Skip to content
Opens in a new window

[1] Быргы кычкырт! Минем белән төзегән килешүне һәм канунымны бозган өчен, Раббы йорты өстенә, бөркет кебек, дошман очып килә.

[2] „Йа Аллам, без Сиңа баглыдыр!“ – ди Исраил, Миңа ялварып,

[3] әмма яхшылыктан ул баш тартты, һәм аны дошман эзәрлекләячәк.

[4] Патшаларын ул Минем ризалыктан башка үзе куйды, җитәкчеләрен Миңа белдермичә сайлады; алтын-көмешеннән потлар ясап, һәлакәтен якынайтты.

[5] Әй Самарея, син табынган бозау сынын инкяр иттем Мин! Халкыңа ачуым көчледер! Шулай беркайчан да чистарынып пакьләнмәс микәнни ул?!

[6] Әлеге сын – Исраил эшедер, аны һөнәрче ясаган, Аллаһы түгел ул; Самарея бозавы парә-парә киләчәк!

[7] Җил чәчкәнгә күрә, исраилиләр өермә урачак; үсеп утырган иген башакланмаса, он булмас, инде башаклана калса да, аны читләр ашар-йотар.

[8] Исраилне әнә шулай чит халыклар йотты: ул хәзер шулар арасында бернигә яраксыз савыт кебек.

[9] Исраил, ялгыз кыргый ишәк сыман, Ашшурга таба юл алды, Эфраим, бүләкләр өләшеп, чит-ятлардан мәхәббәт эзләде.

[10] Чит кавемнәргә бүләкләр юлласа да, тиздән Мин Үз халкымны җыеп алырмын, һәм алар бөек патша җәбереннән җәфа чигәчәк.

[11] Гөнаһын йолу өчен, Эфраим күп мәзбәхләр корды, тик бу мәзбәхләр гөнаһ кылу урынына әйләнде.

[12] Мин аңа байтак канун-кагыйдәләр яздым, тик ул аларны чит итте.

[13] Алар Миңа корбаннар тәкъдим итә, корбан ите ашый, тик ул корбаннар Раббы күңеленә хуш килми; хәзер Мин, аларның бозык эшләрен исләренә төшереп, гөнаһлары өчен җәза бирәчәкмен, һәм алар Мисырга әйләнеп кайтачак.

[14] Исраил, үзенең Бар итүчесен онытып, сарай-пулатлар корды, Яһүдә дә күп санлы шәһәрләрен ныгытуда булды, тик Мин ул калаларга ут салырмын, һәм аларның ныгытмалары, янып, көлгә әйләнер».

Һошея пәйгамбәр — Chapters