Skip to content
Opens in a new window

[1] Шуннан соң мин кабат күзләремне күтәреп карадым һәм җир үлчи торган бау тоткан бер ирне күрдем!

[2] Мин аңардан: «Кая барасың?» – дип сорадым. Ул: «Иңе-буе күпме икәнен белер өчен, Иерусалимне үлчәргә барам», – дип җавап бирде.

[3] Минем белән сөйләшкән фәрештә шунда алга таба атлады, ә икенче бер фәрештә, аның каршысына чыгып,

[4] болай диде: «Бар, йөгер, теге егеткә Раббы сүзен җиткер: „Халкының вә мал-туарының күплеге аркасында Иерусалим диварсыз булачак. Иерусалим тирәли Мин Үзем утлы дивар кебек торырмын һәм шөһрәтемнең балкышы шәһәрнең үзендә булыр“».

[6] – Мин сезне, җил кебек, дүрт тарафка тузгыткан идем. Качыгыз, китегез төньяк иленнән! – дип белдерә Раббы.

[7] – Әй Сион-кыз, Бабилдән качып котылырга ашык!

[8] Сезне талаган халыклар янына шөһрәтле Күкләр Хуҗасы Раббы мине җибәрде, чөнки сезгә кагылган зат Аның күз карасына кагылган саналадыр.

[9] Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Менә, Мин аларга кулымны күтәрәм, һәм алар үз колларының табышына әйләнәчәк. Шул чагында сез Күкләр Хуҗасы Раббы тарафыннан җибәрелүемне белерсез.

[10] – Шатлан һәм күңел ач, Сион-кыз! Чөнки Мин, синең янга килеп, синең халкың арасында калачакмын, – дип белдерә Раббы.

[11] Ул көнне Раббыга бик күп халык килеп кушылачак, һәм алар Аның халкына әйләнәчәк. Раббы сезнең арада яшәп калачак, һәм сезнең янга мине Күкләр Хуҗасы Раббы җибәргәнне белерсез.

[12] Раббы Яһүдәне изге җирдәге Үз өлеше итеп биләмәгә алыр һәм Иерусалимне яңадан Үз шәһәре дип игълан итәр.

[13] Раббы алдында һәртөрле җан иясе дәшми торсын! Чөнки Ул Үзенең изге урыныннан кузгала.

Зәкәрия пәйгамбәр — Chapters