[1] Яһүдә нәселенә, аның барлык кабиләләренә жирәбә буенча чыккан җирләр көньяк тарафта Эдом төбәге чигенә, Сыйн чүленә кадәр сузыла.
[2] Яһүдә биләмәсенең көньяк чиге, Тозлы диңгезнең көньяк очындагы култыктан башланып, Акраббим үткеленең көньягыннан уза да Сыйн чүленә таба дәвам итә һәм Кадыш-Барниа шәһәренең көньягына күтәрелә. Аннары ул, Хесрон яныннан үтеп, Аддарга җитә дә Карка шәһәренә таба борыла.
[4] Шуннан, Асмон яныннан узып, Мисыр чигендәге елга яры буйлап бара да диңгез буена җитеп тәмамлана. Аларның көньяк чикләре шушыдыр.
[5] Көнчыгыш тарафтагы чик – Үрдүн тамагына кадәр Тозлы диңгез. Төньяк чик исә, Үрдүн елгасы коя торган диңгез култыгыннан башланып,
[6] Бәйт-Хөглә шәһәренә таба күтәрелә дә Бәйт-Арабадан төньяктарак уза, аннары Рубин углы Бохан кыясына таба югары менә.
[7] Шуннан ул Ахор үзәнлегеннән Дебиргә таба күтәрелә дә төньяк тарафка – тарлавыктан көньяктарак булган Адуммим үткеле каршындагы Гилгәл шәһәренә борыла һәм, Эн-Шемеш суы янына җитеп, Эн-Рогел чишмәсе буенда тәмамлана.
[8] Шуннан Бен-Хинном үзәне буйлап югары менә дә, Явүснең (ягъни Иерусалимнең) көньягыннан үтеп, Хинном үзәненең көнбатышында, Рефаим үзәненең төньяк очында булган тау башына күтәрелә.
[9] Тау башыннан чик сызыгы Нептоах суларына таба борыла да, Эфрон тавындагы шәһәрләргә җитеп, Багал (ягъни Кыръят-Ягарим) каласы ягына китә.
[10] Багалдан соң ул көнбатыш тарафына, Сәгыйрь тавына таба борыла да, Ягарим (ягъни Кесалон) тавының төньяк битләвеннән узып, Бәйт-Шемеш шәһәренә төшә, Тимна шәһәре яныннан уза;
[11] Экрон шәһәре урнашкан тауның төньяк битләве буйлап баргач, Шиккерон каласына таба борыла һәм, Багал тавын үтеп, Явнеил каласына җитә дә диңгез буенда тәмамлана.
[12] Көнбатыш тарафтагы чик исә Бөек диңгез яры буйлап уза. Яһүдә ыругындагы нәселләргә бүлеп бирелгән биләмә җирләре менә шулардыр.
[13] Ешуа, Раббы кушканча, Ифунни углы Кәлебкә Яһүдә угыллары биләмәсеннән өлеш чыгарды; бу өлеш – Анак атасы Арбаның Кыръят-Арба (ягъни Хебрун) шәһәре иде.
[14] Кәлеб әлеге шәһәрдән Анакның өч нәсел варисын – Шешай, Ахиман һәм Талмайны куып чыгарды.
[15] Аннары ул әүвәле Кыръят-Сәфәр дип аталган Дебиргә каршы яуга кузгалды.
[16] – Кыръят-Сәфәргә һөҗүм итеп, аны яулап алучыга кызым Аксуны хатынлыкка бирәм, – дип белдерде Кәлеб.
[17] Шәһәрне Кәлебнең ир туганы Кыназ углы Отниел яулап алды, һәм Кәлеб үзенең кызы Аксуны аңа хатынлыкка бирде.
[18] Отниел янына күчеп килгәч, Аксу, иреннән рөхсәт алып, атасы Кәлебтән җир кишәрлеге сорарга булды. Аксу үзенең атланып килгән ишәгеннән төшкәч, Кәлеб аңардан: – Нәрсә телисең? – дип сорады.
