[1] Раббыдан иңгән вәхи: «Раббының сүзе Хәдрәк җирендә һәм Дәмәшкътә үтәлер. Чыннан да, кешеләрнең һәм бөтен Исраил ыругларының күзе Раббыга төбәлгән.
[2] Хәдрәккә чиктәш Хаматның күзе, үзләрен зирәк санаган халыклар – Сур белән Сидунның күзләре дә Раббыга төбәлгән.
[3] Сур үзен ныгытма итеп төзеде, җыйган көмеше – тузандай, алтыны урам пычрагыдай күп булды.
[4] Менә, Хуҗа-Хаким аның мөлкәтен тартып алыр, байлыгын диңгезгә ыргытыр, ә ул үзе утта янар.
[5] Моны күреп, Ашкылун-каланың коты очар, Газа шәһәре дә газаплардан әрнер, алар белән бергә Экрон каласы да өметен өзәр. Газа – патшасыз, Ашкылун исә кешесез калыр.
[6] Ашдодта катнаш никахтан туган балалар яшәр. Пелештиләрнең тәкәбберлеген сындырырмын Мин,
[7] авызларыннан канлы итне чыгарырмын, тешләреннән хәрәм ризыкны тартып алырмын. Исән калганнар, Яһүдә кабиләләренең берсе кебек, Минеке булыр. Экрон исә явүсиләргә охшап калыр.
[8] Үземнең ил-йортымны Мин яклаячакмын, дошман чирүе аның аша уза алмас. Инде аларга халкымны изәргә ирек бирмәм. Мин моны Үзем күзәтеп торачакмын».
[9] «Шатлан, Сион-кыз, тантана ит, Иерусалим-кыз! Менә, яныңа тәкъва һәм җиңүче патшаң килә; ул – тыйнак-күндәм, ишәккә – ана ишәкнең баласына атланып килә.
[10] Эфраимдәге сугыш арбаларын, Иерусалимдәге атларны ул юк итәр; сугыш җәяләре дә сынар. Халыкларга ул иминлек игълан итәр, аның хакимлеге бер диңгездән икенче диңгезгә, елгадан җир читенә кадәр таралыр».
[11] «Сиңа килгәндә, Сион-кыз, икебезнең арада корбанлык каны белән беркетелгән килешү хакына тоткыннарыңны сусыз чокырдан чыгарырмын.
[12] Өметләрен югалтмаган тоткыннар, инде үз ныгытмагызга кайтыгыз; бүген Мин сиңа, Сион-кыз, күргән газапларың өчен икеләтә фатиха бирәчәкмен.
[13] Яһүдәне җәядәй тартачакмын, Эфраимне ук итәчәкмен; синең угылларыңны, Сион, Яван угылларына каршы күтәрәчәкмен, сугышчының кылычы сыман итәчәкмен.
[14] Югарыдан торып, Раббы Үз халкын яклар – яшен кебек очып чыгар угы Аның; Хуҗа-Раббы быргысын кычкыртыр, көньяк тарафтан өермә булып килер.
[15] Күкләр Хуҗасы Раббы, Үз халкын яклап, таш атучыларны тар-мар итәр, таптап китәр. Менә, Аның халкы шәраб эчеп исергәндәй шау-гөр килер, корбанлык малның каны белән тулган касә сыман булыр, мәзбәхнең почмаклары сыман канга манчылыр.
[16] Ул көнне Раббы Алла Үз халкын коткарыр, сарык көткәндәй, аларны әйдәп йөрер – таҗдагы асылташлар кебек ялтырар алар Аның җирендә.
[17] Нинди гүзәл, күркәм булыр алар! Икмәк егетләргә көч өстәр, шәраб кызларның күңелен күтәрер».