Skip to content
Opens in a new window

[1] Миңа Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе килеп иреште:

[2] – Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: «Сион өчен җаным әрни, шуңа күрә аның дошманнарына ачуым үтә көчле».

[3] Раббы болай ди: – Мин, яңадан Сионга кайтып, Иерусалимдә яшәячәкмен; Иерусалим – тугрылык шәһәре, һәм Күкләр Хуҗасы Раббының тавы Изге тау дип аталачак.

[4] Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Картлар, карчыклар, кулларына таякларын тотып, яңадан Иерусалим урамнарына чыгып утыра башлаячак.

[5] Шәһәр урамнарын тутырып, малайлар вә кызлар уйнап йөриячәк.

[6] Күкләр Хуҗасы Раббы: – Исән калган халыкка шушы хәл гаҗәп булып тоелса да, Минем өчен гаҗәп түгел бу, – дип белдерә.

[7] Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: – Менә, Мин Үземнең халкымны көнчыгыш иленнән вә көнбатыш иленнән коткарам,

[8] аларны Иерусалимгә кайтарам, алар анда Минем халкым булып яшәр, ә Мин аларга тугрылыклы вә хак Аллаһы булырмын.

[9] Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Күкләр Хуҗасы Раббы йортына нигез салынган бүгенге көндә пәйгамбәрләрнең сүзләрен тыңлап торучылар, Изге йортны тергезү өчен, кулларыгызны ныгытыгыз!

[10] Бу көнгә кадәр эшчеләр ялларга, хайван ашатырга беркемнең хәленнән килмәде, килгән-киткән кешегә дә дошманнары тынгылык бирмәде, чөнки Мин барлык кешеләрне бер-берсенә каршы котырттым.

[11] Әмма исән калган халыкка Мин инде элеккечә карамам, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы. –

[12] Кешеләр тынычлап ашлык чәчәрләр, йөзем агачында җимеш өлгерер, җир исә уңышын бирер, күкләр яңгырын яудырыр – Мин боларның һәммәсен исән калган халыкка мирас итеп тапшырырмын.

[13] Башка халыкларда каргау сүзе булып телгә алынган Исраил вә Яһүдә! Мин сезне коткарырмын, һәм сез хәер-фатиханың үзе булырсыз. Курыкмагыз, кулларыгыз нык булсын!

[14] Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Ата-бабаларыгыз ачуымны чыгарган чакта, аларны һич кызганмый җәзага тарттым, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, –

[15] әмма бу көннәрдә исә Иерусалимгә вә Яһүдә йортына игелек күрсәтергә хәл иттем. Курыкмагыз!

[16] Сез менә нәрсәләр эшләргә тиеш: бер-берегезгә дөрес сүз генә сөйләгез, капка мәйданында хөкем чыгарганда, хакыйкатькә, иминлеккә омтылыгыз.

[17] Берегез дә якынына явызлык сакламасын, ялган антлар бирмәсен, чөнки Мин боларның һәммәсен күрәлмыйм, – дип белдерә Раббы.

[18] Миңа Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе килеп иреште:

[19] – Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Дүртенче ай уразасы, бишенче, җиденче вә унынчы ай уразасы Яһүдә йортында шатлык тулы, күңелле, якты бәйрәмнәргә әйләнәчәк. Шуңа күрә хакыйкать вә тынычлыкны яратыгыз!»

[20] Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Төрле халыклардан, төрле шәһәрләрдән бирегә тагын күп кешеләр килер.

[21] Бер шәһәр кешеләре, икенче шәһәргә килеп: «Әйдәгез, Раббының йөз нурын эзлик, Күкләр Хуҗасы Раббыны эзлик!» – дияр; һәркем: «Мин дә барам!» – дип җавап бирер.

[22] Күкләр Хуҗасы Раббының йөз нурын эзләп, төрле кавемнәр вә көчле халыклар Иерусалимгә дога кылырга килер.

[23] Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Ул көннәрдә төрле телләрдә сөйләшүче халыклардан ун кеше, бер яһүдинең итәгенә ябышып: «Без синең белән барабыз! Чөнки Аллаһының синең яклы булуын ишеттек», – дияр.

Зәкәрия пәйгамбәр — Chapters