Skip to content
Opens in a new window

[1] Эфраим сөйләгән вакытта, һәммәсе дер калтырап торды: Исраилдә ул мәһабәт-дәрәҗәле иде, ләкин Багалга табынып гаепле булды һәм һәлакәткә тарыды.

[2] Хәзер эфраимнәр гөнаһ өстенә гөнаһ эшли: кулларыннан килгәнчә, һөнәрчеләре көмештән потлар коя. Эфраимнәр: «Корбан китерүчеләр бозау сынын үбәргә тиеш», – ди.

[3] Шуңа күрә алар – иртәнге томан, бик тиз кибә торган чык, ындырдан җил очырган кибәк, морҗадан чыккан төтен кебек булачак.

[4] «Мин – сезне Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Аллагыз, Миннән башка алланы танырга тиеш түгелсез, чөнки Миннән башка коткаручы юктыр!

[5] Корылыктан кибеп беткән чүлдә каңгырып йөргәндә, сезне Мин кайгырттым.

[6] Мин ризыкландырганга, сез тук идегез, тамакларыгыз туйгач, сез тәкәбберләнеп китә һәм Мине оныта идегез.

[7] Сезнең өчен Мин арыслан кебек булырмын, каплан кебек юл чатында сагалап торырмын;

[8] балаларын җуйган ана аю кебек өстегезгә ташланырмын, күкрәгегезне ертырмын, сезне ана арыслан кебек ашармын, ерткыч җанвар кебек ботарлап ташлармын.

[9] Әй Исраил, үз-үзеңне һәлак иттең син, синең бердәнбер таянычың Мин идем.

[10] Кайда соң синең патшаң?! – Барлык шәһәрләреңдә хәзер сине ул коткарсын! „Безгә патша белән түрәләр бир!“ дип сораган хакимнәрең кайда?!

[11] Ачуым чыккан чакта, Мин сиңа патша бирдем, ачуым ташыганда, аны кире алдым.

[12] Эфраимнең язык эшләре бер төенгә төйнәлгән, гөнаһы онытылмаган аның.

[13] Бала табучы хатын газаплары көтә аны; ул – акылсыз бала кебек: туар вакыты җитсә дә, ана карыныннан чыгарга теләми.

[14] Эфраимнәрне Мин үлеләр дөньясыннан йолып калырмынмы?! Үлемнән коткарырмынмы?! И әҗәл! Кайда синең үләт зәхмәтләрең? И үлеләр дөньясы! Кайда синең чага торган угың? Мин инде кызгану күрсәтмәм!

[15] Эфраим үз туганнары арасында мул җимешле булса да, чүлдән күтәрелеп, көнчыгыштан Раббының җиле килер һәм Эфраимнең чишмәләрен киптереп, коеларын корытып бетерер, хәзинәдәге барлык зиннәтләрен очыртып алып китәр».

Һошея пәйгамбәр — Chapters