[1] Әмма Исраил угыллары Раббыга багышланган әйберләр турындагы әмерне боздылар: Яһүдә ыругыннан булган Зерах углы Зәбдидән туган Кәрминең углы Ахан, Раббыга багышланган әйберләрне үзенә алып, Аның ачуын кузгатты.
[2] Беркөнне Ешуа, Бәйт-Элдән көнчыгышта, Бәйт-Авен янында урнашкан Гай шәһәрен карап-күзәтеп кайтыр өчен Әрихәдән үзенең берничә кешесен озатып, аларга: – Барыгыз, шул шәһәрне тикшереп-күзәтеп кайтыгыз, – диде. Тегеләр, шәһәрне карап
[3] кайтканнан соң, Ешуа янына килеп: – Бөтен гаскәрне кузгатып, Гайга баруның хаҗәте юк. Ике-өч мең сугышчы барса, шәһәрне яулап алыр өчен шул җитә; анда халык күп түгел, әлеге сугыш сәфәре белән бар халыкның хәлен алма, – дип әйттеләр.
[4] Шулай итеп, өч меңгә якын гаскәри сугыш сәфәренә китеп барды, тик алар Гай халкыннан куркып качарга мәҗбүр булдылар.
[5] Исраилиләрне шәһәр капкасыннан алып, таш чыгара торган урынга җиткәнче тау битләве буйлап куа килгәндә, Гай сугышчылары аларның утыз алты кешесен үтерде. Шушы вакыйгадан соң исраилиләрнең йөрәкләре өзелеп төшкәндәй булды.
[6] Ешуа, өстендәге киемнәрен ертып, Раббының Килешү сандыгы янында йөзе белән җиргә капланды һәм кич җиткәнче шунда ятты. Исраилнең өлкәннәре дә шулай эшләде, бөтенесе башларына көл сипте.
[7] – И-и Хуҗа-Раббы! – диде Ешуа. – Син безне, Үрдүннең бирге ягына алып чыгып, амориләр кулыннан харап итмәкчеме?! Их, Үрдүннең теге ягында калган булсакчы!
[8] И-и Хуҗа-Хакимем! Исраилиләр шулай дошманнарына арка куеп качканнан соң, ни-нәрсә әйтә алам мин?!
[9] Кәнганиләр һәм шушы илдә яшәүче башка халыклар, бу хакта ишетеп, безне камап алырлар да җир йөзеннән исемебезне себереп түгәрләр! Шул чагында Синең бөек исемең белән ни булыр?
[10] – Тор! – диде шулчак Раббы Ешуага. – Ни дип йөзең белән җиргә капландың әле?
[11] Исраилиләр гөнаһ эш кылды, алар Мин үтәргә кушкан Килешүне бозды: нәфесләрен сузып, Раббыга багышланган әйберләрне урлады, үзләренең кирәк-яраклары арасына яшереп куйды.
[12] Әнә шуның өчен Исраил угылларына Раббы каргышы төште, һәм алар дошманга каршы тора алмады – качарга мәҗбүр булды. Раббыга багышланган әйберләрнең бөтенесен юк итмичә торып, Миннән яклау көтмәгез.
[13] Бар, халыкны пакьләндер һәм аңа болай дип әйт: «Иртәгәге көнгә сез чистарынып пакьләнергә тиеш, чөнки Исраилнең Раббы Алласы: „Исраилиләр, сез Раббыга багышланган әйберләрне яшереп калдырдыгыз, шулардан котылмыйча, дошманнарыгызга каршы тора алмаячаксыз“, – ди.
[14] Иртәгә иртән барчагыз, ыруг-ыруг булып, Раббы алдына килегез. Раббы атаган ыругтан һәрбер нәсел-йорт Аның каршына килер. Аннары Аның каршына Раббы атаган нәсел-йорттан барча гаиләләр килер. Шуннан Аның каршына Раббы атаган гаиләдәге һәр ир заты килер.
[15] Раббыга багышланган әйберләрне яшереп калдыруда гаепле табылган кеше барлык мал-мөлкәте белән утта яндырылыр! Чөнки ул, Раббы белән төзегән килешүне бозып, Исраилдә гөнаһ эш кылды».
[16] Икенче көнне Ешуа, таң белән торып, Исраил халкына, ыруг-ыруг булып, бер-бер артлы аның каршына килергә боерды, һәм Раббы Яһүдә ыругын атады.
[17] Аннары Ешуа бер-бер артлы Яһүдә ыругындагы нәсел-йортларга килергә әмер итте, һәм Раббы Зерах нәселен атады. Шуннан Ешуа бер-бер артлы Зерах гаиләләренә килергә әмер итте, һәм Раббы Зәбди гаиләсен атады.
[18] Шуннан Ешуа Зәбди гаиләсендәге ирләргә берәмләп килергә әмер итте, һәм Раббы Яһүдә ыругыннан булган Зерах углы Зәбдидән туган Кәрми углы Аханны атады.
[19] Ешуа аңа: – Углым! Исраилнең Раббы Алласына мактау яудыр да нәрсә кылуыңны яшермичә сөйләп бир, – диде.
[20] Аңа җавап итеп Ахан: – Әйе, Исраилнең Раббы Алласы каршында гөнаһлымын; менә ни кылдым мин:
[21] ганимәт малы арасында Шинарда эшләнгән затлы өс киеме, ике йөз шәкыл көмеш кисәге вә илле шәкыл алтын кисәге күреп кызыктым да үземә алдым; әлеге әйберләрне чатырым астына җиргә күмдем, көмешне иң аска салдым, – диде.
[22] Ешуа үзенең кешеләрен җибәреп, алар Аханның чатырына йөгерделәр һәм әлеге әйберләрне табып алдылар; көмеш иң аска салынган иде.
[23] Яшерелгән әйберләрне алып килеп, Ешуа белән исраилиләр каршына, Раббы алдына таратып салдылар.
[24] Шуннан Ешуа һәм барча исраилиләр, Зерах углы Аханны, көмешне, затлы өс киемен, алтын кисәген, Аханның кыз-угылларын, аның үгезләрен, ишәкләрен, сарыкларын, чатырын – булган бар мөлкәтен алып, Ахор үзәненә китерделәр.
[25] – Син безне бәла-казага дучар иткән кебек, бүген сине Раббы бәла-казага дучар итә, – диде аңа Ешуа, һәм исраилиләр Аханны таш атып үтерделәр. Башкаларны да таш атып үтергәч, бөтенесен утта яндырдылар
[26] һәм өсләренә таш өйделәр; ул өем әле дә саклана. Әнә шуннан соң Раббының ачуы басылды. Бу урын исә бүгенгә кадәр Ахор үзәне дип атала.