Skip to content
Opens in a new window

[1] Әлеге вакыйгалар турында ишетеп, Үрдүннән көнбатыштагы таулы-калкулыклы урыннарда вә Бөек Диңгез яры буйлап Ливанга кадәр сузылган җирләрдә яшәүче хитти, амори, кәнгани, фәризи, хивви, явүси патшалары

[2] Ешуага һәм Исраил халкына каршы бергәләп көрәшергә сүз куештылар.

[3] Гибгон халкы исә, Ешуаның Әрихә һәм Гай шәһәре белән ниләр кылганын ишетеп,

[4] хәйлә корды: алар ризык хәстәрләделәр дә, тузып беткән капчыкларын вә кырык ямаулы шәраб турсыкларын ишәкләренең сыртына салып, юлга чыктылар.

[5] Аларның ямау салынган аяк киемнәре теткәләнеп, өс киемнәре тузып, юлда ашарга алган икмәкләре кибеп-күгәреп беткән иде.

[6] Шушы кыяфәттә алар Ешуа янына, исраилиләрнең Гилгәлдәге станына килеп: – Без бик ерак җирләрдән килдек. Безнең белән килешү төзегез, – диделәр.

[7] – Ничек итеп без сезнең белән килешү төзи алыйк?! – дип җавап бирде исраилиләр хиввиләргә. – Бәлки, сез безнең җирләрдә яшисездер.

[8] – Без синең колларың! – диде алар Ешуага. Ул исә: – Кемнәр сез һәм кайлардан килүегез? – дип сорады.

[9] – Синең Раббы Аллаң хакына без колларың бик ерак җирләрдән килдек, – дип җавап бирде алар. – Без Аның даны турында, Аның Мисыр җирендә һәм

[10] Үрдүн аръягындагы амориләрнең ике патшасына – Хишбун патшасы Сихонга вә Аштаротта яшәгән Башан патшасы Огка – ниләр кылганын ишетеп беләбез.

[11] Илебез өлкәннәре, халкыбыз, бу хакта ишетеп, безгә мондый бурыч йөкләде: «Юлда ашарга ризык алыгыз да, барып, шул халык белән очрашыгыз һәм аларга: „Без – сезнең колларыгыз, безнең белән килешү төзегез“, – дип әйтегез».

[12] Менә бу икмәкне сезнең янга килергә чыккан көнне өйләребездән әле җылы килеш алып киткән идек, ә хәзер ул әнә кибеп-күгәреп бетте.

[13] Шәраб тутырган чакта, бу турсыкларыбыз да яңа иде, инде ертылды; өс вә аяк киемнәребез дә, ераклардан килә торгач, тәмам сизерәп бетте.

[14] Исраилиләр аларның юл ризыкларын кабып карадылар, әмма Раббы белән киңәшеп тормадылар.

[15] Ешуа алар белән килешү төзеде – гомерләрен сакларга вәгъдә бирде, җәмәгать башлыклары да ант итте.

[16] Килешү төзеп өч көн үтүгә исә, әлеге сәфәрчеләрнең якын күршеләр булуы ачыкланды.

[17] Шуннан Исраил угыллары юлга кузгалдылар һәм өченче көнне хиввиләрнең шәһәрләренә – Гибгон, Кепира, Беһерот һәм Кыръят-Ягаримгә якынлаштылар.

[18] Әмма исраилиләр аларга һөҗүм итмәде, чөнки җәмәгать башлыклары Исраилнең Раббы Алласы белән ант иткән иде. Җәмәгать башлыкларының бу эшләренә Исраил халкы сукранырга тотынды.

[19] Башлыклары исә: – Без Исраилнең Раббы Алласы белән ант иттек, шулай булгач, аларга һөҗүм итә алмыйбыз.

[20] Без менә нәрсә эшләрбез: Раббы каһәре төшмәсен өчен, ант-вәгъдәбезне бозмабыз, аларның җаннарын кыймабыз –

[21] яши бирсеннәр. Ләкин алар безнең өчен утын кисәргә һәм су ташырга тиеш булырлар, – диде. Башлыкларның сүзләре белән бөтен җәмәгать килеште.

[22] Ешуа, хиввиләрне чакырып: – Ни өчен сез, күршедә генә яши торып, ерак җирләрдә яшибез, дип алдаштыгыз? – диде.

[23] – Шуның өчен сез каргалган халык булырсыз! Сез гомер бакый кол булып калырсыз һәм Раббым йорты өчен утын кисәрсез, су ташырсыз!

[24] Ешуага җавап итеп, хиввиләр болай диде: – Без колларыңа мәгълүм булды ки, Раббы Аллаң Үзенең колы Мусага, әлеге җирләрнең бөтенесен сезгә тапшырып, халкын кылычтан уздырырга әмер биргән. Гомеребез өчен курыктык, шуңа әлеге эшне кылдык.

[25] Хәзер язмышыбыз синең кулда: үзең ничек кирәк дип тапсаң, шуны эшлә.

[26] Ешуа хиввиләрне яклап калды, һәм исраилиләр аларның җаннарын кыймады.

[27] Әмма Ешуаның фәрманы буенча, хиввиләр шул көннән башлап бөтен Исраил халкы һәм Раббы сайлаган һәр урында куелган Раббы мәзбәхе өчен утын кисәргә, су ташырга тиеш булдылар; бу эшне алар әле дә башкара.

Нун углы Ешуа — Chapters