[1] Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип белдерә: – Ул көнне Давыт йортын һәм Иерусалимдә яшәүчеләрне гөнаһ вә нәҗестән чистартыр өчен, чишмә бәреп чыгачак.
[2] Ул көнне потларның исемнәрен бу җирдән юк итәчәкмен, инде аларны бүтән искә алмаячаклар; ялган пәйгамбәрләрне вә әшәке рухны да җир өстеннән юкка чыгарачакмын.
[3] Шул вакытта кем дә булса яңадан пәйгамбәрлек итә башласа, тудырган ата-анасы аңа: «Син яшәргә тиеш түгелсең, чөнки син, Раббы исемен телгә алып, ялган сөйлисең», – дип, пәйгамбәрлек иткән чагында аны чәнчеп үтерәчәк.
[4] Ул көнне ялган пәйгамбәрләр үзләре игълан иткән ялган сүзләрдән оялырлар; аларның берсе дә инде пәйгамбәрләрнең кыл япанчасын кимәс, берсе дә алдамас.
[5] Аларның һәркайсы: «Мин пәйгамбәр түгел, мин игенче, яшь чагымнан ук язмышым җир белән бәйләнгән», – дияр.
[6] Әгәр дә инде берәрсе аңардан: «Түшеңдә нинди җөйләр ул?» – дип сораса, ул: «Дусларым йортында җәрәхәтләнгән идем», – дип җавап бирер.
[7] «И кылыч, якын күргән көтүчем өстенә күтәрел! – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы. – Көтүчене үтер, һәм сарыклар таралышыр, шунда Мин саклаучысыз калган бәрәннәргә каршы кулымны күтәрермен.
[8] Бөтен илдә, – дип белдерә Раббы, – халыкның өчтән ике өлеше юк ителәчәк, өчтән бере исән калачак.
[9] Шул өченче өлешне Мин утка салачакмын, көмешне чистарткан сыман чистартачакмын, алтынны сынаган кебек сынаячакмын. Алар Миңа табынырлар, һәм Мин аларга җавап бирермен: „Бу – Минем халкым!“ – диярмен, ә алар: „Раббы – безнең Аллабыз!“ – дип әйтер».