Skip to content
Opens in a new window

[1] Исраил мул җимешле, күп тармаклы йөзем куагы кебек: җимешләре күбрәк булган саен, корбан китерү урыннарын да ишәйтә ул, җире уңдырышлырак булган саен, табыну өчен баганаларны да ныграк бизи.

[2] Исраилиләрнең йөрәкләре икегә аерылды, менә шуның өчен алар җәзасын алачак; Раббы аларның корбан китерү урыннарын җимерәчәк, баганаларын тар-мар итәчәк.

[3] Хәзер инде алар: «Безнең патшабыз юк, без Раббыдан курыкмыйбыз. Патша булса да, безгә нәрсә эшли алыр иде?!» – дияләр.

[4] Алар буш сүз сөйлиләр, ялган антлар биреп, килешүләр төзиләр; гаделсезлеккә нигезләнгән хөкем, шулай итеп, сөрелгән басуда үскән агулы үләнгә охшап калды.

[5] Самареядә яшәүчеләр Бәйт-Авендагы бозау сыны өчен калтырап, куркып торырлар, халык та, каһиннәре дә яраткан бозаулары өчен күз яшьләре түгәчәк, чөнки сынның даны сүнәчәк.

[6] Ул бозау Ашшурга китерелер һәм бөек патшага бүләк итеп бирелер; Эфраим оятка калыр, Исраил үзенең явыз нияте аркасында рисвай ителер.

[7] Самарея патшасы, агач ботагы сыман, агымсулар белән агып китәр, югалыр.

[8] Исраилнең гөнаһы – Бәйт-Авенның калку җирләре юк ителер; корбан китерү урыннарында күгән агачы белән чәнечкеле үлән генә үсәр. Шул чагында халык, тауларга карап: «Безне каплап китегез!», калкулыкларга: «Безнең өскә авыгыз!» – дип әйтер.

[9] «Әй Исраил, Гибга көннәреннән соң һаман гөнаһ кылуда булдың син һәм шундый булып калдың да; Гибгадагы сугыш явыз бәндәләрне артларыннан куып җитмәдеме әллә?!

[10] Фетнәчел кешеләрне Мин Үзем теләгәнчә җәзага тартырмын, халыклар аларга каршы җыелыр, һәм җинаятьләренең икесе өчен дә алар тиешле җәзасын алыр.

[11] Эфраим – ашлык сугарга өйрәтелгән бозау, ул шуңа ияләнгән. Мин аның симез муенына камыт кидерермен, авыр эшкә җигәрмен; Яһүдә җир сөрәчәк, Ягъкуб тырма тартачак.

[12] Үзегез өчен тәкъвалык чәчегез – мәрхәмәт җыеп алырсыз, эшкәртелмәгән җирләрне сукалагыз. Хәзер Раббыны эзләр вакыт җитә; Раббы килсен, өстегезгә тәкъвалык яудырсын.

[13] Ләкин сез яманлык чәчтегез – бозыклык урып алдыгыз, ялганның җимешләрен ашадыгыз. Үзегезнең җигүле атларыгызга, күп санлы сугышчыларыгызга ышанганга күрә,

[14] халык өстенә сугыш гөрелтесе ябырылыр; Шалман, аналары белән бергә балаларны үтереп, Бәйт-Арбелне җимергән сыман, сезнең барлык ныгытмаларыгыз шулай җимерелер.

[15] Явызлыгың хәттин ашканга күрә, Бәйт-Эл, сине әнә шундый бәлаләр көтә. Таң атканда, Исраил патшасы һәлак булыр!»

Һошея пәйгамбәр — Chapters