[1] «Язын, яңгыр сорап, Раббыга ялварыгыз: яшенле болытларны Раббы куып китерә, мул итеп яңгырны Ул яудыра, һәркемнең басуында иген үстерә.
[2] Йортларыгыздагы пот-сыннар сезне алдый, күрәзәчеләр буш нәрсәләр күрә, ялган төшләр сөйли, юк нәрсәләр белән кешеләрне юата. Шунлыктан кешеләр адашкан сарыклар сыман каңгырып йөри, көтүчесез интегә.
[3] Раббы әнә шуны белдерә: „Көтүчеләргә ачуым чыкты Минем, көтүне әйдәп баручыларга җәза бирәчәкмен, чөнки Мин Үз көтүемне – Яһүдә йортын кайгыртам. Мин, Күкләр Хуҗасы Раббы, аны Үземнең горур сугыш аты итәчәкмен.
[4] Нигез ташы да, чатыр өчен казык та, сугышу өчен җәя дә – хакимнәрнең һәммәсе Яһүдәдән булыр.
[5] Бергә чакта алар сугыштагы каһарманнар кебек; дошманнарын урам пычрагына салып таптар. Көрәшләрдә алар дошман җайдакларын мәсхәрәгә калдырыр, чөнки Мин, Раббы, алар яклыдыр.
[6] Яһүдә ил-йортын Мин ныгытачакмын, Йосыф йортын коткарачакмын; аларны илләренә кайтарачакмын, чөнки Мин аларны бик тә кызгандым. Мин бу халыктан беркайчан да баш тартмаган кебек булыр, Мин бит аларның Раббы Алласы – алар гозеренә колак салучы.
[7] Эфраимнәр яугирләр сыман булыр, шәраб эчкәндәй, йөрәкләре дәрт белән тулыр; угыллары моны күреп шатланыр, Раббыга багланган күңелләре сөенер.
[8] Мин, ым кагып, аларны бергә җыярмын, чөнки аларны Мин йолып алдым, һәм алар әүвәлгечә күп санлы халык булыр.
[9] Халыклар арасына таратсам да, алар Мине ерак илләрдә онытмаслар, үзләре вә балалары исән калып, ил-суларына әйләнеп кайтырлар.
[10] Мин аларны Мисыр җиреннән кире кайтарырмын, Ашшурдан җыеп алырмын, Гилыгадта вә Ливанда туплармын – аларга анда хәтта урын җитмәс.
[11] Алар хафа диңгезе аша үткәндә, ашкын дулкыннар тынып калыр, Нил елгасының тирән сулары кибеп бетәр. Тәкәббер Ашшур хурлыкка калыр, Мисыр, көчен җуеп, хакимлек таягыннан мәхрүм булыр.
[12] Мин Үз халкымны ныгытырмын, һәм алар Минем исемгә лаек гомер кичерерләр“, – ди Раббы».