[1] Шул вакытны синең халкыңның химаячесе булган бөек түрә Микәил килер. Милләт-кавемнәр барлыкка килгән заманнардан бирле күрелмәгән коточкыч авыр чор башланыр. Бу афәтле дәвердә синең халкың арасыннан исемнәре китапка теркәлгән адәмнәр котылып калыр;
[2] җирнең туфрагында яткан үлеләрнең байтагы йокысыннан уяныр: берәүләр – мәңгелек тормыш, икенчеләр – рисвай булу, мәңгелек хурлыкка калу өчен;
[3] зирәклеккә ия булганнар якты күк гөмбәзе кеби, бик күпләрне туры юлга күндергән адәмнәр йолдызлар кеби гомер бакый нурланып-балкып торыр.
[4] Ә син, Даниил, китапның мөһерләнгән бу сүзләрен ахыр заман җиткәнчегә кадәр сер итеп сакла. Байтак адәмнәр шул авыр чорның асылына төшенмәкче булып эзләнеп-бәргәләнеп йөрер.
[5] Шулчак мин, Даниил, әйләнә-тирәмә күз салып, ике затны күреп алдым; аларның берсе елганың бирге ярында, икенчесе аргы ярында иде.
[6] Шунда берсе елга өстендә басып торган җитен киемле ир кешедән: – Әлеге гаҗәеп-хәйран хәлләр кайчанга кадәр дәвам итәр? – дип сорады.
[7] Аннары мин елга өстендә басып торган җитен киемле ир кешенең, кулларын күккә күтәреп, мәңге Яшәүче белән ант итүен ишеттем: – Өч ел ярымга. Изге халыкның көче сынгач, болар һәммәсе тормышка ашыр, – диде.
[8] Әлеге сүзләрне мин ишетеп тордым, ләкин мәгънәсен аңламадым, шуңа күрә: – Әфәндем! Бу хәлләр нәрсә белән тәмамланыр? – дип сорадым.
[9] Ул исә: – Бар, Даниил, чөнки әлеге сүзләрнең мәгънәсе ахыр заман җиткәнчегә кадәр мөһерләнгән сер булып калыр.
[10] Бик күпләр пакьләнеп чистарыныр, сафланыр, яман бәндәләр исә яман гамәлләр кылуда кала бирер; яман бәндәләрдән берәү дә берни аңламас, ә акыллы-зирәкләр һәммәсенә төшенер.
[11] Көндәлек корбан китерүләр туктатылып, Изге йортны вәйран хәлгә китерүче нәҗес бер нәрсә кертеп урнаштырылганнан соң, бер мең дә ике йөз туксан көн үтәр.
[12] Бер мең дә өч йөз утыз биш көннең үткәнен көтеп алалган кеше бик бәхетле булыр.
[13] Син исә, Даниил, гомер юлыңны дәвам ит. Бу дөньядан китеп ахыр көннәрдә кабат терелгәч, өлешеңә тигәнне алырсың.