Skip to content
Opens in a new window

[1] Ялган вә явызлык арттырып, Эфраим көнозын көнчыгыш җиле артыннан куа, җил куып, үзен шулай туендыра: Ашшур белән килешү төзи, Мисырга зәйтүн мае озата.

[2] Раббының Яһүдәгә дәгъвасы бар; йөргән юлларына карап, Ягъкубны Ул җәзага тартыр, эшенә күрә әҗерен бирер.

[3] Әнкәсенең карынында чакта ук Ягъкуб үз карендәшен үкчәсеннән эләктерде, үсеп җиткәч исә, Аллаһыга каршы көрәште,

[4] фәрештә белән көрәшеп җиңеп чыкты, ә соңыннан егълап-ялварып Аның илтифатын сорады; Бәйт-Элдә ул Аллаһы белән очрашты, Аның белән сөйләште.

[5] Раббы ул – Аллаһы, Күкләр Хуҗасы; исеме Аның – Раббы!

[6] Шулай булгач, Ягъкуб нәселе, үз Аллаңа кайт; игелек вә гаделлек синең юлдашың булсын, өметеңне һәрчак Аллаңа багла!

[7] «Кулындагы ялган үлчәү белән сәүдәгәр алдарга ярата;

[8] Эфраим дә: „Мин баедым, мал-мөлкәт тупладым, әмма минем эшләремдә гөнаһ булырлык, канунга каршы килерлек нәрсә юк“, – дип мактана.

[9] Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Аллаң – Миндер. Чүлдә очрашкан көннәребездәге сыман Мин сине кабат чатырларга урнаштырырмын.

[10] Пәйгамбәрләргә сүз катып, аларга Мин байтак күренешләр ирештердем, алар аша халыкка гыйбрәтле хикәяләр җиткердем.

[11] Гилыгад – явызлык оясыдыр, анда яшәүчеләр бернигә яраксыз; алар Гилгәлдә үгезләрне корбанга китерәләр, әмма аларның мәзбәхләре басу читендәге таш өеме кебек булыр».

[12] Арам җиренә качып киткән Ягъкуб, үзенә хатын алыр өчен, шунда хезмәт иткән – сарык көткән иде.

[13] Пәйгамбәре аша Раббы Исраилне Мисырдан алып чыкты, пәйгамбәре ярдәмендә аны саклады.

[14] Әмма Эфраим Раббының бик нык ачуын китерде, шуның өчен Хуҗа-Хаким Эфраимне кан коюда гаепләр, Үзен санламаган өчен җәзага тартыр.

Һошея пәйгамбәр — Chapters