Skip to content
Opens in a new window

[1] Дәрәвеш патша идарә иткән дүртенче елның тугызынчы (Кисләү) аенда, айның дүртенче көнендә Зәкәриягә Раббы сүзе килеп иреште.

[2] Бәйт-Эл-Сарисир Раббының илтифатын казаныр өчен һәм Күкләр Хуҗасы Раббы йортындагы руханилардан вә пәйгамбәрләрдән: «Мин инде күп еллар бишенче айда кайгыга уралып ураза тотам. Алга таба да шулай дәвам итимме?» – дип сорар өчен, Регем-Мәлик белән бергә аның кешеләрен җибәргән иде.

[4] Шуннан Зәкәриягә Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе килеп иреште:

[5] – Бу җирдә яшәүче бар халыктан вә руханилардан: «Җитмеш ел дәвамында елның бишенче һәм җиденче айларында кайгыга уралып ураза тотканда, сез уразаны Минем өчен тоттыгызмыни?!

[6] Ашаганда һәм эчкәндә, сез үзегез өчен ашап-эчмәдегезмени?!

[7] Кешеләр әле тыныч кына Иерусалимдә, аның тирә-ягындагы шәһәрләрдә, Нәгебтә вә тау итәге Шефелада яшәгән заманнарда Раббы Үзенең пәйгамбәрләре аша шушы ук сүзләрне әйтми идемени?!» – дип сора.

[8] Зәкәриягә янә Раббы сүзе килеп иреште:

[9] – Күкләр Хуҗасы Раббы Үз халкына: «Гаделлек белән хөкем итегез, бер-берегезгә мәрхәмәтле вә шәфкатьле булыгыз!

[10] Тол хатынны вә ятим баланы, читтән килгән килмешәкне вә ярлыны рәнҗетмәгез, күңелегездә бер-берегезгә усаллык тотмагыз!» – дип әйтә килде.

[11] Ләкин алар тыңларга теләмәделәр, Раббыга аркалары белән борылдылар, ишетмәс өчен, колакларын томаладылар,

[12] Күкләр Хуҗасы Раббы пәйгамбәрләр аша Үзенең Рухы белән ирештергән Канунны вә Аның сүзләрен ишетмәс өчен, йөрәкләрен таш кебек катырдылар. Шуның өчен Күкләр Хуҗасы Раббының аларга бик нык ачуы чыкты.

[13] «Күпме генә әйтеп карасам да, алар Минем сүземә колак салмадылар, шуңа күрә, алар дәшкәндә, Мин дә аларны тыңламадым, – диде Күкләр Хуҗасы Раббы. –

[14] Мин аларны, өермәдәй бөтереп, чит халыклар арасына тараттым, һәм бу җир алардан соң бушап калды – аның аша беркем йөрмәс булды; шулай итеп, алар гүзәл илне чүлгә әйләндерделәр».

Зәкәрия пәйгамбәр — Chapters