина кылучы хатыныңа мәхәббәтеңне тагын да белдер. Бүтән илаһларга табынып, шуларның йөземле көлчәләрен яраткан Исраил халкын Раббы ничек сөйсә, син дә үзеңнең хатыныңны шулай сөй.

[2] Шулай итеп, унбиш шәкыл көмеш вә бер ярым хомер арпа түләп, мин аны үземә алдым.

[3] Мин аңарга әйттем: – Минем янда озак вакытлар яшә, зина кылма һәм башкалар белән уйнашлык итмә, мин дә сиңа карата шундый мөнәсәбәттә булырмын, – дидем.

[4] Әнә шулай итеп, Исраил угыллары да байтак вакытлар дәвамында патшасыз, җитәкчесез, корбансыз, таш баганасыз һәм йорт илаһларысыз яшәячәк.

[5] Шуннан соң Исраил угыллары үзләренең Раббы Алласын вә патшалары Давытны эзләячәк һәм Раббы кылган игелекләр хакына киләчәктә курку-хөрмәт белән Аңа кайтачак.

Һошея пәйгамбәр — Chapters