[1] Мин кабат күзләремне күтәреп карадым. Менә, ике бакыр тау арасыннан дүрт сугыш арбасы чыгып килә.
[2] Беренче сугыш арбасына – җирән, икенчесенә – кара-туры,
[3] өченчесенә – ак, ә дүртенчесенә алмачуар атлар җигелгән булып, алар бөтенесе көчле атлар иде.
[4] Минем белән сөйләшкән фәрештәдән: «Бу атлар нәрсә аңлата, хуҗа-әфәндем?» – дип сорадым.
[5] Фәрештә: «Болар – бар җирнең Хуҗа-Хаким хозурыннан чыгып килүче күк җилләре, алар дүртәү.
[6] Кара-туры атлар җигелгән арба – төньяк җиренә, аклары – көнбатышка, ә алмачуарлары көньяк җиренә бара», – дип җавап бирде.
[7] Әлеге көчле атлар, алга чыгып, җирне карап үтәргә әзерләнделәр. Фәрештә аларга: «Барыгыз, җирне карап чыгыгыз», – диде, һәм алар алга омтылдылар.
[8] Шунда фәрештә, кычкырып, миңа дәште: «Кара! Төньяк җиренә киткәннәр шул җирләр хакында Минем Рухымны тынычландырды», – диде.
[9] Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
[10] – Бабил җиреннән сөргеннән кайткан Хелдай, Тобия һәм Едагыйядән көмеш вә алтын ал да шул ук көнне Сефания углы Йошия йортына бар. Әлеге алтын-көмештән таҗ ясатып, баш рухани Яһосадак углы Ешуаның башына кидер.
[12] Һәм аңа, Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Үсенте исемле ир, тамырдан үсеп чыгып, Раббы йортын төзеячәк,
[13] мәһабәтлелеккә төренеп, үз тәхетендә хакимлек итәчәк. Тәхете янында рухани да булачак, һәм аның белән тәхет арасында килешү-бердәмлек хөкем сөрәчәк».
[14] Ә теге таҗ исә, Хелем, Тобия, Едагыйя һәм Сефания углы Хен карамагына тапшырылып, ядкәр буларак изге йортта сакланыр.
[15] Ерактан килгән кешеләр дә Раббы йортын төзүдә катнашыр. Раббы йортын төзегән вакытта, сезнең янга мине Күкләр Хуҗасы Раббы җибәргәнне белерсез. Раббы Аллагыз әйткәннәрне тырышып башкарсагыз, болар һәммәсе дә гамәлгә ашыр.