[1] Аннары ул миңа Раббы фәрештәсе каршындагы баш рухани Ешуаны һәм, аны гаепләр өчен, аның уң ягында басып торган шайтанны күрсәтте.
[2] Раббы шайтанга әйтте: «Раббы гаепләүдән туктатыр сине, шайтан! Әйе, Иерусалимне сайлаган Раббы туктатыр сине! Бу ир ут-ялкын эченнән тартып алынган кисәү сыман булган бит!»
[3] Фәрештә алдындагы Ешуа пычрак киемнәрдән иде.
[4] Әлеге фәрештә үз каршында басып торганнарга: «Өстендәге пычрак киемнәрен салдырып алыгыз», – диде. Ешуага исә: «Күрәсеңме: Мин синең гаебеңне алып ташладым, хәзер сиңа бәйрәм киемнәре кидерәм», – диде.
[5] Мин: «Чиста баш киеме бирегез аңа», – дидем. Аңа чиста баш киеме һәм яңа өс киеме кидерделәр. Раббы фәрештәсе исә янәшәдә басып торды.
[6] Раббы фәрештәсе, Ешуага үгет-нәсыйхәт биреп, болай диде:
[7] «Күкләр Хуҗасы Раббы: „Әгәр син, Минем юллардан йөреп, кагыйдәләремне үтәсәң, Минем йортым белән идарә итәрсең, Минем ишегалларымны күзәтерсең, – ди. – Шул чагында, биредә торганнар Миңа мөрәҗәгать иткән кебек, син дә Миңа мөрәҗәгать итә алырсың.
[8] Тыңлагыз, әй баш рухани Ешуа һәм каршыңда утырган фикердәшләрең, сез – булачак вакыйгаларның шаһитларыдыр: Мин Үземнең колымны – Үсентемне алып киләм.
[9] Менә, Ешуа алдына Мин җиде күзле таш куям, аны чокып, язу язам һәм бу җирнең бөтен гөнаһын бер көндә юкка чыгарам, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
[10] – Шул көнне сез бер-берегезне үзегезнең йөзем вә инҗир агачы төбендә ял итәргә чакырырсыз“, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы».