[1] Шуннан соң мин тагын, күзләремне күтәреп, югары карадым һәм очып баручы кулъязма төргәген күрдем!
[2] Фәрештә миннән: «Ни күрәсең?» – дип сорады. «Очып баручы төргәк күрәм, аның озынлыгы – егерме, ә киңлеге – ун терсәк», – дидем.
[3] Ул: «Бу – бөтен җир йөзенә җибәрелгән ләгънәт. Төргәкнең бер ягында язылганча, урлашкан һәр кеше юк ителәчәк; төргәкнең икенче ягында язылганча, ялган ант бирүченең һәрберсе шулай ук юк ителәчәк.
[4] Күкләр Хуҗасы Раббы әнә шуны белдерә: „Әлеге ләгънәтне Мин җибәрдем; караклар вә, Минем исемне телгә алып, ялган ант бирүчеләр йортына барып ирешәчәк ул. Шунда калып, йортларын – агачмы ул, ташмы – җимереп бетерәчәк“», – диде.
[5] Бая минем белән сөйләшкән фәрештә, алга атлап, миңа: «Күзләреңне күтәреп кара әле, нәрсә чыгып килә анда?» – диде.
[6] «Ни-нәрсә ул?» – дип сорадым мин. «Үлчәү кәрзине, – дип җавап бирде ул, аннары, – җирдәге бар халыкның гөнаһы белән тулы ул», – дип өстәде.
[7] Шулвакыт үлчәү кәрзине өстендәге кургаш капкач күтәрелде, һәм аның эчендә утыручы бер хатын күренде!
[8] Фәрештә: «Бу хатын – бозыклыкның үзе», – дип, аны яңадан үлчәү кәрзине эченә төртеп кертте дә кургаш капкачны томалап куйды.
[9] Шуннан мин күзләремне югары күтәрдем һәм ике хатынны күреп алдым. Аларның ләкләкнеке сыман канатларын җил уйната иде. Хатыннар үлчәү кәрзинен эләктереп алдылар да күк белән җир арасыннан очыртып алып киттеләр.
[10] Минем белән сөйләшкән фәрештәдән: «Кая алып киттеләр алар кәрзинне?» – дип сорадым.
[11] Ул миңа: «Шинар җирендә әлеге хатынга багышлап йорт төзер өчен, аны шунда алып киттеләр. Йорт әзер булгач, үлчәү кәрзинен шунда урнаштырачаклар», – дип җавап бирде.