[1] Йосыф угылларына жирәбәгә чыккан җирнең чиге, Үрдүн буеннан – Әрихә шәһәре турысындагы Әрихә чишмәсеннән көнчыгыштарак башланып, чүл аша тау якларына, Бәйт-Эл шәһәренә кадәр сузыла;
[2] аннары Лузга һәм әркиләр яшәгән Атарот шәһәренә таба юнәлә;
[3] шуннан соң яплитиләр җиренә таба көнбатышка, Түбән Бәйт-Хорун төбәгенә һәм Газер шәһәренә төшеп, диңгез буенда тәмамлана.
[4] Йосыф токымыннан булган Менашше һәм Эфраимнең нәсел варислары әнә шул җирләрне биләмәгә алды.
[5] Эфраим нәселенә, аның ыругындагы кабиләләргә бирелгән җирләр шушыдыр: чик сызыгы көнчыгышта Атарот-Аддар шәһәреннән башлана һәм, Югары Бәйт-Хорунга җитеп,
[6] диңгезгә таба китә. Төньяктагы Микметат шәһәреннән соң ул кояш чыгышына, Таанат-Шилоһка таба борыла да Яноахка таба дәвам итә;
[7] Яноахтан соң Атарот һәм Нагарага таба төшә, аннары Әрихә янына – Үрдүнгә килеп җитә.
[8] Таппуах шәһәреннән соң чик сызыгы көнбатышка таба Кане үзәне буйлап бара да диңгезгә җитеп туктый. Эфраим ыругы нәселләренең биләмә җирләре әнә шулардыр.
[9] Менашше ыругының биләмә җирләреннән Эфраим угылларына әйләнә-тирәдәге авыллар белән бергә шәһәрләр дә бүлеп бирелде.
[10] Әмма эфраимнәр Газерда яшәүче кәнганиләрне куып чыгара алмадылар, һәм кәнганиләр әле дә, мәҗбүри хезмәт башкарып, эфраимнәр арасында яши бирәләр.