Skip to content
Opens in a new window

[1] Әй Исраил, бүтән халыклар кебек сөенмә, шатланма, чөнки син, үз Раббыңнан ваз кичеп, зина кылдың. Һәрбер ындырда фәхешлек кылып, бүләк алырга яратасың син.

[2] Икмәк белән шәраб халык тамагын туйдырмас, яшь шәрабка өметләнүе дә юкка аның.

[3] Раббы җирендә алар яшәмәс: Эфраим Мисырга әйләнеп кайтыр, Ашшурда хәрәм ризык ашар.

[4] Алар Раббыга шәраб корбаны тәкъдим итмәс, китергән корбаннары Раббы күңеленә хуш килмәс; ул корбаннар алар өчен матәм көнендә ашалган икмәк кебек булыр: аңардан авыз иткән кеше нәҗесләнер, әлеге икмәк – тамак туйдырыр өчен генә, Раббы йортына ул кермәс.

[5] Билгеләнгән бәйрәмнәрдә, Раббы хөрмәтенә уздырылган бәйрәмнәрдә ни кылырсыз икән?

[6] Һәлакәттән качып котылсагыз да, Мисыр сезне үзенә җыячак, Мемфис җир куенына тапшырачак; көмеш-зиннәтләрегезне кычыткан басып китәр, чатырларыгызда чәнечкеле күгән үсәр.

[7] Эшегезгә күрә әҗерен бирү көннәре – җәза көннәре килә. Исраил, шуны бел: гөнаһларың артык күп, дошманлыгың көчле булганга, син, пәйгамбәрләр – ахмак, илаһи рух белән илһамланганнар – акылсыз, дип саныйсың.

[8] Аллаһы пәйгамбәре – Эфраимнең сакчысыдыр; шулай булса да, пәйгамбәрнең барлык юлларына тозак корылган, Аллаһы йортында да дошманлык көтә аны.

[9] Гибга көннәрендәге сыман, эфраимнәр тәмам гөнаһка батты. Раббы аларның бозыклыгын искә төшерер һәм гөнаһлары өчен җәзасын бирер.

[10] «Исраилне тәүге кат очратканда, чүлдә үскән йөзем куагы кебек иде ул; аталарыгызны беренче кат күргәндә, яңа өлгергән инҗир җимеше кебек иде алар. Ләкин Багал-Пигурга килеп, алар күңелләрен әшәке потка багладылар һәм, үзләренең яраткан потлары кебек, җирәнгеч-чирканычка әйләнделәр.

[11] Эфраимнең даны кош кебек очып китәр: бала туулар да, көмәнле булулар да, авырга узулар да булмас.

[12] Балаларын тәрбияләп үстерә калсалар да, Мин аларны тартып алырмын. Эфраимнән Мин йөз чөергән көн аларга кайгы китерер!

[13] Эфраим Миңа көтүлек җирендә үсеп утырган яшь хөрмә агачы кебек күренгән иде, ә хәзер Эфраим үз балаларын катыйль янына алып килә».

[14] Бир аларга, Раббы, Үзең бирә алганны бир: бала яралмый торган кысыр карын, сөте кипкән күкрәк бир!

[15] «Үзләренең бөтен явызлыгын алар Гилгәлдә күрсәтте, һәм Мин аларны күрәлмас булдым. Кылган явызлыклары өчен Мин аларны йортымнан куып чыгарырмын, моннан ары үз итеп яратмам; аларның барлык түрәләре – Раббыдан йөз чөерүчеләрдер.

[16] Эфраимнәр тар-мар ителде: тамырлары корыды, җимешсез калды алар. Инде бала тудырсалар да, көтеп алган газизләрен юк итәрмен».

[17] Аллаһы сүзенә буйсыну күрсәтмәгән өчен, Ул аларны читкә тибәрәчәк, һәм алар чит халыклар арасында каңгырып йөриячәк.

Һошея пәйгамбәр — Chapters