[19] – Фатихаңны күндер миңа, – диде Аксу. – Син миңа Нәгеб чүленнән җир бирдең, инде чишмәләр дә бирсәң иде. Шуннан Кәлеб аңа шул җирдәге югары һәм түбән чишмәләрне бирде.
[20] Яһүдә ыругындагы нәселләрнең биләмә җирләре түбәндәгечә.
[21] Эдом белән чиктәш Нәгебтә, көньякта, Яһүдә ыругына тигән шәһәрләр шушы булды: Кабсеил, Эдер, Ягур,
[22] Кина, Димона, Адада,
[23] Кыдыш, Хатсор, Итнан,
[24] Зиф, Телем, Беалот,
[25] Хатсор-Хадатта, Кыръют-Хесрон (ягъни Хатсор),
[26] Амам, Шема, Молада,
[27] Хатсар-Гадда, Хешмон, Бәйт-Пелет,
[28] Хатсар-Шуал, Беер-Шеба, Бизиотия,
[29] Багал, Иим, Эсем,
[30] Элтолад, Кесил, Хорма,
[31] Сыйкләг, Мадманна, Сансанна,
[32] Лебаот, Шилхим, Аин һәм Риммун – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы егерме тугыз шәһәр.
[33] Көнбатыш тарафтагы тау буйларында: Эштаол, Сорга, Ашна,
[34] Зануах, Эн-Ганним, Таппуах, Энам,
[35] Иармут, Адуллам, Сохо, Азыка,
[36] Шагараим, Адитаим, Гедера, ягъни Гедеротаим – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы ундүрт шәһәр.
[37] Сенан, Хадаша, Мигдал-Гәд,
[38] Дилеан, Миспа, Йоктеил,
[39] Лахиш, Боскат, Эглон,
[40] Каббон, Лахмас, Китлиш,
[41] Гедерот, Бәйт-Дагон, Нагама һәм Маккеда – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы уналты шәһәр.
[42] Либна, Этер, Ашан,
[43] Ифтах, Ашна, Несиб,
[44] Кыгыйлә, Акзиб һәм Мареша – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы тугыз шәһәр.
[45] Әйләнә-тирәсендәге авыллар белән Экрон;
[46] Экроннан көнбатыштагы, Ашдод янындагы шәһәрләр һәм алар тирәсендәге авыллар;
[47] тирә-ягындагы авыллар белән бергә Ашдод һәм Газа, шулай ук Мисыр чигендәге елгага җиткәнче һәм Бөек диңгез буендагы барлык шәһәрләр.
[48] Таулы-калкулыклы җирләрдә: Шамир, Яттир, Сохо,
[49] Данна, Кыръят-Санна (ягъни Дебир),
[50] Анаб, Эштемога, Аним,
[51] Гошен, Холон һәм Гило – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы унбер шәһәр;
[52] Араб, Думаһ, Эшан,
[53] Яним, Бәйт-Таппуах, Афека,
[54] Хумта, Кыръят-Арба (ягъни Хебрун) һәм Сиор – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы тугыз шәһәр;
[55] Магон, Кәрмил, Зиф, Ютта,
[56] Изрегыл, Йокдегам, Зануах,
[57] Каин, Гибга һәм Тимна – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы ун шәһәр;
[58] Халхул, Бәйт-Сур, Гедор,
[59] Магарат, Бәйт-Анот һәм Элтекон – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы алты шәһәр;
[60] Кыръят-Багал (ягъни Кыръят-Ягарим) һәм Рабаһ – тирә-яктагы авыллар белән ике шәһәр.
[61] Сахрада: Бәйт-Араба, Миддин, Секаха,
[62] Нибшан, Ир-Мелах һәм Эн-Геди – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы алты шәһәр.
[63] Әмма Яһүдә угыллары явүсиләрне Иерусалимнән куып чыгара алмадылар. Явүсиләр бүгенге көндә дә Яһүдә халкы белән бергә шунда яши бирәләр.