[1] «Әйдәгез, Раббыга кире кайтыйк! Ул безне яралады һәм савыктырыр да, Ул безне җәрәхәтләде һәм яраларыбызны бәйләр дә, – дип әйтер алар. –
[2] Ике көннән безне терелтеп, өченче көнгә аякка бастырыр Ул, шуннан без Аның күз уңында яшәрбез.
[3] Шулай итеп, әйдәгез, Раббыны танып белик, Аны белергә-танырга омтылыйк; Аның безгә килүе көн дә таң аткандай ышанычлыдыр. Ул безгә яңгыр кебек, җирне сугарган язгы ләйсән кебек киләчәк».
[4] Раббы исә болай ди: «Нәрсәләр кылыйм инде сиңа, Эфраим?! Нәрсәләр кылыйм сиңа, Яһүдә?! Сезнең тугрылык бик тиз юкка чыга торган иртәнге томан яисә чык кебек кенә бит.
[5] Әнә шуңа күрә Мин сезне пәйгамбәрләремнең сүзләре белән чапкаладым, авызымнан чыккан сүзләрем белән үтерә бардым; сезгә чыгарган хөкемем яшен утыдай кабынды.
[6] Мин бит сездән корбаннар түгел, тугрылыклы булуыгызны көтәм, яндыру корбаннары түгел, Аллаһыны танып белүегезне телим.
[7] Адәм каласы янында Килешүне боздыгыз сез, Миңа хыянәт иттегез!
[8] Гилыгад канга баткан, ул – явызлык кылучылар шәһәре.
[9] Кешеләрне сагалап торучы юлбасар сыман, руханилар өере Шәкем юлында кешеләрне үтерә һәм төрле кабахәтлекләр эшли.
[10] Исраил йортында Мин коточкыч хәлләр күрдем: Эфраим фәхешлек итә, Исраил нәҗесләнде.
[11] Синең дә, Яһүдә, җәза көнең билгеләнгән. Халкыма Мин рәхәт-имин тормыш кайтарганда,