[1] Раббыдан иңгән вәхи. Күкләрне бар иткән, җирне яраткан, кешегә рух салган Раббы Исраил турында болай дип белдерә:
[2] – Менә, Мин Иерусалимне тирә-юньдәге барлык халыклар өчен исерткеч касә итәчәкмен. Иерусалим дә, Яһүдә дә камалышта калгач,
[3] Иерусалимгә каршы җыелып килгән барча дөнья халкы өчен бу шәһәрне Мин авыр таш итәчәкмен: аны күтәрергә тырышучыларның эче өзелер.
[4] Ул көнне дошман атларын куркудан тилертәчәкмен, җайдакларын акылдан яздырачакмын, – дип белдерә Раббы. – Яһүдә йортына күзләрем ачык булачак, ә халыкларның атларын сукырайтачакмын.
[5] Шул чагында Яһүдә түрәләре: «Иерусалим халкы хакына көчле без, чөнки аларга Аллалары – Күкләр Хуҗасы Раббы көч бирә», – диячәк.
[6] Ул көнне Мин Яһүдә түрәләрен урман эчендәге ялкын, иген көлтәләре арасындагы чыраг кебек итәчәкмен. Ут уң яктан да, сул яктан да тирә-юньдәге бар халыкларны ялмап алачак, ә Иерусалим үз урынында торып калачак.
[7] Давыт йорты һәм Иерусалимдә яшәүчеләр Яһүдә иленнән өстенрәк булмасын өчен, Мин башта Яһүдә халкының торакларын коткарачакмын.
[8] Ул көнне Мин, Раббы, Иерусалимдә яшәүчеләрне яклаячакмын, һәм аларның иң көчсезе дә ул көнне Давыт кебек гайрәтле булачак, ә Давыт йорты алар алдыннан баручы Аллаһы яки Раббы фәрештәсе сыман булачак.
[9] Ул көнне Мин Иерусалимгә һөҗүм итүче барча халыкларны юк итәчәкмен.
[10] Ә Давыт йортына вә Иерусалимдә яшәүчеләргә миһербанлык вә гыйбадәт рухы яудырырмын, һәм алар, үзләре чәнчегән затка – миңа карап, бердәнбер балалары үлгәндәге сыман кайгырырлар, беренче угыллары үлгәндәге сыман үкереп еларлар.
[11] Ул көнне, Мегиддо үзәнендәге Һадад-Риммунда елаган сыман, Иерусалимдә бик нык елаячаклар.
[12] Һәр гаилә зур кайгыда булачак: Давыт, Натан, Леви, Шимгый йорты ирләре һәркайсы үзалдына, хатыннары да һәркайсы үзалдына ачы күз яшьләре түгәчәк.
[14] Калган барлык гаилә-йортлар – ирләре үзалдына, хатыннары үзалдына ачыргаланып елаячак.