Skip to content
Opens in a new window

[1] «Ач капкаларыңны, Ливан, эрбет агачларыңны ут ашасын!

[2] Әй кипарис, үкереп ела, чөнки эрбет агачы ауды, мәгърур агачлар харап булды; үкереп елагыз, Башан имәннәре, чөнки үтеп йөрмәслек урманнар киселде.

[3] Көтүчеләрнең үкереп елавы ишетелә, чөнки аларның мул көтүлекләре үләнсез калды. Яшь арысланнар үкерүе ишетелә, чөнки Үрдүннең куе урманнары бүтән юк инде».

[4] Раббы Аллам болай дип әйтә: – Чалынырга тиешле сарыкларга көтүче бул.

[5] Сатып алучылар аларны үтерәләр, ләкин җәзасыз калалар; сатучылар исә, Раббыга шөкер, мин баедым, диләр; хәтта көтүчеләр дә үз сарыкларын кызганмый.

[6] Мин дә моннан ары бу җирдә яшәүчеләрне кызганмаячакмын, – дип белдерә Раббы. – Менә, Мин һәркемне үз якынының вә үз патшасының кулына тапшырам, һәм алар бу җирне вәйран итәчәк, Мин исә беркемне дә коткармаячакмын.

[7] Мине сарык сатучы сәүдәгәрләр яллады – аларның чалырга тәгаенләнгән сарыкларын көттем мин. Үземә ике таяк алып, берсен – «мәрхәмәт», ә икенчесен «бердәмлек» дип атадым һәм сарыкларны көтә башладым.

[8] Бер айда мин өч көтүчене куып җибәрдем. Көтү мине күрәлмас булды, мин дә алардан арыдым һәм:

[9] – Моннан ары мин сезнең көтүчегез түгел, үләселәре – үлсен, һәлак булучылары – һәлак булсын, калганнары исә бер-берсен ашасын, – дидем.

[10] Шуннан соң мин «мәрхәмәт» таягын алдым һәм аны урталай сындырдым, барлык халыклар белән Раббы төзегән килешү, шулай итеп, юкка чыкты.

[11] Килешү шул көнне үк юк ителде; мине күзәтеп торган сарык сатучы сәүдәгәрләр моның Раббы ихтыяры белән эшләнүен аңладылар.

[12] Мин аларга: – Телисез икән, эш хакын түләгез, теләмисез икән – кирәкми, – дидем. Һәм алар миңа нибары утыз данә көмеш бирделәр.

[13] Раббы миңа: – Бу көмешне Раббы йортының хәзинә саклагычына сал, – диде. Мин, алар биргән югары бәяне – утыз данә көмешне алып, Раббы йортының хәзинә саклагычына салдым.

[14] Шуннан соң мин, Яһүдә белән Исраил арасындагы кардәшлекне бетерү өчен, икенче таякны – «бердәмлек» дигәнен сындырдым.

[15] Раббы миңа: – Хәзер инде алама бер көтүче хезмәтен башкар, – диде. –

[16] Шулай итеп, Мин бу җиргә адашканны эзләмәгән, яраланганны дәваламаган, сәламәтен карамаган, ә бәлки симез сарык ите ашап өйрәнгән, сөякләреннән башка бернәрсәсен калдырмаган көтүчене куям.

[17] Көтүен ташлап киткән алама көтүчегә – кайгы! Аның кулын вә уң күзен кылыч харап итсен! Кулы бөтенләй корып төшсен, уң күзе һични күрмәс булсын!

Зәкәрия пәйгамбәр — Chapters