Skip to content
Opens in a new window

[1] Идду углы Бәрәхиядән туган Зәкәрия пәйгамбәргә Дәрәвеш патша идарә иткән икенче елның сигезенче аенда Раббы сүзе килеп иреште:

[2] – Ата-бабаларыгызга Раббының бик нык ачуы чыкты.

[3] Шуңа күрә халыкка син, Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: «Миңа кайтыгыз, һәм Мин сезгә йөзем белән борылырмын.

[4] Ата-бабаларыгыз кебек булмагыз. Пәйгамбәрләр аларга әйтә килделәр: „Күкләр Хуҗасы Раббы: ‘Җинаятьчел юлыгыздан чыгыгыз, явыз гамәлләр кылудан туктагыз!’ – дип кисәтә сезне“. Ләкин ата-бабаларыгыз тыңламадылар, сүзләремә колак салмадылар. –

[5] Кайда хәзер сезнең ата-бабаларыгыз? Ул пәйгамбәрләр кайда? Әллә алар мәңгелекме?!

[6] Минем колларым булган пәйгамбәрләр аша биргән әмерләрем вә сүзләрем ата-бабаларыгыз башына төште түгелме?! Әнә шуннан соң алар, тәүбәгә килеп: „Тоткан юлыбызга, гамәлләребезгә карап, Күкләр Хуҗасы Раббы безгә ни кылырга ниятләсә, нәкъ шуны эшләде“, – диделәр».

[7] Дәрәвеш патша идарә иткән икенче елның унберенче (Шебат) аенда, айның егерме дүртенче көнендә Идду углы Бәрәхиядән туган Зәкәрия пәйгамбәргә Раббы сүзе килеп иреште. Зәкәрия әйтте:

[8] – Төнлә миңа бер күренеш иңде: менә, җирән атка атланган бер ир үзәнлектәге мәрсид куаклары арасында тора, ә аның артында җирән, кызгылт көрән вә ак атларга атланган җайдаклар шәйләнә.

[9] Мин: «Әй хуҗа-әфәндем, нәрсәне аңлата инде бу?» – дип сорадым. «Нәрсәне аңлатканын мин сиңа күрсәтермен», – диде миңа шунда бер фәрештә.

[10] Мәрсид куаклары арасында торган теге ир: «Җирне карап чыгар өчен, аларны Раббы җибәргән», – дип җавап бирде.

[11] Шуннан теге җайдаклар мәрсид куаклары арасында басып торган Раббы фәрештәсенә: «Без җирне әйләнеп-карап чыктык, бөтен җирдә иминлек вә тынычлык», – дип әйттеләр.

[12] Раббы фәрештәсе: «И Күкләр Хуҗасы Раббы! Кайчангача Син Иерусалимгә һәм Яһүдә шәһәрләренә шулай мәрхәмәтсез булырсың икән? Син инде җитмеш ел буена аларга ачу тотасың», – диде.

[13] Моңа җавап итеп, минем белән сөйләшкән фәрештәне Раббы ягымлы сүзләр белән юатты.

[14] Шуннан соң минем белән сөйләшкән фәрештә болай диде: «Әнә шуны белдер, Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: „Иерусалим белән Сион өчен җаным әрни,

[15] ә менә иминлектә яшәүче чит халыкларга ачуым зур, чөнки Үз халкыма җиңелчә генә сабак биргәндә, теге халыклар Минем халкымның газабын арттыра гына төштеләр“.

[16] Шуңа күрә Раббы болай ди: „Мин Иерусалимгә рәхим-шәфкать белән кайтам; анда Минем йортым салыначак, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, – Иерусалим буйлап җир үлчи торган бау сузылачак“.

[17] Тагын шуны белдер, Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: „Минем шәһәрләремә кабат бәрәкәт киләчәк, Сионны юатып, Иерусалимне яңадан Үз шәһәрем дип игълан итәчәкмен“».

[18] Шуннан соң мин күзләремне күтәреп карадым һәм дүрт мөгез күрдем!

[19] Минем белән сөйләшкән фәрештәдән: «Нәрсә аңлата бу?» – дип сорадым. Ул миңа: «Болар Яһүдәне, Исраил вә Иерусалимне төрле тарафларга тузгыткан мөгезләр», – диде.

[20] Аннары Раббы миңа дүрт тимерчене күрсәтте.

[21] «Алар биредә нәрсә эшләргә җыена?» – дип сорадым мин. Ул: «Һичкем башын күтәрмәслек итеп, Яһүдәне тузгыткан мөгезләрне куркытырга килгән тимерчеләр бу. Яһүдәгә каршы күтәрелгән халыкларның мөгезләрен бәреп төшерергә җыена алар», – дип җавап бирде.

Зәкәрия пәйгамбәр — Chapters